Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең материалларны куллану һәм хокуклар мәсьәләсе

Азатлык материалларын куллану шартлары

Язмаларны күчереп бастыру, аудио һәм видеоларны куллану
Азатлык радиосы үз сәхифәсендә урнаштырылган язмаларның башка урыннарда кулланылуын, күчерелеп бастырылуын, таратылуын хуплый. Ләкин Азатлык материалларын сату катгый рәвештә тыелган. Азатлык язмасын кулланган очракта без сездән Азатлыкка ишарә бирүегезне үтенәбез:

  • Azatliq.org сәхифәсендәге оригинал язмага сылтама куюны
  • Һәр язмада түбәндәге мәгълүмат урнаштыруны:

Азатлык Радиосы © 2011 RFE/RL, Inc. | Азатлык Радиосы рөхсәте белән күчереп бастырылган

Язманың аерым өлешләрен кулланган очракта, бу турыда искәртүегезне, язманың мәгънәсен, исемен, җисемен үзгәртмәвегезне үтенәбез. Азатлык радиосы биргән рөхсәтен теләгән вакытта кире алырга мөмкин. Интернет аша трансляцияләр, архив тапшырулар нигездә шәхси куллану өчен. Азатлыктан рөхсәт алмыйча бу тапшыруларны куллану, тапшыру тыелган.

Азатлык радиосы материалларын куллану рөхсәтен алу өчен безгә языгыз: azatliq@rferl.org.

Өченче тараф материаллары
Азатлык радиосының кайбер хәбәрләрендә Associated Press, Reuters, Agence France-Presse, ITAR-TASS һәм башка шундый агентлыклар (“Өченче тараф”) материаллары кулланылган булырга мөмкин. Андый материалларны кулланыр алдыннан сез рөхсәтне Азатлыктан гына түгел, ә шул “Өченче тараф”тан да алырга тиеш.

Тышкы сылтамалар
Азатлык радиосы кайвакыт үзенең сәхифәсенә Азатлык белән бәйле булмаган шәхесләр йә оешмаларның интернет сәхифәләренә сылтамалар урнаштыра. Бу очракта гадәттә табыш казанмаган, тараф тотмаган иҗтимагый оешмаларга өстенлек бирелә. Азатлык радиосы бу сәхифәләрнең эчтәлеге һәм сыйфаты, андагы мәгълүматның дөреслеге һәм төгәллеге өчен җавап бирми. Андый мәгълүматны куллану нәтиҗәсендә килгән зыян өчен дә Азатлык радиосы җаваплы булырга тиеш түгел.

Сылтама бирү
Азатлык радиосы материалларын уку-укыту эшләрендә кулланган очракта, сылтама бирегез. Сылтама бирү тәртибен монда табып була:

APA: Electronic Reference Formats Recommended by the American Psychological Association
Chicago & Turabian: A Brief Citation Guide for Internet Sources in History and the Humanities (by Melvin E. Page)
General Resource: Karla's Guide To Citation Guidelines

Шәхси мәгълүмат

Азатлык радиосы интернет кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклауга, интернетка күзәтелүсез керүгә һәм анда ирекле гизүгә хокуклары булуын таный. Кулланучыларга яхшырак хезмәт күрсәтү нисбәтеннән без алардан һәм алар турында ике төрле мәгълүмат туплый алабыз: безнең email рәвешендә таратыла торган хәбәрләргә язылган кулланучыларның email адресларын һәм безнең сәхифәгә керү саны турында статистик мәгълүмат.

Email адрес
Азатлык хәбәрләренә язылган кулланучылар безгә ихтыярый рәвештә үзләренең email адресларын җибәрә. Азатлык радиосы бу адресларны башка макасатларда куллану өчен нинди дә булса өченче тарафка беркайчан да тапшырмый. Әбүнәчеләр исемлеге хәбәр таратудан башка максатларда кулланылмый. Әбүнәчеләр теләгән вакытта хәбәр алудан баш тарта ала. Баш тарту тәртибе хәбәрләр хатында һәм сәхифәдә китерелгән. Баш тарту белән проблем чыкса, әбүнәче безгә мөрәҗәгать итә ала: azatliq@rferl.org

Статистик мәгълүмат
Башка сәхифәләр шикелле Азатлык та үз сәхифәсенә керүчеләр турында мәгълүмат туплый. Моның максаты – сәхифәгә кайсы илләрдән, нинди битләргә, ничә кеше кергән һ.б. шундый мәгълүмат туплау. Бу мәгълүмат кулланучының үзе турында түгел, бары тик аның санагының серверга тоташу номеры. Бу мәгълүматлар сәхифәнең сыйфатын яхшырту һәм кулланчыларга яхшырак хезмәт күрсәтү өчен кулланыла. Сораулар йә фикерләрегезне бу адреска җибәрә аласыз: azatliq@rferl.org

XS
SM
MD
LG