АКШ, Русия һәм Япония галимнәре ачкан дүрт яңа авыр химик элемент периодик җәдвәлгә өстәлде. Шулай итеп, җәдвәлнең җиденче юлы тулды. Җәдвәлгә соңгы төзәтмәләр моңарчы 2011 елда кертелгән иде.
Фән дөньясында да узган елга нәтиҗә чыгаралар. Азатлык Science журналы белән бергә 2015 елга күзәтү ясый.
Швеция галимнәре үсемлекләргә компьютер өлешләрен кертеп куярга өйрәнделәр. Бу үсемлекләр белән идарә итүдә һәм кеше ихтыяҗы өчен куллануда зур роль уйный дип саный тикшеренүләр уздырган галимнәр.
Казанның 2нче лицей-интернат укучысы Ирек Хәйруллин татар телендә "Хәрәкәт" өстәл уенын әзерләгән һәм аны киң таратырга тели. Бу атнада IT-parkта узган "Kazan StartUp Weekend" чарасында ул бу уенын тәкъдим итте.
АКШ галимнәре 20-40 миллион елдан Марсның Сатурндагы кебек боҗра барлыкка киләчәк дип саный. Ул Марс иярчене Фобос җимерелү аркасында барлыкка киләчәк.
Швециянең Умео шәһәрендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә галимнәр яман шеш күзәнәкләренең булу-булмавын бер тамчы каннан билгеләп була дип белдерделәр. Тестның төгәллеге 96%.
Science Slam Kazan – шәһәрдә интеллектуаль ял итүнең яңа төре барлыкка килә. Анда яшь галимнәр һәм студентлар үз темалары хакында популяр форматта тәҗрибә күрсәтте, сөйләде.
Британ белгечләре су үткәрә торган яңа төр бетон ясап чыгарган. Гамәлгә куелса бу технология Казан урамнарын көчле яңгырлардан соң су басудан коткара ала.
28 сентябрьдә NASA агентлыгы кинәт кенә матбугат очрашуы үткәреп, Марсның "төп серен" чишүен игълан итте. Сүз Кызыл планетада сыек судан торган елгалар табу турында бара. Ачыш күрше планетада чып-чын тормыш мөмкинлеген дәлилли.
Һарри Поттерда тасвирланган тылсымлы күзгә күренмәс мантия чынбарлыкка әйләнде. АКШ галимнәре ясаган, 80 нанометр калынлыгы булган бу материал әлегә кечкенә объектларга гына яраклы.
Латин графикасын тыйдылар, әмма кириллдагы алфавитны татарларга уңайлы итүнең дә юллары бар. Моның өчен өч хәреф өстәргә тәкъдим ителә. Әмма моңа каршы төшүче галимнәр дә бар.
Узган ай Һавай утрауларында Марс планетасы имитациясен булдырып, NASA берьеллык сынау башлап җибәрде.
дәвам