Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев удмурт теле өчен көрәшүче җәмәгать эшлеклесенең үз-үзен яндыруы Русия дәүләтенең асаба халыкларга карата сәясәте нәтиҗәсе дип саный.
Европа берлеге 8 сентябрь Кырымда һәм Акъярда узган Русия сайлавы нәтиҗәләрен танымавын белдерде.
7 сентябрь Русия һәм Украина хакимиятләре тоткыннар белән алмашты. Азат ителгәннәр арасында кырымтатар активисты Эдем Бекиров та бар.
Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украинаның Русия белән тоткыннарны алышуда кырымтатар тоткыннарны исәпкә алмауның нәтиҗәләре начар булачак дип кисәтте.
8 сентябрь узачак сайлау алдыннан Кырымда танылган кырымтатар шәхесләренә бер-бер артлы ике һәйкәл куелды.
1 сентябрь Кырымның Джанкой районы Кучук-Алкалы (Завет Ленинский) авылында кырымтатарлар Номан Челебиджиханга һәйкәл ачты.
Украина Югары радасы рәис урынбасары вазифасына "Батькивщина" фиркасе намзәте Олена Кондратюкны сайлады.
Кырымтатар лидерын бу вазифага "Европа теләктәшлеге" фиркасе тәкъдим иткән.
Кырымтатар активисты Эдем Бекиров киләсе мәкхәмә утырышларында катнашу шарты белән тикшерү изоляторыннан чыгарылды. Ул беренче группа инвалид, медицина ярдәменә мохтаҗ.
Украина депутатлары булып сайланган кырымтатарлар Мостафа Җәмилев һәм Ахтем Чийгоз Рада комитетында эшләячәк. Депутат булып шулай ук активист Рустем Умеров та сайланды.
1937 елда Кырым дәүләт татар опера һәм балет театры булдыру карарыннан соң башланган оештыру эшләре 1938 елда театрны бетерү карары белән тәмамлана. Тупланган труппа таркатыла, бер төркем кырымтатар зыялылары репрессияләнә.
Украина президенты Владимир Зеленский Израил премьер-минстры Биньямин Нетаньяһуга Русиянең Кырым аннексиясен танымавы өчен рәхмәтен белдерде.
дәвам