Камал театрында Мәҗит Гафуриның тууына 130 ел тулу уңаеннар кичә уздырылды. Бирегә галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, гомумән, татар зыялылары килгән иде.
Дөнья опера сәхнәләрен яулап килүче Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова Казанда концерт куя.
Казанда Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Юлларда тыгымнар булуга карамастан, шагыйрьне искә алырга килүчеләр күп булды.
Соңгы елларда татар эстрадасында булмаган хәл – уен коралларының табигый яңгырашын сәхнәгә кайтарган ул.
Корманай авылында Гамбәрә апа йорты алдында су ташый торган тимер мичкә булган. Дүрт яшьлек Идрис шул мичкә эченә кереп көйләр чыгарып утырган.
Фәридә Кудашева белән һәрчак элемтәдә торган Рафаэль Ильясов, Роберт Миңнуллин истәлекләре белән уртаклашты.
“Konzerthaus Berlin” сараенда татар композиторларының көйләре бер програм булып яңгырады.
Татар опера һәм балет театры бүген Һолландия шәһәрләре буйлап гастрольгә чыгып китә. “Шагыйрь мәхәббәте” Тукай ролен башкарган Әхмәт Агади авыруы сәбәпле 2011 елда гына куелачак.
Җырчы татар эстрадасының бүгенге хәленнән канәгать түгел. Шуңа күрә үзенең Казандагы концертын әле моңа кадәр бер генә башкаручы да аяк басмаган 2 мең 600 кеше сыйдырышлы “Ак Барс” көрәшчеләр сараенда үзгә бер тамаша итеп үткәрергә җыена.
С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Иске Казан” дип аталган кантатаның премьерасы булды. Ул Казан ханлыгының башкаласы булган Иске Казан шәһәренә багышлап иҗат ителгән. Зур концертлар залына яшьләр дә, өлкәннәр дә җыелган иде.
Кытайда булганда уен кораллары ансамбле башкаруында милли көйләрен тыңлап сокланган ул. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова татар җырларын олы дөньяга чыгарганда иләк аша үткәрү ягында. 15 июль җырчының туган көне.
12 июньгә каршы төндә Мәскәүдә 82 яшендә танылган дирижер Фуат Мансуров вафат булды. Русия, Татарстан һәм Казакъстанның халык артисты Фуат әфәнде Мансуров озак еллар буена Зур театрның дирижеры, Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры булып эшләде.
дәвам