Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ибн Фадлан" уңышы. "Тарихи һәм дини фильмнарга ихтыяҗ зур"


Казан фестивалендә "Ибн Фадлан" фильмын күрсәтү
Казан фестивалендә "Ибн Фадлан" фильмын күрсәтү

Казанда узган мөселман киносы фестивалендә "Ибн Фадлан" фильмы тамашачыда зур кызыксыну уятты. Моның сәбәбе нәрсәдә? Фильмда тарихтан тайпылу юкмы? Ни өчен кинога башкортлар керми калган? Алга таба ул прокатка чыгачакмы? Фильмның режиссеры Айназ Мөхәммәтҗанов белән шулар хакында сөйләштек.

Узган атна Казанда мөселман киносы фестивале тәмамланды. Фестивальның ачышы дип Татарстанда төшерелгән "Ибн Фадлан" фильмы танылды. Аның авторларына "Вакыйганың тарихи әһәмиятен гәүдәләндергән өчен" бүләк тапшырылды.

"Ибн Фадлан" халыкта зур кызыксыну уятты. Тамашачы соравы белән фильм өстәмә өч залда күрсәтелде. Социаль челтәрләрдә киноны карар өчен зур чиратлар җыелуын күрергә була иде. Фильмны меңнән артык кеше караган дип хәбәр ителде.

Документаль-нәфис фильм Ибн Фадланның сәяхәтнамәсе нигезендә төшерелгән. Анда Багдад хәлифәте илчесенең Идел буе Болгар дәүләтенә сәфәр кылуы, 922 елда Болгарда ислам дине кабул ителүе тасвирлана. Кинода нәфис фильм күренешләре белән документаль өлешләр үрелеп бирелгән. Х гасырдагы вакыйгалар турында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев, Русия дәүләт эрмитажы мөдире Михаил Пиотровский, Тарих институты мөдире Радик Салихов, тарихчы Фаяз Хуҗин сөйли.

Фильмны "Хозур" нәшрият йорты төшергән. Аның режиссерлары – Айназ Мөхәммәтҗанов (фильмның документаль өлешенә җаваплы) һәм Рәмис Нәҗмиев (нәфис фильм өлешенә).

Фильмга тамашачылар тарафыннан булган кызыксыну нәрсә хакында сөйли? Русия хакимияте контролендәге оешмалар кушуы белән төшерелгән фильмда тарихтан тайпылу юкмы? Ни өчен кинога башкортлар керми калган? Алга таба ул прокатка чыгачакмы? Айназ Мөхәммәтҗанов Азатлык сорауларына җавап бирде.

— "Ибн Фадлан" фильмына мондый кызыксынуны нәрсә белән аңлатасыз?

Айназ Мөхәммәтҗанов
Айназ Мөхәммәтҗанов

— Мондый ажиотажның сәбәбе – халкыбызда тарихи һәм дини фильмнарга зур ихтыяҗ булуында. Кызганыч, бездә тарихи фильмнар бик аз. Тарихка тирән кереп күрсәткән кинолар гомумән булмады. Элегрәк "Исә Болгар җилләре" фильмы төшерелгән иде. Ул тамашачыга барып җитмәде. Шул вакыттан бирле кино төшерүнең технологиясе шактый үзгәрде. Бүгенге кинематография теле белән төшерелгән тарихи фильмнар юк. Кызыксынуның тагын бер сәбәбе – Идел Болгарының ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтүебездә. Һәр яктан бу тема яңгырап тора. Шуңа күрә бу вакыйгага багышлап төшерелгән фильмга игътибар булуы табигый хәл.

— Татар театрларында тарихи катлаулы темаларга ихтыяҗ зур түгел диләр.

— Мин театрал түгел. Аның кануннарын, мантыйгын тасвирлый алмыйм. Бәлки театр һәм кино тамашачысы аерыладыр.

— Кинофестивальгә нигездә татар кешеләре йөри. Әмма фильм урыс телендә генә эшләнде. Ни өчен татарча булмады?

