Прокурор Кырымда Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән элемтәләрдә гаепләнгән алты мөселманны 13,5 елдан алып 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүне сорады.
Мәскәү куйган Кырым хакимияте делегациясе Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өчен 8 октябрь Казанга килде.
Мәскәү куйган Кырым хакимияте Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өчен делегациясе бу атнада Казанга җыена. Кырым башлыгы Сергей Аксенов бу хакта Рөстәм Миңнеханов белән киләшкән.
Кырым блогеры Нариман Мемедеминов террорчылыкка чакыруда гаепле дип танылды һәм ике ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде.
1 октябрь Русия аннексияләгән Кырымда хөкүмәт рәисен билгеләделәр. Бу вазифага Юрий Гоцанюк куелды. Моңа кадәр Кырым башлыгы һәм хөкүмәт җитәкчесе вазифасын бер үк кеше – Сергей Аксенов башкарды. Хәзер ул башлык булып кына кала.
Русия аннексияләгән Кырымда хөкүмәт башлыгын билгеләделәр. Моңа кадәр Кырым башлыгы да, хөкүмәт җитәкчесе дә булган Сергей Аксенов башлык вазифасында гына калачак.
Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) көзге сессиясендә Украинага теләктәшлек йөзеннән Балтыйк буе илләре, Грузия һәм Польша катнашмаячак. Русия ассамблеяга кайтканнан соң Украина да аның эшендә катнашудан баш тарткан иде.
Судакта яшәүче кырымтатар Илвер Аметов йортында һәм аның кафесында бүген тентүләр узган. Сәбәпләрен аңлатмаганнар.
Аннексияләнгән Кырым Дәүләт шурасы депутатлары Сергей Аксеновны төбәк башлыгы итеп бертавыштан сайлап куйды. Ул икенче мөддәткә сайланды.
Аннексияләнгән Акъярның кайбер мәктәпләрендә яңа уку елыннан украин теле укытыла башлаган. Бу фән мәҗбүри түгел, аны теләге булганнар өйрәнә диләр Русия контролендәге шәһәр хакимиятендә.
Дәүләт карамагында булмаган кырымтатар оешмалары 15 сентябрь Акмәчеттә беренче кырымтатар китабы күргәзмәсен оештырды.
Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев удмурт теле өчен көрәшүче җәмәгать эшлеклесенең үз-үзен яндыруы Русия дәүләтенең асаба халыкларга карата сәясәте нәтиҗәсе дип саный.
дәвам