Казанның "Миргазиян" мәчете имам-хатыйбы Габдрәүф Зәбиров вакытыннан алда вазифасыннан азат итүне сорап Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга гариза язган. Эштән китү теләген ул сәламәтлеге сәбәпле дип аңлаткан.
Павел Павлов фикеренчә, керәшеннәр христиан диненә славяннардан күпкә иртәрәк күчкән. Шуңа да Русьны чукындыру көне бу этник төркем өчен зур бәйрәм түгел.
Татарстан мөфтиятенең аппарат җитәкчесе итеп хәрби вазифаларда эшләгән Фәрит Вәлиев расланган.
Быел Татарстаннан барлыгы 36 төркемнән торган 1800 кеше хаҗ гыйбәдәтен үтәр өчен Согуд Гарәбстанына барачак. Аларның иң яшенә 13, иң өлкәненә 86 яшь. Азатлык хәбәрчесе 25 июль кичендә Казаннан кузгалган беренче төркемне озатты һәм икътисади кризис чорында бу сәфәргә ничек әзерләнгәннәрен сорашты.
Элекке театр бинасы булган йортны торгызыр өчен барлыгы 20 миллион сум акча кирәк, күпчелек өлешен татар эшмәкәрләре бирергә вәгъдә бирде, 5 млн сум чамасын кешеләрдән җыярга исәплиләр.
Казанда православ христианнар бернинди тоткарлыксыз тәре йөреше уздырды. Хәтер көнендә мөселман татарларга Казанны яклап шәһит булганнар рухына Кирмәнгә килеп дога кылырга рөхсәт бирелми. Галимнәр моны Татарстан хакимиятенең Мәскәүдән куркуына һәм Русиядә демократиянең кысыла баруына бәйләп аңлата.
2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан мәчетләрендә өстәмә камералар урнаштыруга бәйле аңлатма бирде.
Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте мәчетләрдә өстәмә видеокамералар кую белән бәйле хәлгә Азатлык соравына аңлатма бирде.
Социаль челтәрләрдә Мәскәү мөселманнары өчен популяр булган "Дар" мәдәни үзәгенең ябылу хәбәре таралды. Чынбарлыкта үзәк ябылмый, җәйге ялга китә. Моңа үзәктә узган прокурор тикшерүләре тәэсир иткән. Азатлык үзәк тирәсендәге бу хәлләрне тикшерде.
Таттелеком оешмасы Татарстан мәчетләрендә өстәмә камералар урнаштыруга аңлатма сораган Азатлык хатына җавап бирде.
300 кешегә исәпләнгән, 500 дүрткел метрлы "Саләх" мәчете Казанның Большие Клыки бистәсендә урнашкан. Мәчет Большие Клыки, Константиновка бистәләре, "Весна" торак комплексында яшәүче мөселманнар өчен уңайлы урында урнашкан.
дәвам