— Фестивальгә татар кешесе генә түгел, башка милләт вәкилләре дә йөри, татарчасын белмәгән татар кешеләре дә бар. Шулай да фильмның урыс телендә эшләнүенең төп сәбәбе – "Русия – ислам дөньясы" стратегик төркеме һәм Мәскәүдәге ислам мәдәниятенә ярдәм итү фонды кушуы белән төшерелүендә. Безнең техник биремдә фильмны урыс телендә эшләргә кушылды. Әгәр дә аны Татарстан төшергән булса, татар телендә эшләү таләбе куярга булыр иде. Минемчә, фильм татар теленә тәрҗемә ителсә, тарихчыларны да татарча сөйләтсәк, бу бик уңай күренеш булачак. Бүген татар телендә мондый контент җитми.

Әлеге фильмның аудиториясе татарлар һәм Татарстан белән генә чикләнми

Әлеге фильмның аудиториясе татарлар һәм Татарстан белән генә чикләнми. Гомумән, без аны Русиядәге мөселманнар өчен төшердек. Мәскәү, Башкортстан, Төньяк Кавказ республикалары да бу фильмны күрер дип өметләнәбез. Фильмга кызыксыну гарәп илләреннән дә булырга тиеш. Алар Ибн Фадланны беләләр, яраталар, аның турында интернетта лекцияләр шактый. Бәлки безнең фильм гарәп һәм инглиз теленә дә тәрҗемә ителер. Һәрхәлдә, субтитрлар ярдәмендә булса да эшләргә кирәк дип уйлыйбыз.

— Фильмның форматы – документаль-нәфис фильм. Ни өчен мондый форматка тукталдыгыз? Нәфис фильм буларак кына төшереп була идеме?

— Дөньяда мондый формат фәнни-популяр фильмнарга хас. Ләкин Татарстанда бу рәвешле төшерелгән кинолар аз. Безнең фильм үзенең тарихка тирән кереп китүе белән дә уникаль. Нәфис фильм гына төшереп була идеме? Була иде. Әмма безнең төрле чикләүләребез булды: вакыт, финанс чикләве һәм кинематографистларыбызның тәҗрибәсе җитеп бетмәве. Фильмны эшләп чыгарыр өчен бер ел бар иде. Бу вакыт эчендә сценарий язу, әзерлек эшләрен башлау, кием тегү, локация табу, кастинг үткәрү, репетицияләр уздыру, фильмны төшерү, аннан соң постпродакшн, компьютер графикасын ясап өлгерергә кирәк иде. Тулы метрлы тарихи фильмны бер ел эчендә генә эшләп булмый. Шуңа күрә без аңа документаль өлешен өстәдек. Аның үз кыенлыклары булса да, җитештерү ягыннан ул җиңелрәк эшләнә. Безнең алда фильмны 20 майга өлгертү максаты торды.

— Фильмның бюджеты нинди?

— Мин килешү нигезендә бу мәгълүматны бирә алмыйм. "Хозур" нәшриятына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— Әлеге фильм ислам мәдәниятенә ярдәм итү фонды һәм "Русия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеме ярдәме белән төшерелде. Бу Русия хакимияте контролендәге оешмалар. Фильм концепциясенә басым, нәтиҗәдә, тарихтан тайпылу булмадымы? Мәскәүдә төшерелгән тарихи фильмнарда татарлар кыргый итеп, милли тарих пычратып күрсәтелә бит.

Фильмда тарихтан тайпылу юк дип саныйм

— Гомумән, тарихтан тайпылу юк дип саныйм. Фильмны төшерттерүчеләрдән аерым басым, директивалар ясау булмады. Без тарихчылар, экспертлар белән киңәшләшеп эш иттек. Сәхнәләштерелгән нәфис өлешендә ниндидер уйлап табылган әйберләр керттек. Әмма аларның берсе дә Ибн Фадланның рисаләсенә каршы килми, ягъни ниндидер яңа детальләр, яңа персонажлар Ибн Фадланның сөйләгән сүзләренә хилафлык китерми. Документаль өлешендә сүзне экспертларга бирдек.

— Тарихчылар моны ничек бәяләде? Фильм ни кадәр фәнни чынбарлыкка туры килә?

