Әлмәттә җыелып канунсыз сөйләшүләр алып барган дип шикләнелгән яшь аналарны террор оешмасына керүдә гаеплиләр. “Хизб ут-Тәхрир”дә катнашуда гаепләнүчеләрнең күбесе төрмәгә хөкем ителә.
Русия ислам институтында узган ел август аенда татар теле кафедрасы ачылды. Аның җитәкесе Русия төбәкләрендәге кайбер татарларның ана телен кирәксенмәве турында әйтә.
Мәскәүнең яңартылып төзелгән Җәмигъ мәчетендә, 27 мартта "ачык көннәр" чарасы узды. Бу чара кысаларында мәчет җәмигында Коръәни Кәрим фестивале дә булып үтте.
Татарстанда дини белем алган имамнар, милләтенә карамастан, татар телен белергә тиеш ди “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан Флүрә Ханнанова.
"Россия 2" телеканалында 13 ел ярым эшләгәннән соң “Мөселманнар” проекты ябылды. Аны төрле милләт кешеләре, барлык мөселманнар яратып карый иде. Тапшыру авторы Динара Садретдинова, ислам темасы интернет сәхифәләрдә дәвам итәчәк, ди.
Даниядәге бу башлангыч каршылыклы фикерләр уята. Башкала Копенһагеннең Җәмигъ мәчете имамы хатын-кызлар өчен аерым гыйбадәт йорты кирәк булуына шик белдерде.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мөселманнар һәм христианнар өчен Аллаһның бер булуын элек тә әйткәне бар иде. Шул сәбәпле ул диннәрне якынайтырга чакыра.
Казанда Сөләйман Зариповны эзләү штабы оештырылып, махсус фонд ачылган. Азатлык шушы штабның әйдәп баручысы, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов белән сөйләште.
Диния нәзарәте ныклырак сәясәт алып бармаса, хәлләр начар якка үзгәрергә мөмкин, ди Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары.
Дүшәмбе кичен Сөләйман хәзрәт Зарипов белән Буа якларында югалган шәех Нәҗметдин (62) – Гарәп Әмирлекләрендәге "Изгелек йорты" хәйрия оешмасы вәкиле.
Исламга каршы көрәшүче Роман Силантьев Русия мөфтиләр шурасын ябарга чакырды. Дамир Мөхетдинов, Силантьев чиркәү җырын җырлый, дип саный.
Русия стратегик тикшеренүләр институты хезмәткәре булган Галина Хизриева мөселманнарга туктаусыз һөҗүм ясаучы Роман Силантьев, Рәис Сөләйманов тарафдары.
дәвам