Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы Оскар премиясеннән карарга тиешле 7 фильм


10 март көнне Лос-Анджелеста 96нчы тапкыр "Оскар" премиясен тапшыру тантанасы уза. Бу вакыйга алдыннан без бу премиягә төрле номинацияләрдә тәкъдим ителгән иң кызыклы 7 фильмны тәкъдим итәргә булдык.

Оскар кинопремиясен тапшыру тантанасы Казан вакыты белән 11 март көнне төнге 2дә башланачак. Рәсми трансляция ABC каналында узачак, аны шулай ук Hulu, Live TV, YouTubeTV, AT&T TV һәм FuboTV стримминг-хезмәтләрендә карап булачак. Бу стримминглар түләүле, ләкин күбесе бушлай сынау вакытын тәкъдим итә.

Русиядә "Оскар"ның туры трансляциясен күрсәтмәячәкләр. Соңгы тапкыр аны рәсми рәвештә 2021 елда күрсәттеләр.

Быел премиягә тәкъдим ителгән иң кызыклы фильмнар нинди? Ял көннәрендә нәрсәләр карап була? Азатлык "Киноханә"сеннән 7 фильм.

1. Оппенһеймер (Oppenheimer)

Быелгы премиягә төп намзәт. Ул 14 (!) номинациядә бүләккә тәкъдим ителгән: иң яхшы фильм, иң яхшы режиссер, иң яхшы ир-ат роле, оператор эше, сценарий һәм башкалар. Букмекерлар да Оскар төнендә бу кино күп бүләкләр җыячак дип фаразлый.

Фильмны танылган режиссер һәм сценарист Кристофер Нолан төшергән. Бу атом коралын булдырган Дж. Роберт Оппенһеймер турында триллер төсмерле биографик фильм. Оппенһеймер – икенче дөнья сугышы вакытында атом коралын булдыру төркемен җитәкләгән американ галиме.

Узган ел ниндидер могҗиза белән сезне Оппенһеймер шаукымы урап узса һәм сез аны әлегә караман булсагыз, бу кинога игътибар итәргә киңәш итәбез.

2. Мескеннәр (Poor Things)

Номинацияләр саны белән Оппенһеймердан аз гына калышкан фильм, ул 11 номинациядә Оскарга дәгъвалый: иң яхшы фильм, режиссер, хатын-кыз роле, рәссам эше, костюмнар һәм башкалар.

Кино Викториан чорындагы Лондонны сурәтли. Акылдан язган хирург күпердән Темза елгасына сикерергә җыенган хатын-кызны тотып ала һәм аңа тумаган баланың баш миен күчереп утырта. Белла исемле хатын-кыз башта йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнә, ләкин барысын да тиз отып ала. Беллага бай юрист күзе төшә һәм ул аны сәяхәткә алып чыга.

Бер үк вакытта драма һәм комедия жанрындагы бу кинода төп рольне Эмма Стоун уйный. Ярдәмчел рольләрдә Уильям Дефо һәм
Марк Руффало кебек актерларны күреп була. Фильм рейтингы – R, димәк, 18 яшькә кадәр аны карау киңәш ителми.

3. Чәчәкле айны үтерүчеләр (Killers of the Flower Moon)

Беренче дөнья сугышы тәмам. Франциядә пешекче булып хезмәт иткән Эрнест Беркхарт Оклахома штатына килә. Монда үз җирендә нефть табылганга кинәт баеп киткән индиан кабиләсе яши. Шунда ук яшәгән Эрнестның туганы Уильям Хейл аны индиан гаиләсеннән бер кызга өйләндерергә тели. Төп теләге – гаилә башлыгы Эрнестка күчү. Ләкин моның өчен берничә кешенең үлүе кирәк.

Соңгы елларда Оскар премиясенә еш кына стримминг-хезмәтләр өчен төшерелгән кинолар тәкъдим ителә. Бу фильмны Apple TV+ өчен танылган Мартин Скорсезе төшергән. Төп рольләрдә исә Леонардо ДиКаприо, Роберт Де Ниро, Лили Гладстоун һәм башкалар.