— Алар безнең эшне югары бәяләде. Нәфис фильм өлешенә карата да үз фикерләрен әйттеләр. Илтабар Алмыш белән Ибн Фадлан образларын бик ошаттылар, үзләре дә аларны шул рәвешле күзаллаган. Бу бик киң тема. Ибн Фадланның үз сәяхәте, аның Болгар җирендә күргән вакыйгалары, чынбарлыгы бу фильмга гына сыеп бетә алмый. Без күбрәк Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Болгар хәлифәтенә һәм ислам цивилизациясенә керүенә игътибар иттек. Әмма фәнни яктан да, иҗади яктан да әле тагын күп эшләр башкарып була.

— Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин фильм Башкортстанда да төшерелергә тиеш дигән иде. Ул Ибн Фадлан сәяхәтнамәсендә башкорт факторына игътибар итә. Фильмда башкортлар да бармы?

Болгарлар тормышына күбрәк игътибар бирергә тырыштык

— Без бу хакта ишеткән идек. Әмма ул вакытта эшебез башланган иде инде. Без үз концепциябез нигезендә эшебезне дәвам иттек. Фильмга башкортлар, угызлар һәм Ибн Фадланның тагын кайбер сәяхәт өлеше кермәде. Әлбәттә, алар булса, тагын да кызыграк һәм тулырак булыр иде. Без, беренче чиратта, болгарларның тормышына күбрәк игътибар бирергә тырыштык. Әгәр дә сәяхәтне тулысынча күрсәтсәк, бер ел вакыт җитмәс иде. Монда бит киемнәр, локацияләр булдырырга кирәк. Шуңа күрә башкортлар белән угызларны кертмәдек.

— Сез бер интервьюда Татарстанда белгечләр җитми дип белдердегез. Кемнәр җитмәде, аларны кайдан чакырдыгыз? Татарстан кинематографиясен ничек бәялисез. Республиканың зур проектка алынырга көче бармы?

— Татарстанда белгечләр юк дип әйтә алмыйм, әмма зур проектларга алынырга тәҗрибә җитеп бетми. Булган белгечләр дә аз. Һәрберсенең көчле яклары бар. Без читтән белгечләрне чакырмадык диярлек. Kazan Expo павильонында компьютер графикасы белән төшергәндә хәлиф хатын уку сәхнәсе өчен Мәскәүдән ут куючылар килде. Ут куючының бригадиры нижгар татары иде. Башка белгечләргә килгәндә, булганнары белән эшләдек. Алар зур тәҗрибә алды. Әйе, читтән чакыру фикере бар иде. Әмма Мәскәү белгечләренең ихтыяҗларын, сораган гонорарларын безнең фильм бюджеты тәэмин итә алмый.

Татарстан кинематографиясе зур фильмнар төшерергә әзер, ләкин дәүләт ягыннан ярдәм кирәк

Минемчә, Татарстан кинематографиясе зур фильмнар төшерергә әзер. Ләкин монда дәүләт тарафыннан да игътибар булырга тиеш. Мондый проектлар шәхси оешмалар белән генә эшләнми. Дәүләт ягыннан аңлау, ярдәм кирәк. Үзебезне дөньяга таныту өчен бу зур һәм көчле ресурс була алыр иде. Татарстанда җитмәгән белгечләрне Мәскәүдән генә түгел, Үзбәкстаннан да җәлеп иттек. Без фильмның бер өлешен анда төшердек. Эш гонорарлар мәсьәләсендә генә түгел, үзбәк белгечләренең менталитеты безгә якынрак булуында. Алар динне, тарихны аңлый. Киләчәктә мондый проектлар булса, мин Үзбәкстан һәм Казакъстан белгечләре белән эшләр идем. Аларның тарихи фильмнарны төшерүдә тәҗрибәсе бар.

Әгәр дә Татарстан кинематографиясе кластер буларак оештырылса, ул республикага финанс яктан да файда китерерлек бер өлкә була ала. Кинематография – ул бизнес, индустрия. Дәүләт аңа шулай караса, икътисадка да файдалы булачак.

— Алга таба бу фильм прокатка чыгачакмы? Русия шәһәрләрендә, Татарстан районнарында күрсәтү нияте бармы?

