Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елның иң көтелгән 20 фильмы


Яңа башланган елда кино җанатарларын күпсанлы франшизалар һәм фантастик фильмнар, гаилә кинолары һәм мультфильмнар көтә. Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме елның иң көтелгән фильмнарын барлады.

Әлеге исемлек "IMDb" һәм "Кинопоиск" сайтларында фильмнарны көтү рейтингы нигезендә төзелгән. Биредә күпчелекне блокбастер һәм киң аудиториягә юнәлгән фильмнар тәшкил итә.
Русия Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле кино студияләре санкцияләр кертте һәм бу фильмнарның күпчелеге Русиядә рәсми күрсәтелми. Русия кинотеатрларында күрсәтелгән дөнья фильмнары күбесенчә канунсыз, пиратлык рәвешендә таратыла.

1. "Фортуна" операциясе: сугыш сәнгате
(Operation Fortune: Ruse de guerre)

  • Дөнья премьерасы 4 гыйнварга билгеләнгән

Танылган шымчы Орсон Форчунга (Джейсон Стэйтем)катлаулы бирем бирелә: куркыныч корал сатуын һәм таралуын туктату. Ул үзе генә бу эшне башкара алмый, шуңа дөньяның алдынгы шымчылары һәм билгеле кино йолдызы белән (Джош Хартнетт) берләшергә мәҗбүр була. Аларның уңышларыннан кешелек язмышы тора.

Режиссер Гай Ричиның авантюрлы атышлы фильмы. Югары ихтимал белән фильм Русиядә дә күрсәтелергә мөмкин, әлегә ул 12 гыйнвардан "Global Film" дистрибьютеры планында тора. Халыкара эре ширкәтләр үз фильмнарын Русиядә Украинадагы сугыш аркасында күрсәтүдән туктату вакытында бу гамәл җәнҗалга китерә ала.

2. Төссез зәңгәр күз (The Pale Blue Eye)

  • Netflix-та премьерасы 6 гыйнварга билгеләнгән

Netflix стримминг хезмәтеннән куркыныч кино. Луис Байардның шундый ук исемле романның экранизациясе. Фильмда Элгар Аллан По роле дә бар, ул чыннан да Уэст-Пойнт та кадет булган.

1830нчы еллар, Америка Кушма Штатлары. Тәҗрибәле, ләкин тормыштан арыган детектив Август Лэндор (Кристиан Бэйл) хәрби академиядә сәер үлемнәр сериясен тикшерә башлый. Аңа ярдәмгә яшь мистик кадет Эдгар Аллан По (Һарри Меллинг) килә.

Игътибар! Куркыныч фильм трейлеры:

3. Кырмыска кеше һәм Шөпшә: Квантомания
(Ant-Man and the Wasp: Quantumania)

  • Дөнья премьерасы 15 февральгә билгеләнгән

Marvel кино дөньясың бишенче фазасын ачып җибәрәчәк фильмы. Кырмыска кеше турында беренче ике фильмнан таныш булган геройлар – Скотт Лэнг (Пол Радд), аның ярдәмчесе Хоуп ван Дайн (Эванджелин Лилли) һәм башкалар (Майкл Дуглас, Мишель Пфайффер, Кэтрин Ньютон) квант дөньясына юл тотарга мәҗбүр булачак.

Квант дөньясында баш геройлар кечкенә булмаган проблемнарга юлыгачак. Биредә франшизаның үзәк явыз заты – Кант Яулап алучы (Джонатан Мэйджерс) тәкъдим ителәчәк. Бишенче фазада супер каһарманнар нәкъ аңа каршы көрәшәчәк.

4. 65

  • Дөнья премьерасы 3 мартка билгеләнгән

Астронавт Миллс турында фантастик триллер. Галәмдә очучы төп каһарманның корабы якындагы планетада казага юлыга. Тиздән бу Җир шары икәне ачыклана, ләкин бүгенге Җир шарыннан 65 миллион ел элек. Миллс үз гомерен динозаврлардан сакларга һәм серле кызны коткарырга тиеш булачак.

