Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать эшлеклеләре “Уфа-II шәһәрчеге”ндә чиркәү төземәкче булган Уфа хакимиятен һәм епархиясен мәхкәмәгә биргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар Уфа хакимиятенең “Уфа-II шәһәрчеге”ндә чиркәү төзүгә бирелгән рөхсәтен гамәлдән чыгаруны таләп итә.  Шулай ук алар бу бәхәс мәхкәмәдә каралган чакта Епархиягә һәм башка затларга бу урында чиркәү бинасын төзү белән бәйле теләсә нинди төзелеш эшләре алып баруны тыюны сорый.

Башкортстанда “Изгелек “ хәйрия фонды җитәкчесе Рәүф Рәхимов, тарих фәннәрe кандидаты, “Башкортстан археологик берләшмәсе” әгъзасы Фларит Сөнгатов һәм тарих фәннәре кандидаты, доцент, “Башкортстан археологик берләшмәсе” әгъзасы Әлфия Солтанова Уфа хакимиятен һәм Уфа епархиясен мәхкәмәгә биргән. Бу хакта “Пруфы” җиткерә.

Алар Уфа хакимиятенең “Уфа-II шәһәрчеге”ндә чиркәү төзүгә бирелгән рөхсәтен гамәлдән чыгаруны таләп итә. Шулай ук алар бу бәхәс мәхкәмәдә каралган чакта Епархиягә һәм башка затларга бу урында чиркәү бинасын төзү белән бәйле теләсә нинди төзелеш эшләре алып баруны тыюны сорый.

Элегрәк Уфа епархиясе шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, “Уфа-II шәһәрчеге”ндә чиркәү төзүгә рөхсәт сорады һәм аңа бу рөхсәт бирелде дә. Епархия бәхәсле җир кишәрлеген бушлай куллану өчен арендага 2020 елның декабрендә алды.

Владыка Никон фикеренчә, чиркәү “Уфа-II шәһәрчеге” археологик һәйкәле чикләренә кермәячәк, ул “Уфа-III шәһәрчеге”җирләрендә төзеләчәк.

Әмма “Уфа-II” һәм “Уфа-III” шәһәрчекләре – тулы бер археологик һәйкәлнең ике өлеше булып тора, дип искәртә басма.

Хәзерге вакытта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров карары белән чиркәү төзү эше туктатып торыла.

  • Июль ахырында Уфада “Уфа-II шәһәрчеге” археологик һәйкәле урынында флешмоб узды. Активистлар биредә правослау чиркәве төзүгә каршы чыкты.
  • “Уфа-II шәһәрчеге”- археологик казынулар алып барылган урын. Бу эшне тарихчы Нияз Мәҗитов башлап йөрде. Ул Уфаның чынлыкта борынгырак булуын исбатларга тырышты.
  • 2004 елда Уфада алып барылган казыну эшләре җирендә төрле төбәкләрдән килгән галимнәр төркеме – экспертлар да эшләде. Алар биредә IV гасырда ук зур шәһәр булган икән дигән нәтиҗәгә килде. Археология белгечләре фикеренчә, бу тирәдә IV-XVI гасырларда Имәнкала дигән шәһәр торган.
  • 2011 елда әлеге урынны өйрәнү максатыннан "Борынгы Уфа" дип аталган музей тыюлыгы оештырылды. Соңрак бу урында "Самрау" музей комплексы төзелергә тиеш иде, ләкин әлегә кадәр бу тормышка ашырылмады.
  • Майда исә шушы тирәдә төзелеш эшләре башланды, биредә правослау чиркәве төзеләчәк дигән сүзләр йөрде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG