21 ноябрь Башкортстанда яңа мөфти сайлау уза. Кайбер дин әһелләре хәзерге мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинны вазифаларын тиешлечә башкара алмауда гаепли. Моны рәис урыны өчен көрәш дип аңлатучылар да бар.
Хабаровскида Ерак Көнчыгыш мөселманнары диния идарәсе мәчет бинасыннан китәргә теләми. Мәчетнең хуҗасы булган "Зәкәт" фонды үз имамнарын куярга тели.
20 сентябрьдә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә "VII Якупов укулары" фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Чара танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла Якуповның тууына 55 яшь тулуга багышлана.
Мәскәүнең "Ярдәм" мәчетенең элекке имамы Мәхмүт Вәлитов кабат колония хастаханәсенә салынган. Аның адвокаты Дагир Хасавов Азатлыкка әйтүенчә, Вәлитовка тиешле медицина ярдәме күрсәтелми. Колония хастаханәсендә Вәлитовка планлы тикшерү ясалачак дип ышандырдылар.
Уфада корбанны бер урында гына чалу тәртибе кертү, анысының да шәһәрдән шактый читтә булуы нәтиҗәсендә корбан чалучылар быел аз булды. Корбан ашын да бер мәчет кенә оештырды.
Татарстан мөселманнары корбан бәйрәмен мөфтисез билгеләп үтә. Казанда президент Рөстәм Миңнеханов катнашындагы гает намазы Галиев мәчетендә укылды.
Быел Уфа мөселманнарына корбан чалу өчен шәһәр үзәгеннән 15 чакрымлап читкә китәргә туры киләчәк.
Казанда татар яшьләренә Коръәннең татарчага яңа тәрҗемәсе тәкъдим ителде. Әлеге китапны гади халыкка аңлашылырлык итеп, бүгенге татар теленә якынайтып чыгарырга булганнар, чөнки күпләр киң таралган Ногмани тәфсиренең теле авыр булуыннан зарлана.
Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы таш мәчет җимерек хәлдә. Казан ханлыгыннан соң төзелгән тарихи архитектура мирасын төзекләндерүгә республикада акча юк. Азатлык Түбән Бәрәскәгә барып кайтты, авыл кешеләре, тарихчылар белән сөйләште.
8 августта Зәйдә алтынчы мәртәбә үткәрелүче Ялчыгол укулары узды. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында дин галимнәренең шәҗәрәләре турында куертылучы бәхәсләргә карата үз фикерен белдерде.
Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсе әл-Бохариның хәдисләр җыентыгы экстремистик әдәбият түгел дигән карар чыгарды. Бу җыентык исламда Коръәннән соң икенче иң әһәмиятле китап санала.
Илдәге икътисади кризис, эшсезлек, пенсия яшенең арту ихтималы хаҗ кылучыларга әлегә йогынты ясамады. Быел Татарстаннан Мәккә-Мәдинәгә барырга теләүчеләр саны кимемәгән.
дәвам