27 декабрьдә Мәскәүдә Русия Югары махкәмәсе Ростов-Дондагы хәрби мәхкәмә карары белән риза булмаган хәрби прокурорның аппеляция мөраҗәгәтен карады. Руслан Зейтуллаев эше яңадан карауга җибәрелә, тагын өч кешенең карарлары үзгәртелми калдырылды.
27 декабрь Акмәчетнең Исмәгыйль Гаспринский исемендәге республика кырымтатар китапханәсендә кырымтатар язучысы Идрис Асанин истәлегенә багышланган кичә үтте.
Кырымтатар мәгърифәтчесе Исмәгыйл Гаспралы хезмәтләре академик тупланмасының беренче томы дөнья күрде. Чыгымнарны капларга Татарстан президенты идарәсе ярдәм иткән. Галимнәр Азатлыкка кырымтатарларның тарихын яза башлаячакларын белдерде.
26 декабрь Акмәчетнең үзәк шәһәр мәхкәмәсе 2014 елның 26 февралендә Кырым башкаласында үткән митингта катнашкан Али Асановны һәм Мостафа Дегерменджине сак астында тоту мөддәтен тагын озайтты. Алар 7 апрельга хәтле изоляторда тотылачак.
24 декабрь Акмәчеттә рәсми булмаган "Солидарность" хәрәкәтенең жыелышы узды. Аның эшендә Кырымда тоткарланганнарның, юк булганнарның туганнары, якыннары катнашып тоткарланганнарны нинди шартларда тотулары, аларга каршы нинди ысуллар кулланганы хакында мәгълүмәтләр белән уртаклаштылар.
Аннексияләнгән Кырымда дәүләт контролендәге басмаларны үз эченә алган медиацентрның яңа җитәкчесе вазифага керешүен кырымтатар мәнфәгатьләренә һөҗүмнән башлады. Узган бер елда кырымтатар матбугатының тиражын болай да икеләтә диярлек киметкән иделәр.
Кырымда мөселманнарны яклаучы адвокат Эмил Курбединов кулга алынган мөселманнарга карата көч кулланулар, азаплаулар булуын хәбәр итә.
Акмәчет районы чикләрендәге Сарайлы-Кият (Мирное) һәм Аташ-Кият (Белоглинка) авылларына кырымтатар телендә тарихи исемнәре язылган элмә такталар куярга тәкъдим иткән һәм аңа теләктәшлек күрсәткән депутатларны Кара диңгездә батырырга тәкъдим итәләр.
Роскомнадзорның Кырымдагы бүлеге кырымтатар телендәге "Бакчасарай" сәхифәсенең чыгуын канунсыз дип табуы сәбәпле сәхифә чыгудан туктатылган. Ул Бакчасарай районын шефлыкка алган Татарстан акчасына чыга иде.
27 ноябрь Киевта “Ватан тавышы” концертына Кырымнан да артистлар чакырылган иде. Аларны Украинадан Кырымга Чонгар чиген узганда Русиянең ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган.
28 ноябрь Акмәчетнең Богурча (Каменка) бистәсендә кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл белән хушлаштылар. Җеназага килгәннәр арасында кырымтатар артистлары, галимнәре, язучылар, укытучылар, яшьләр бар иде.
26 ноябрь кич Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл Акмәчәт хастәхәнәсендә вафат булды. Аңа 88 яшь иде.
дәвам