Пандемия аркасында 2020 елның күп кенә премьерасы кичектерелде. Коронавирус зәхмәте чигенсә, 2021 елда тамашачыны күп кенә кызыклы кинопроект көтә. Быел кинотеатрларда һәм стриминг-хезмәтләрдә нәрсә карарга? Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме алдагы елга кинокүзәтү тәкъдим итә.
Быел пандемия аркасында яңа ел алдыннан зур релизлар әллә ни күренми. Шулай да Азатлык елның соңгы аенда кинотеатрларда һәм стриминг хезмәтләрендә карарлык фильм-мультфильмнар тәкъдим итә.
"Татарча подкаст" чыгарылышында Байбулат Батулла һәм Венера Аитова тәкъдим иткән сериаллардан 10 кызыклысын сайлап алдык.
Хатын-кызлар, аларның карашлары зур мәйданга чыга. Дөнья корпорацияләре хатын-кыз проблемнары турында кино, мультфильмнар иҗат итә һәм алар безнең җәмгыятькә дә аваздаш. "Мулан" риваятендә татар хатыны язмышы да чагылыш таба дип саный журналист Римма Бикмөхәммәтова. Шул хакта аның комментары.
Быелгы Казан мөселман киносы фестивалендә гран-при Кытай режиссеры Ван Цзинның "Чанфэн шәһәре" фильмына бирелде. Ни өчен мөселман киносы фестивалендә мөселман мәдәниятенә бөтенләй кагылышы булмаган фильм җиңеп чыкты, аны нинди критерийларга нигезләнеп сайлаганнар – Азатлык шуны ачыкларга тырышты.
Сериал "Йолдызлар сугышы" кино дөньясына карый. Әлегә беренче серия тәрҗемә ителде, яшьләр тавышландыру эшен дәвам итәргә тели.
Ярты ел тәнәфестән соң кинотеатрлар ниһаять ачыла. Күпчелек илләрдә чикләүләр бетерелә, студияләр күптән көтелгән фильмнарны прокатка чыгара. Азатлык "Киноханә"се сентябрьдә көтелгән фильмнарга күзәтү ясый.
"Чума!" сериалы режиссеры Байбулат Батулла татарча сериал төшерәсем килми дип белдерде Азатлыкка. Шулай ук коронавирус зәхмәте вакытында төшерелгән сериалның кыска вакыт эчендә ничек төшерелгәнен, бәҗәнәк булып уйнавын һәм татарча сөйләмне ни өчен кертеп җибәргәнен сөйләде.
Бу айның киноханәсе гадәти түгел, чөнки кинотеатрлар һаман ачылмаган, яңа кинолар чыкмый. Шуңа без кино өлкәсендәге вазгыятьне өйрәнергә һәм стриминг хезмәтләрендә нәрсә карап булганын барладык.
"Зөләйха күзләрен ача" сериалында "Ай, былбылым" җырын башкарган Динә Гарипова, бу әдәби әсәр һәм сериал татар халкын тасвирламый, ул аерым бер хатын-кызның авыр язмышы хакында дигән фикердә. Азатлык Динә Гарипова белән әңгәмә корды.
Сериалны караучылар икегә бүленде. Беренчеләр бу фильм татар халкын кимсетеп күрсәтә, бөтен кеше хәзер татарларны шундый дип кабул итә дип уйласа, икенчеләр биредә бары тик кеше, хатын-кыз язмышы сурәтләнгән дип саный.
30 марттан Русиядә ял атнасы башлана, түрәләр һәм белгечләр мөмкин кадәр өйдә утырырга, урамга чыкмаска киңәш итә. Өйдә утыру вакытын ямьләндерү өчен Азатлык 10 дөньякүләм популяр сериалын сайлап алып, укучыларына тәкъдим итә.
дәвам