Русиядә узган елда да мөселманнарны шатландырган һәм борчыган хәлләр булды. Мөселманнар ихтирам иткән дин әһелләрен кабат имам итеп куя башладылар. Татарстанда мөселман киемендәге мөслимә беренче тапкыр бассейнга кертелмәде.
Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев узып баручы елга нәтиҗә ясап, 2018 елның уңышын һәм тормышка ашмый калган гамәлләрен атады.
Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисенең урынбасары Ильми Умеров үзенең Русия президенты Владимир Путин тарафыннан ярлыкалуы турында белдерүче документны Facebook-ка чыгарды.
"Ялта алтылыгы" эше яңадан тикшерү һәм гаепләүне үзгәртү өчен Кырымга җибәрелгән иде. Әле гаепләнүчеләр Акмәчетнең тикшерү изоляторында.
Русия куәт оешмалары 60 чакрымлы бу койма "диверсия-күзәтү төркемнәрен туктату, чик аша корал, төрле тауарлар, тәмәке һәм хәмер, ягулык, наркотиклар һәм психотроп матдәләр алып керүне булдырмау" максатыннан төзелде дип белдерә.
"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүче Бакчасарай кырымтатарларына хөкем чыгарылды.
20 декабрь кичендә Акмәчетнең Февраль урамы тирәсенә килеп төшкән дрон янында "Украинага – дан!" дигән өндәү кәгазьләре табылган. Полиция өч сәгатькә урамны ябып тикшерү эшләре алып барган.
Эстон хокук яклаучы, аннексияләнгән Кырымны азат итү хәрәкәтенә нигез салучы Оливер Лоодега 2073 елга кадәр Русиягә керү тыелган. Бу "дәүләт иминлеген тәэмин итү максатыннан" эшләнә диелә.
Акмәчеттәге Кырымтатар музыкаль-драма академия театрының яңа җитәкчеләре театрның роле, алда торган мәсьәләләр, планнар хакында сөйләде.
14 декабрь иртән Кырым башкаласы Акмәчеттә яшәүче Али Османовның өендә ФСБ тентү уздырып корал эзләгән, аның ДНКсын алган.
Кырымтатар оешмалары 14-16 декабрь Анкарада узучы "Төркиядә кырымтатар мәдәнияте көннәре"н Мәскәүнең сәяси чарасы дип бәяли һәм анда катнашмаска чакыра.
Украинаның Кырымга якын урнашкан Новоалексеевка бистәсендә яшәүче Эдем Бекиров 12 декабрьдә Кырымга барганда чик узу капкасы Чонгарда ФСБ тарафыннан тоткарланып, Акмәчеткә китерелә һәм сак астына алына.
дәвам