2012 ел фәнни ачышларга һәм технология казанышларына бай булды. Алар белән без сезне ел дәверендә Фән-фәсмәтән шәлкемендә таныштырып бардык. Узган елга йомгак ясап, берничә мөһим вакыйганы искә алыйк.
Microsoft ширкәтенең яңа технологиясе бер телдәге сөйләм телен аңлап, аны икенче телгә тәрҗемә итеп, сөйләм үзенчәлекләрен исәпкә алып яңгырата алачак.
Узган атна Хәтер атнасы гына түгел, ә 2012 елның Нобель бүләге ияләрен игълан итү атнасы буларак та истә калды.
Австрия спортчысы Феликс Баумгартнер биектән сикереп тавыш тизлеген узган беренче кеше булды.
Android системы нигезендә эшләүче кесә телефоннарын татарлаштыру эше башкарылган. Тиздән андый телефон хуҗалары татарча SMSлар җибәрә алачак.
12 сентябрьдә Apple ширкәте Сан-Франциско шәһәрендә үткән махсус тантанада iPhone 5 смартфонын тәкъдим итте.
Лондонда Олимпия уеннары барган арада, спорт медицинасы профессоры Крейг Шарп кызыклы гына тикшеренү нәтиҗәләре бәян итте.
Ун көн элек кенә Microsoft ширкәте Surface исемле тактасын күрсәкән иде. Планшетлар базарында кызу көрәш башлана.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров "Азатлык"ка Ирандагы эшчәнлекнең нечкәлекләрен аңлатты.
Англия-Украина уенында хөкемдар капкага кереп чыккан тупны санамаганнан соң, GLT технологиясе тирәсендә яңа бәхәс купты.
Узган төндә Microsoft ширкәте яңа “тактасын” (планшетын) тәкъдим итте. Surface җиһазы Apple ясаган iPad-ларга җитди көндәш булыр дип көтелә.
Узган якшәмбе Coachella фестивалендә әле 1996 елда ук һәлак булган Тупак Шәкүр “чыгыш ясады”.
дәвам