Төп рольне Адам Драйвер башкара. Режиссер һәм сценаристлар –
Скотт Бек белән Брайан Вудс ("Тыныч урын" куркыныч фильмы сценаристлары).

5. Шазам: Аллалар ярсуы (Shazam! Fury of the Gods)

  • Дөнья премьерасы 15 мартка билгеләнгән

DC кинодөньясы да урынында тормый, быел берничә кызыклы сиквел чыгара. Беренчесе – франшизаның иң күңелле киноларның берсе булган Шазамның дәвамы.

Төп каһарман Билли Бэтсон (Эшер Энджел) бер тылсымлы сүз ярдәмендә каһарманга (Закари Ливай) әйләнә алса да, һаман үзендә һәм үз көчләрендә шикләнә. Бу юлы ул кардәшләре белән бергә Атлас кызларын җиңәргә тиеш булачак.

6. Галәм сакчылары 3 (Guardians of the Galaxy Vol. 3)

  • Дөнья премьерасы 3 майга билгеләнгән

Тамашачыларда зур ярату казанган Галәм сакчылары турында фильмнар сериясенең өченчесе. DC галәменә күчкән Джеймс Ганнның бу каһарманнар турында соңгы фильмы. Исегезгә төшерәбез, Ганн DC кинокомикслар галәменең гомум режиссеры булачак.

Питер Квилл (Крис Пратт) дуслары белән бергә соңгы сәфәргә юл тота. Бу юлы алар Югары Эволюционер исемле көчле дошманга каршы торачак. Вазгыятьне Югары Эволюционерның заманында Ракет янутын барлыкка китерүен катлауландыра.

7. Форсаж 10 (Fast X)

  • Дөнья премьерасы 17 майга билгеләнгән

Форсаж кино сериясе җанатарлары өчен шатлыклы вакыйга, аның финалы ике өлешкә бүленгән: беренчесе 2023 елда, икенчесе исә 2024 елда дөнья күрәчәк. 340 миллион доллар торган блокбастерны Луи Летерье төшергән. Төп йолдызлар барысына да таныш: Вин Дизель, Мишель Родригес, Шарлиз Терон, Тайриз Гибсон һәм башкалар. Яңа йөзләрдән аларга Джейсон Момоа белән Бри Ларсон кушылачак.

8. Диңгез кызы (The Little Mermaid)

  • Дөнья премьерасы 26 майга билгеләнгән

Disney студиясе үзенең танылган мультфильмнарын кино форматына күчерүен дәвам итә. Барысына да билгеле булган "Диңгез кызы" (Русалочка) мультфильмының музыкаль версиясен Роб Маршалл төшергән.

Фильм сюжеты шундый ук кала: Ариеэль исемле диңгез кызы (Холли Бейли) шаһзадәгә (Джона Хауэр-Кинг) гашыйк була, шуннан соң ул катлаулы карар кабул итә.

9. Элементал (Elemental)

  • Дөнья премьерасы 6 июньгә билгеләнгән

Pixar анимацион студиясеннән чираттагы кино. Вакыйгалар элементальләр - 4 табигать көчен чагылдырган җәнлекләр яшәүче шәһәрдә урын ала. Ялкынлы Эмбер ялгыш кына сулы Уэйд белән таныша, ике капма-каршы көч бер-берсенә тартыла.

Бик уңышлы булыр дип көтелгән мультфильмның режиссеры - Питер Сон.

10. Астероидлар каласы (Asteroid City)

  • Дөнья премьерасы 9 июньгә билгеләнгән

Уэс Андерсоннан фәнни драмеди. Ул 1955 елда уйлап табылган АКШ шәһәрендә узган фәнни бәйге турында. Фильм 2022 елда ук чыгарга тиеш иде, ләкин җитештерү проблемнары аркасында кичектерелде.

Төп рольләрдә Том Хэнкс, Стив Карелл, Скарлетт Йоханссон һәм башка танылган йолдызлар.

