Татар телен өйрәнү өчен "Алга" әсбабын инде 10 меңнән күбрәк тапкыр йөкләгәннәр. Аны ясаган Томски егете әсбапны ясарга туган телләрне ихтыяри укыту кануны этәрде ди. Энтузиазм белән татар телен өйрәнү проектын башкарган Ринат Галимов белән әңгәмә кордык.
Telegram мессенджерында хәзер телефон номерын контактлар исемлегенә кертелгән кешеләрдән дә яшерергә мөмкин.
Әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә барлык iPhone-нар куркыныч астына эләкте. Һөҗүм iOS системын кулланган телефоннардан тыш Android һәм Windows җиһазларына да карарга мөмкин, ди белгечләр.
Google ширкәтенең татар, башкорт, беларус һәм башка телләрдә видеоконтентны түләүле рекламлауны чикләве билгеле булганнан соң Idel.Релии ширкәтнең Мәскәү офисына биш сораудан торган хат җибәргән иде.
"Одноклассники" социаль челтәрендә татар телендә интерфейс барлыкка килде. Яңа тел әлегә социаль челтәрнең десктоп версиясендә эшли. Татар теленә баш биттә тел сайлау төймәсе аша күчәргә мөмкин.
YouTube-та татар, башкорт, беларус һәм башка кайбер телләрдәге видеоконтентны рекламлау тыелган. Бу Google-ның яңа кагыйдәләр кертүе белән бәйле.
Twitter идарәсе дәүләт матбугат чараларына реклам урнаштыруны тыярга карар кылган. Бу "сәламәт дискурс һәм ачык аралашу" өчен кирәк диелә.
FaceApp әсбабын ясаган Wireless Lab ширкәте Петербурда урнашкан.
Татар телле мәгълүмати сайтлар нинди ул? Алар җитди темаларга алынмый, бер-берсеннән язмаларны күчерә, иске хәбәрләр урнаштыра, кычкырып торган башисемнәр белән җәлеп итә, фаҗигаләр, артистлар тормышын яктырта.
Татарстан Дәүләт шурасына яңадан сайланырга җыенучы Фәрит Мөхәммәтшин татар блогерлары белән очрашты. Миңтимер Шәймиев аңа блогерларны үз ягына тартырга киңәш иткән.
YouTube идарәсе видеоһостинг кагыйдәләрен үзгәртте: бер төркем кешеләрнең башкалардан өстенрәк булуын алга сөрүче роликлар тыелачак.
Популяр танышулар хезмәте кулланучыларның язышуларын сакларга, алар турында мәгълүматны махсус хезмәтләргә тапшырырга тиеш булачак.
дәвам