“Курай” радиосының популяр яшь ди-джее, дискәтүкләр алып баручы, яшь актер Динар Хөснетдинов барлык җиңүләрен әнисенә багышлый.
Киләчәктә апрель Тукай ае гына түгел, “Айфара” ае да булырга мөмкин икән. Инде берничә ел татар эстрадасының иң популяр төркеме әлеге айда Казанда концерт куя.
Апрель азагында җырчы Илшат Вәлиев Татарстан һәм Башкортстан якларында концерт куярга җыена. Казандагы тамаша 26 апрельдә Габдулла Тукай туган көнне булачак.
Алинә Шәрипҗанованы татар эстрадасының зәвыклы җырчылар рәтенә кертәләр. Ул республикада үтүче рәсми чараларда еш катнаша. Бу көннәрдә концертлар сезонын ябарга әзерләнеп йөрибез, ди яшь җырчы.
“Зөләйлә” төркеменең концертларда күренми башлавының сәбәбе шунда – әлегә кызлар көч туплый икән. Соңгы елларда горурланып әйтерлек эшләре дип “Мәдхия” җырына төшерелгән клипны атыйлар. Анда татар хатын-кызлары батырлыгы сурәтләнә.
Казан федераль университетының икътисад факультеты студенты Ислам Вәлиев татар “beat box”сы белән шөгыльләнә. “Кызган таба” тапшыруының киләсе чыгарылышында Аның белән әңгәмә тыңлый аласыз.
Җырчы Эльвира Хамматова районнарда концертлар куярга җыена. Бүген ул, күпчелек вакытымны иҗатка һәм гаиләмә багышларга телим, ди.
Авылда гади укытучы булып эшләүче Фидил Зариповның шушы көннәрдә “Барс Медиа” ширкәтендә “Яшьлегем урамнары” исемле беренче альбомы дөнья күрде.
“Яшь вакытта аз-азлап бар әйберне дә эшләп калырга кирәк!” ди чираттагы “Кызган таба” кунагы, шагыйрә, автор-башкаручы, телевидение алып баручысы Ләйлә Дәүләтова.
Бу көннәрдә Илназның “Өннәремдә көткән хыялым” клибы халык хозурына чыкты. Автор-башкаручы, татарның да сыйфатлы эшли белгәнен күрсәтү максатын куеп, яшьләрне тәүге клибы белән сөендерә.
Аларны 2010 елның иң актив татар егетләре дип әйтәләр. Абыйлы-энеле Әхмәдиевләр, хәзер яшьләр аларны “Кыстыбый” көлке дуэты буларак белә, Казанда үтүче милли-дини чараларда катнашып, үзләренә бик күп дуслар тапкан.
Чыгышы белән Башкортстаннан булган Динә Корбангалиева бер ел элек Казанга күчә. 25 яшьлек кыз популяр җырчы булып акча эшләргә теләвен яшерми.
дәвам