27 гыйнвар Кырымның Джанкой шәһәрендә Elif кырымтатар балалар бакчасыннан барлык китапларны алып киткәннәр. Тәрбиячеләр бүген прокуратурага чакырылган.
Русиядә Әдәбият елы дип игълан ителгән 2015 елда Кырымда бюджет хисабына бер кырымтатар язучысының да китабы нәшер ителмәде.
Истанбул кырымтатар җәмгыятендә Казан татарлары тарихы һәм бүгенгесенә багышланган сөйләшү татар дөньясының бүленергә теләмәвен күрсәтте.
Русиянең федераль иминлек хезмәте Украинаның Херсон өлкәсендә төзеләчәк дип игълан ителгән кырымтатар батальонына каршы җинаять эше ачты.
Мәскәүнең Кырымны аннексияләү, Украинага агрессиясенең нәтиҗәсе халык җилкәсенә көннән-көн күбрәк төшә. Бәяләр арта, ташламалар алына, халыкның тормыш хәле начарлана.
Кырым блокадасы оештыручысы Ленур Ислямов Азатлык укучысы, РБК-Татарстан порталы мөхәррире Алмаз Миргаязов сорауларына җавап бирде.
Комитет карарында дөньядагы парламентларга кырымтатарлар депортациясен геноцид дип тану мөрәҗәгате юллау, Украинада яңа мөфтият төзү турында да язылган.
16 гыйнвар Кырым мөфтияте Акмәчеттә конференция уздыра. Казан, Уфа, Мәскәү, Грозныйдан киләчәк мөфтиләрнең төп вазифасы Кырым мөфтиен яклау булыр дип көтелә.
Хакимиятләр 2015 елда кырымтатарларны буйсындыру тырышлыгын дәвам итте. Яңа елны Кырымның зур өлеше утсыз каршы алды.
Украина 2016 ел бюджетында кырымтатар мәҗлесенә 60 миллион гривня аерылды. Украинаның яңа тарихында беренче тапкыр.
Кырым чиге буенда кырымтатар батальоны төзелә. Нинди максат белән? Кем акчасына? Сорауларга Кырым блокадасы координаторы Ленур Ислямов җавап бирә.
Төркиянең дини эшләр идарәсенең Кырымдагы вәкиле һәм Кырым мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә укыткан 15 дин укытучысы Кырымнан китергә мәҗбүр булды.
дәвам