11. Флэш (The Flash)

  • Дөнья премьерасы 14 июньгә билгеләнгән

Дөньяда иң тиз кеше турында аерым фильм зур авырлык белән кинотеатрларга барып җитә. Инде берничә ел элек чыгарга тиешле кино пандемия, төп герой (Эзра Миллер) тирәсендә туктаусыз җәнҗаллар, даими рәвештә алышынган режиссерлар аркасында кичектерелде. Ахыр чиктә режиссер кәнәфиенә Андрес Мускетти утырды.

Полициядә медицина белгече булып эшләүче Барри Аллен гаҗәеп сихри көчкә ия – ул бик тиз хәрәкәт итә һәм йөгерә белә. Каһарман кире үткәнгә кайтып, үз әнисен үлемнән коткарырга тели, ләкин аның бу гамәле вакыт барышын үзгәртә һәм альтернатив галәм барлыкка китерә.

12. Индиана Джонс һәм язмыш сәгате
(Indiana Jones and the Dial of Destiny)

  • Дөнья премьерасы 28 июньгә билгеләнгән

Маҗаралар яратучылар өчен яхшы хәбәр: быел танылган археолог Индиана Джонс турында фильм сериясен торгызу омтылышы ясалачак. Хәзинәләр эзләүче турында чираттагы, бишенче фильм чыга, төп рольгә Харрисон Форд кайта.

Фильм вакыйгалары 1969 елда, галәмгә чыгу узышы һәм салкын сугыш шартларында барачак. Джонс һәм аның туганы Һелена (Фиби Уоллер-Бридж) хәзер НАСАда эшләүче элекке нацилар белән көрәшәчәк.

13. Үти алмаслык миссия: координатларны хисаплау, 1 өлеш
(Mission: Impossible - Dead Reckoning Part One)

  • Дөнья премьерасы 12 июльгә билгеләнгән

Пандемия аркасында инде ничәнче тапкыр күчерелгән фильм. "Үти алмаслык миссия" фильмнар сериясенең җиденче өлеше. Кино ике өлештән торачак, аның икенче өлеше 2024 елның июнендә чыгар дип көтелә. Режиссер Кристофер Маккуорриның бу сериядәге өченче фильмы, төп рольләргә Том Круз, Саймон Пегг, Ребекка Фергюсон, Винг Реймз, Ванесса Кирби кайта.

Кино сюжеты озак вакыт сер булып тотылды, аны күптән чыккан трейлер гына өлешчә ачты. ​Төп герой Итон һәм аның такымы дөньяга янаган яңа куркынычка каршы торырга әзерләнә. Бу юлы төп "дошман" ролен АКШ актеры Эсай Моралес башкаруы билгеле.

Трейлер һәм, мөгаен, бөтен фильмның иң кульминацион урыны – Том Крузның югары таудан мотоциклда очып төшүе. Моны Том Круз үзе, дублерларсыз башкарган.

14. Оппенһеймер (Oppenheimer)

  • Дөнья премьерасы 19 июльгә билгеләнгән

Танылган режиссер һәм сценарист Кристофер Ноланнан атом коралын булдырган кеше, Дж. Роберт Оппенһеймер турында триллер төсмерле биографик фильм. Төп рольне Киллиан Мерфи башкара. Оппенһеймер – икенче дөнья сугышы вакытында атом коралын булдыру төркемен җитәкләгән АКШ галиме.

Гомере буе Warner Bros. Pictures белән хезмәттәшлек иткән Нолан беренче тапкыр фильмны башка студия ярдәмендә (Universal Pictures) төшерә. Бу аның стриммингка фильмнарны тиз чыгаруга бәйле низаг белән аңлатыла, режиссер Warner Bros. белән эшләүдән гә баш тартты, нәтиҗәдә дөньяның иң танылган режиссерларның берсен үзенә чакырту өчен АКШның иң эре студияләре "ярышты".

15. Наполеон (Napoleon)

  • Apple TV-да чыгачак, төгәл чыгу вакыты билгеле түгел

Режиссер Ридли Скоттның хыял проекты. Ул үзе аны "танылган француз хәрби җитәкчесе турында эпик тарихи кино" дип тасвирлый. Наполеон Бонапартны Хоакин Феникс уйный, аның хатыны, патшабикә Жозефинаны – Ванесса Кирби.