Фильм Оскарга 10 номинациядә тәкъдим ителгән, төп номинацияләрдән тыш ул рәссам эше, костюм, монтаж, саундтрэк һәм башка бүләкләргә дәгъвалый.

4. Барби (Barbie)

Әлбәттә, узган елның иң кассалы һәм шау-шулы фильмы да Оскарны урап узмады, ләкин, дөресен әйтергә кирәк, ул көтелгән күп кенә номинациядән мәхрүм калды, алар арасына Марго Роббига дип фаразланган иң яхшы хатын-кыз роле номинациясе кермәде. Кино барлыгы 8 бүләккә дәгъва итә, ләкин букмекерлар аңа зур уңышлар фаразламый.

Фильм популяр Барби исемле курчакны тасвирлый. Ул уйлап табылган Барбиленд шәһәрендә яши, аның һәр көне идеаль. Тик бер көнне курчак үлем турында уйлана һәм кинәт аның тормышы үзгәрә башлый. Үзгәрешләрне аңлар өчен Барбига чын дөньяга барырга һәм анда үз хуҗасын табарга кирәк.

5. Кар җәмгыяте (La sociedad de la nieve)

1972 елда Уругвай регби такымы Монтевидеодан Сантьягога оча. Очкычта – 45 юлчы, спортчылар һәм аларның дуслары, туганнары. Анд таулары өстеннән очканда очкыч казага юлыга һәм карлы җиргә килеп төшә. 30лап кеше исән кала, ләкин ярдәм күренми.

Бу фильм чын вакыйгаларга нигезләнгән. Аңа багышланган берничә фильм инде төшерелгән булган, китап та язылган. Яшәеш һәм үлем турында бу драманы узган елны Netflix та төшергән.

Фильм иң яхшы халыкара фильм ("иң яхшы чит ил фильмы" номинациясе хәзер шулай атала) бүләгенә дәгъва итә.

6. Малай һәм кош (Kimitachi wa Dou Ikiru ka)

Иң яхшы анимацион фильмга 5 кино дәгъва итә. Букмекерлар җиңүне Үрмәкүч-кеше турында яңа анимацион фильмга бирә, һәм ул чыннан да мультипликация дөньясында яңа күренеш. Без сезгә ул кино турында инде сөйләгән идек, шуңа күрә бу категориядән башка мультфильмны киңәш итик.

Танылган япон режиссеры Хаяо Миядзаки инде берничә тапкыр эштән китәчәген игълан итсә дә, барыбер мультипликация дөньясына кайта, һәм бу аның эшен никадәр яратуын күрсәтә. Узган елны аның "Малай һәм кош" исемле мультфильмы чыкты, һәм ул аудиториядә дә җылы кабул ителеп, берничә зур премиягә ия булды, алар арасында "Алтын глобус" бүләге дә бар.

Махито исемле малай әнисен бик нык сагына һәм аны күрер өчен теге дөньяга, куркыныч сәфәргә кузгалырга була. Бу сәфәрдә юлны аңа серле челән кошы күрәсәтәчәк.

7. Индиана Джонс һәм язмыш сәгате
(Indiana Jones and the Dial of Destiny)

Ахырда мейнстримлы киноны да киңәш итик. Бу фильмны тәкъдим итүебез юкка түгел, чөнки быел бу фильм өчен композитор Джон Уильямс инде 54нче тапкыр Оскар премиясенә тәкъдим ителә. Аннан күбрәк бу бүләккә Уолт Дисней гына дәгъва итте (59 тапкыр). Шуңа күрә бу фильны ни өчен карарга дисәгез, кимендә Уильямсның кабатланмас саундтрэгы өчен дип җавап бирербез.

Киноның үзенә килгәндә, бу танылган археолог Индиана Джонс турында фильм сериясен торгызу омтылышы. Фильм вакыйгалары 1969 елда, галәмгә чыгу узышы һәм салкын сугыш шартларында бара. Джонс һәм аның туганы Һелена НАСАда эшләүче элекке нациларга каршы көрәшә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG