Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкны томаладылар

Русиядә Азатлык сайтын томаладылар

4 мартка каршы төндә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык радиосы сайтларын томалады. Азатлык Радиосы, Idel.Реалии, Радио Свобода һәм башка сайтларга Русиянең кайбер провайдерлары аша кереп булмый башлады. Әмма без эшебезне дәвам итәбез. Безне хәзер дә укып та, карап та була. Һәм менә ничек.

Telegram

Telegram әлегә томаланмаган. Азатлыкның Telegram каналына кушылыгыз! Без анда көн дәверендә иң мөһим хәбәрләрне биреп барабыз.

Электрон хат

Хакимиятләр электрон хатларны тыюга барып җитмәс сыман. Безнең электрон хат рәвешендә таратыла торган хәбәрләр тупланмасына язылыгыз.

VPN

Виртуаль хосусый челтәр (VPN) кешегә башка урыннан тоташып үзенең кем булуын һәм урынын яшерергә мөмкинлек бирә. Провайдер сезне башка илдә дип күрәчәк, ә сылтамалар гадәттәгечә ачылачак. Без ышанган түләүсез VPN хезмәтләрнең кайберләре:

Tor

Tor – инглиз телендә "The Onion Router" ("суган маршрутизаторы") сүзләренең баш хәрефләреннән алынган. Програм дөнья челтәрендә сибелгән сервер-төеннәрне куллана, алар onion (суган) дип атала, исеме шуннан килә. Техник яктан ул интернетта гизгәндә эзне яшерү өчен махсус көйләнмәләре булган, аноним калуны тәэмин итүче програм. Кулланучыга үз исемен ачмыйча эш итәргә, җирле провайдерлар куйган киртәләрне үтеп, тыелган сайтларга керергә мөмкинлек бирә. Аны интернетта бушка алып була:

Бу сайтлар томаланган булса, gettor@torproject.org адресына буш электрон хат җибәрегез, һәм сезгә электрон почта аша урнаштыру пакеты киләчәк.

Азатлыкның "суган" адресы: https://www.azatli7ifydxlltreov6fyvzwuflgggwdgry2cnxllzs7xpoh7qjmmid.onion

Көзге сайтлар

VPN кулланмаучы укучылар өчен "көзге сайтлар" ясадык. Андый "сәеррәк" сылтамаларны социаль челтәрләрдә күргәнсездер. Кызганыч, көзге сайтта кайбер функцияләр (сылтамалар, эмбедлар, махсус проектлар, фикер язу) тиешенчә эшләмәскә мөмкин. Без төп сәхифәдәге функцияләрнең мөмкин кадәр күп өлеше көзгеләрдә дә дөрес эшләрлек итеп үзгәртергә тырышабыз.

Хакимиятләр шушы көзге сайтларны да томалап тора, шуңа аларны яңартып тору кирәк. Көзге сылтамасын алу өчен Chrome һәм Firefox өстәмәләрен куллана аласыз.

Азатлык әсбабы

Безнең телефоннар өчен ясалган махсус әсбабны кулланыгыз! Анда томалауны урау юллары инде күрелгән. Азатлык әсбабын RFE/RL сүзе белән GooglePlay һәм AppStore кибетләрендә табып түләүсез алып була. Урнаштыргач, татар телен сайлагыз.

Кулдан-кулга

Безнең материалларны таратуда без сезгә дә өмет итәбез, хөрмәтле укучылар. Безнең язмаларны, видеоларны дусларыгыз белән уртаклашыгыз! Әгәр алар VPN кулланса -- төп сылтамаларны, кулланмаса -- көзге сылтамаларны йә файл итеп җибәрегез. Безнең видеоларны сайттан алырга була. Язмаларны pdf форматта җибәрү өчен "бастыр" төймәсенә басып, аны pdf форматта саклый аласыз.

Cоциаль челтәрләр

Һәм әлбәттә инде безне социаль челтәрләрдә укып, карап барыгыз: ВКонтакте, Facebook, Instagram, YouTube.

Бергә булыйк!

XS
SM
MD
LG