16. Киләсе гол җиңү китерә (Next Goal Wins)

  • Дөнья премьерасы 20 сентябрьгә билгеләнгән

Тайка Вайтитидан спорт драмеди. Нидерланд футбол тренеры Томас Ронген (Майкл Фассбендер) Американ Самоа җыелма такымыннан чын команда ясарга тели. Максат: 2014 елгы дөнья беренчелегендә катнашу.

Сюжет чын вакыйгаларга нигезләнгән, алар турында 2014 елда шундый ук исемле документаль фильм чыккан иде. Төп рольләрдә Элизабет Мосс, Уилл Арнетт һәм Риз Дэрби.

17. Дюна 2 (Dune: Part Two)

  • Дөнья премьерасы 1 ноябрьгә билгеләнгән

Дени Вильнёвның Фрэнк Герберт әсәрләре нигезендә төшерелгән чүл блокбастеры дәвамы. Фильм үзәгендә – яшь Пол Атрейдес (Тимоти Шаламе), ул аның гаиләсен үтерүчеләргә үчне әзерли. Сиквелда мөһим рольне Чани (Зендея) башкарачак.

Фильм янә "йолдызлы" актерлар белән шаккатыра: Ребекка Фергюсон, Хавьер Бардем, Кристофер Уокен, Стеллан Скарсгард, Дэйв Батиста һәм башкалар.

Дюна фильмыннан өзек:

18. Үрмәкүч-кеше: үрмәкүч галәмнәре аша
(Spider-Man: Across the Spider-Verse)

  • Дөнья премьерасы 22 ноябрьгә билгеләнгән

2018 елда Үрмәкүч-кеше турында анимацион фильм чыккач, ул зур популярлык яулап, инноватив анимациясе белән шау-шу тудырды. Аның ике өлештән торачак дәвамы чыгачагы билгеле булды. Быел дәвамның беренче өлеше дөнья күрә.

Майлз Моралес исемле яшүсмер бу юлы үрмәкүчләр галәмнәренә сәяхәт итә һәм супер каһарманнның төрле вариантлары белән очраша. Бу юлы аңа дуслары белән галәмнәр арасында порталлар ача алган Тап исемле дошманга каршы көрәшергә туры киләчәк.

Сиквелның икенче өлеше дә инде әзер диярлек, ул 2024 елның язында дөнья күрәрәчк дип көтелә.

19. Вилли Вонка (Wonka)

  • Дөнья премьерасы 15 декабрьгә билгеләнгән

"Чарли һәм шоколад фабрикасы" классик әкиятнең чираттагы яңа экранизациясе. Бу юлы аны Пол Кинг төшерә, ул киң тамашачыга Паддингтон исемле аю турында ике фильм белән таныш.

Кино шоколад магнаты Вилли Вонканың яшьлеген тасвирлаячак, яшь герой ролендә – Тимоти Шаламе. Фильмда шулай ук Оливия Колман, Салли Хокинс, Роуэн Аткинсон, Мэтт Лукас һәм башкалар уйный.

Фильм төшерү барышыннан кыска өзек:

20. Аквамен һәм югалган патшалык (Aquaman and the Lost Kingdom)

  • Дөнья премьерасы 25 декабрьгә билгеләнгән

Беренче фильм дөньяда 1 миллиард доллардан күбрәк акча җыйгач, аның дәвамы чыгачагына шик юк иде. Бу юлы кино төшерүне хоррор-режиссер Джеймс Ванга тапшырганнар.

Аквамен (Джейсон Момоа) дуслары белән бергә Атлантиданы (су асты патшалыгын) чираттагы һөҗүмнән яклаячаклар. Моның өчен аңа кардәше, хыянәтче Ормнан ярдәм сорарга туры киләчәк. Яхья Габдел-Мәтин II исә Кара Манта дошман ролен башкарачак.

Бу фильм DC комикс дөньясы галәмен яңадан башлап җибәрү алдыннан соңгы кино булачак дип көтелә.

Фанатлар әзерләгән концепт-трейлер:

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG