"Татар җыры-2011” фестиваленең төп режиссеры Александр Герасимов белдергәнчә, быел моңа кадәр булмаган номерлар көтелә, боз катырылган сәхнәдә фигуралы шуучылар чыгыш ясаячак.
Җырчыларның сәхнә киемнәренә фикерләр төрле. 16-17 декабрьдә үтәчәк “Татар җыры” бәйгесе катнашучыларының кайберләрен дизайнер Надежда Әюпова киендерә.
Чаллыда “Татар радиосы” эшли башлау уңаеннан 29 октябрь көнне бу калада “Татар җыры-2011” фестивале узачак.
20 яшьлек Татьяна Камашева татар эстрадасына омтыла. Балтач районының Дорга авылында туган кыз, татар теле һәм татарлар миңа күбрәк ошый, ди. Шулай да татарга кияүгә чыкса, динен алмаштырырга теләмәс иде.
"Фәрхәт һәм Фәрхәд" проекты авторлары Байбулат Батулла һәм Ислам Вәлиев "Азатлык"ның "Кызган таба" тапшыруына әңгәмә бирде.
Пәрәвездә "Фәрхәт һәм Фәрхәд" видео язмалары яшьләр арасында зур кызыксыну уятты. Әлеге проектны алып баручы егетләрне интернетта меңләгән кеше карый.
Зөлфәт Зиннуров вакытсыз якты дөньядан киткән атасына багышлап “Кайтып киләм, әткәй, яныңа...” исемле альбом чыгарды.
Ләйсән Гыймаева яңа альбом туплаудан тыш, Казанда узачак “Музыкаль десант” проектына һәм шәхси концертына әзерләнә.
Күптән түгел Илсөя Бәдретдинованың сәламәтлеге какшау сәбәпле берничә концертын кичектерүе билгеле булды.
Казанда фотографлар бик күп, ләкин иң осталары бармак белән санарлык икән. Шундыйларның берсе, татар эстрадасы җырчыларыннан “йолдыз” ясаучы Наил Зыятдинов дуслары белән Казан үзәгендә фотостудия ачкан.
25 июнь көнне Казанда узачак “Тынычлык яратылышы” фестивалендә бары тик 3 татар җыры яңгыраячак һәм алар “BaХtle” төркеме тарафыннан башкарылачак.
“Мин татар эстрадасын сүгүчеләргә рәтендә түгел”, ди җырлар авторы, шагыйрь, татар теле укытучысы Илфат Мусин. Ул бүген яшь җырчылар өчен җыр сүзләре яза, иң кызыгы бу эшләрне ул бушка эшли.
дәвам