7 декабрьдә Мәскәүдә узган Русиякүләм "Татар кызы" фестиваленең финалында кызларны киендерүче яшь дизайнер Римма Галләмова Азатлыкка үз уңышының серләрен сөйләде.
Җырчы Илнар Ялалов 17 декабрь Казанның филармония залында узачак концертында тамашачы игътибарын опера сәнгатенә һәм Хәйдәр Бигичев иҗатына юнәлтмәкче.
"Мин үземне тырыш кешеләр рәтенә кертәм", ди 25 яшьлек алып баручы, автор-башкаручы Рамил Закиров.
Казанда үз бизнесы турында сөйләүче эшмәкәрләр бармак белән санарлык. Креатив студия җитәкчесе 27 яшьлек Алинә Хәйретдинова шуларның берсе.
"Татар мәҗлесләре алып барып кына түгел, Кыш бабай булып та балаларга шатлык өләшергә яратам" ди 25 яшьлек алып баручы, җырчы Айнур Сөләйманов.
Татарстанда президент, прокурорлар, мөфтиләр катнашкан мәҗлесләрне алып баручы, билгеле тамада, биюче-артист Айдар Садыйков Азатлыкка әңгәмә бирде.
Алып баручы, журналист Гөлназ Сәфәрова 26 октябрь "Ике артист" проектында беренче тапкыр зур сәхнәдә җыр башкарырга җыена.
Җырчы Алинә Сафиуллина сигез ел татар сәхнәсендә чыгыш ясаганнан соң беренче тапкыр Казанда үз концертын оештыра.
Гадәти булмаган әңгәмәләре белән танылган журналист, "Курай" радиосы ди-джее Габдерәхим Азатлык радиосына кайбер эш алымнары белән уртаклашты.
Балалар бакчасында татар теле укытучысы, автор-башкаручы Фирүзә Хафизова "Шулмы сөю?" дигән беренче альбомын чыгарды.
"Татар булып яшәп, иҗат итеп була, әмма әле без теләгәнчә түгел", ди автор-башкаручы Илназ Гарипов.
"Элекке вакытлардагы кебек татар эшкуарларының дини, милли, социаль өлкәләргә, хәйрия эшләренә ярдәмнәре артуын күрәм. Бу эшләргә җырчылар да теләп кушыла", ди җырчы ИлСаф.
дәвам