18 ноябрь Казанда татар ата-аналары җыены уза. "Яңа шартларда туган телдә тәрбия" дип исемләнгән конференция – татар ата-аналары төркеменең беренче зур җыены. Азатлык аның актив вәкилләре белән татар теленең бүгенге хәле, планнар һәм нәрсәгә өмет итүләре турында сөйләште.
Эшмәкәр Светлана Гаранина кызының татар мәктәбендә белем алуы, татар телен өйрәнүе киләчәктә файдага гына дип ышана. Өй эшләрен күз яшьләре белән әзерләргә туры килсә дә, татар теленнән баш тартмыйбыз, ди ул.
Ризыкларында дуңгыз матдәләре табылган ширкәткә хәләл тамгасы биргән үзәк Дөнья хәләл шурасынан чыгарылды. Үзәкнең җитәкчесе бу карар безнең эшчәнлеккә тәэсир итми ди.
"Мин синең проблем түгел" дигән тамаша уздырып Айсылу Гариф кешеләрнең битарафлыгына каршы чыкты. Бихисап тәнкыйть һәм хуплау ишеткән яшь иҗатчы белән Азатлык яшьләрнең бүгенге җәмгыять проблемнары турында әңгәмә корды.
Татарстан мөфтие урынбасары Мансур Җәләлетдин "Вакыф" фонды мөдире вазифасыннан киткән. Аның урынына элекке хәрби, хәзер эшмәкәр Дамир Галиев билгеләнгән.
Башкорстан мөфтиен быел түгел, киләсе елның ноябрендә генә сайларга мөмкиннәр. Сайлауны бер елга кичектерүне республика җитәкчелегеннән Русия мөфтиләр шурасы сораган.
6 ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры үзенең 85 еллык юбилеен "Гөләндәм туташ хатирәсе" дигән премьера белән билгеләп үтте. Әлеге спектакль язучы Әмирхан Еникиның тууына – 110, композитор Салих Сәйдәшев тууына – 120 ел тулуга багышланган иде.
Азатлыкның Киноханә шәлкеме айның иң кызыклы премьераларын барлауны дәвам итә. Ноябрь кызыклы фильмнарга бай ай: биографик драмалар, триллерлар, фантастик әкиятләр.
Уфада күренекле мәгърифәтче һәм ислам галиме Морадулла Рәмзи әл-Минзәләви исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәрделәр.
Автор-башкаручы Элвин Грей Азатлык соравына җавап биреп үзенең башкорт булуын әйтте. Ни өчен социаль челтәрләрдә татар-башкорт телендә язмавын аңлатырга тырышты һәм танылган җырчы Гүзәл Уразова белән авторлык хокуклары низагына нокта куелмавын белдерде.
Җырчы Элвин Грей киләсе җанисәп вакытында үзен башкорт дип яздырачагы һәм татар теленә бәйле чараларда катнашырга теләве турында сөйләде.
Татарстанда тел низагы чыгып, республиканың дәүләт телен мәктәпләрдә ихтыярига калдыру карарын кабул итүгә бер ел тула. Азатлык узган ел вакыйгаларын искә алып, туган тел итеп татар телен сайлаган урыс ата-аналары белән әңгәмәләр тәкъдим итә. Беренче әңгәмәдәшебез – Светлана Фурутина.
дәвам