Июнь азагында Русия Дәүләт Думасы ГМО җитештерүне тыйган канун кабул итте. Фән кешеләре бу мәсьәлә нигезендә төрле карашта, кайберәүләр ГМОны зыянлы дисә, башкалары моны уйдырма дип атый.
Инглиз телендә "фаббинг" дигән яңа сүз барлыкка килде. Бу күренешнең сәбәпләрен һәм зыянын аңлау өчен Кент университеты галимнәре махсус тикшеренү үткәрде.
Бу атнада Татарстанда Cognitive Technologies ширкәте тарихта беренче булган йөртүчесез трактор сынауларын үткәрде. Беренче сынау тракторы Татарстан кырларында эшләячәк.
30-40 елдан яман шештән дару табылачак, шуннан соң мәңге яшәү сере ачыкланачак. Тик кешеләрне 200 яшьтән соң мәҗбүри үтерергә туры киләчәк. Болар турында Астанада узган икътисад форумында Alibaba җитәкчесе Джек Ма белдерде.
Вашингтон университеты студентлары Навид Азоди һәм Томас Приор Turn бияләен уйлап тапканнары өчен 10 мең долларлык бүләк алган. Бияләй ымнар телен тавышка әйләндерә ала.
Британиянең университеты галимнәре "Глобаль һәлакәтләр куркынычы" исемле хисап әзерләгән. Анда кешелеккә янаган, Җирдәге 10% кешене юкка чыгара алган һәлакәт куркынычлары тупланган.
"Гыйльми мирас" дип аталган проект кысаларында бер гасыр элек татар балалары укыган дәреслекләр хәзерге татар язуына күчерелеп сайтта урнаштырыла.
АКШның SpaceX ширкәте җитештергән Falcon 9 ракетының беренче баскычы уңышлы гына диңгез платформына төшеп утырды. Falcon ул нәрсә? Бу вакыйганың әһәмияте нәрсәдә? Азатлык бу сорауларга җавап бирә.
2030 елга кадәр "Роскосмос" Айга астронавтларны җибәрергә җыена. 2035 елга кадәр анда Русия базасы төзелә башланачак. Бу турыда "Роскосмос" агентлыгының пилотлы очышлар мөдире Сергей Крикалев белдерде.
КФУның визуализация һәм уеннар әзерләү лабораториясе борынгы Болгарга багышланган компьютер уенын әзерли. Ул виртуаль музейның бер өлеше булачак һәм интернетта бушлай таратылачак.
Япониянең Хакодате Киләчәк университеты галимнәре шәкли фәһем (ясалма акыл) белән эшли торган програм язган. Бу роботның максаты – әдәби әсәр язу. Japan News хәбәр иткәнчә, әсәр Хоси Синъити исемендәге әдәби бәйге финалына чыккан.
Дүшәмбе кич Калифорниядә Apple ширкәтенең матбугат очрашуында яңа iPhone тәкъдим ителде. iPhone SE дип аталган бу җиһаз элеккеләрдән очсызрак торачак, шулай да ул гади кеше кесәсенә кыйммәтрәк булып чыга.
дәвам