15 август Кизләүдә чираттагы Ашык Умер (Гашыйк Гомәр) шигърият укулары үтте. Украина чорында халыкара дәрәҗәдә узган бу бәйрәм 2014 ел аннексиясеннән соң элекке дәрәҗәсен югалтты.
Мәскәүдә ФСБ хезмәткәрләре "Правовая инициатива" хокук яклау проекты офисына килгән.
Кырым мәчетләрендә һәм Киевта кырымтатарлар Корбан гаетен билгеләде.
Украина президентына кырымтатар лидерлары оккупацияләнгән ярымутраудагы хәлләр турында сөйләгән, Кырым һәм Акъяр җирләрендә сәяси тоткыннарның хокукларын яклау турында фикер алышу булган.
Русия Югары мәхкәмәсе янында кырымтатар активистларын яклау чарасына килгән тагын дүрт кешенең һәрберсенә унар мең сум күләмендә штраф салды.
Украина президенты Владимир Зеленский Төркия сәфәрендә кырымтатарлар белән очрашуда "Әй, гүзәл Кырым" җыры сүзләрен китергән. Сөрген елларын да искә алган.
Русия Югары мәхкәмәсе янында кырымтатар активистларын яклау чарасына килгән тагын өч кешенең һәрберсенә 15әр мең сум күләмендә штраф салды. Ул вакытта барлыгы 46 административ эш ачылган иде. Моңа кадәр 18 кешегә 20шәр мең сумлык штраф салынды.
Рефат Чубаров "Бердәмлек акчадан кыйммәтрәк" дип аталган кампаниягә кушылырга чакыра. Әлеге капмания административ җәза алган кырымтатар активистларының штрафларын түләргә ярдәм итә.
Украина-Кырым чигеннән юлчыларны үз машиналарында ташыган йөртүчеләрне Кырымда җазалый башладылар. Июль аенда башланган тикшерүләр нәтиҗәсендә 12 украин ватандашына Кырымга керү тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе янында кырымтатар активистларын яклау чарасына килгән 18 кешенең һәрберсенә 20шәр мең сум күләмендә штраф салды. Ул вакытта барлыгы 46 административ эш ачылган иде.
2019 елның икенче яртыеллыгына кырымтатар телендә чыккан матбугатның әбүнәчеләре кимеде. Мондый вазгыять ел саен кабатланып килә.
2016 елдан башлап Кырымга Татарстаннан китерелеп башлаган продукция арасында милли ризыклар токмач һәм чәкчәк алгы сафта. Кырымда аларның бәяләре югары булса да, алучылар да арта.
дәвам