— Бу фильмның хокуклары "Хозур" нәшриятында. Хәзер прокатка чыгару, яисә интернет һәм телевидение аша халыкка җиткерү турында фикер алышу бара.

Шуны әйтергә кирәк, прокатчылар тарафыннан кызыксыну булды. Билет сатып фильмны күрсәтеп булыр микән дигән сорау күтәрелде. Русиянең башка шәһәреннән мөрәҗәгатьләр килә.

— Фильмның дәвамы турында уйлыйбыз дип әйттегез. Аны сез ничек күрәсез?

— Безгә тамашачылар килеп, бу фильмның дәвамын күрергә телибез дип әйттеләр. Без, бигрәк тә сценаристлар, бу турыда уйлый башладык. Буламы, юкмы – бездән генә тормый. Бүген ике юлны күрәбез. Беренчесе – Spin-off, ягъни аерым бер персонажның кыйссасын сөйләү. Бу вакытта Ибн Фадлан, Алмыш хан фон булып калачак. Ул тулы метрлы нәфис була алыр иде. Икенче юл – мини-сериал төшерү. Бу проектта төшерелгән сәхнәләр тулысынча сериалга кереп китә, документаль өлешләре урынына уен сәхнәләре пәйда булачак.

— Бүген Русиядә Алтын Урда һаман да дошман дәүләт буларак тасвирлана. Бу темага алынырга теләгегез бармы?

Алтын Урданың чынбарлыгын төшергән фильм, яисә мини-сериал эшләнсә яхшы булыр иде

— Алтын Урда темасы бик кызык. Бүген Русиядә бу тарихка багышланган фильмнар татар тамашачысын да, Алтын Урдадан чыккан башка халыкларны да канәгатьләндерми. Алтын Урданың чынбарлыгын төшергән фильм, яисә мини-сериал эшләнсә яхшы булыр иде. Аны турыдан-туры Алтын Урда турында түгел, шул чорның чынбарлыгын күрсәтеп төшергә була. Ниндидер шәхси драма турында сөйләргә, экшен да өстәргә мөмкин. Алтын Урда чорындагы кыйссаларны төшерү кызык булыр иде дип уйлыйм. Минем андый уйларым бар. Мәсәлән, Казан һәм Кырым ханлыклары арасындагы бер сәяхәт турында бер сценарий яза башлаган идем. Әмма "Ибн Фадлан" башлангач, ул эш туктап калды.

— Украинадагы вакыйгалардан соң Русиядән көнбатыш кинолары китте. Моның белән беррәттән фильм төшерү технологияләрен алуга, фикер алмашуга юллар ябыла. Бу татар киносына нинди кыенлыклар тудыра?

— Минемчә, татар киносының кыенлыклары дөньядагы процесслардан шактый ерак. Монда күбрәк эчке проблемнарны хәл итәргә кирәк. Киң дөньяга чыгу, көнбатыш кинолары белән бәйле мәсьәләләр әлегә безгә турыдан-туры кагылмый. Бәлки кинотеатрларда кытлык булуы безнең фильмнарны киңрәк күрсәтүгә китерер. Әмма прокат мәсьәләсе ул башка тармак.

Татар киносының киләчәге көнбатыш белән түгел, ә көнчыгыш белән булырга тиеш

Миңа калса, татар киносының киләчәге көнбатыш белән түгел, ә көнчыгыш – Урта Азия, Иран белән булырга тиеш. Алар белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Татарстанда мөмкинлек булса, ниндидер яңалыклар булдырырга мөмкин. Кытайның да шактый алга киткән технологияләре бар. Әмма шуны аңларга кирәк, Һолливудтан да, Болливудтан да, Кытайдан да безнең эшне беркем килеп эшләмәячәк. Үзебез генә эшләсәк, фильмнар төшереп була.

Белешмә: Ибн Фадлан

Ибн Фадлан яки Әхмәд ибн әл-Габбас ибн Рәшид әл Багдади — X гасыр мәшһүр гарәп сәяхәтчесе һәм язучы. Багдад хәлифәсе әл-Моктәдир сараенда хезмәт иткән. 921-922 елларда Багдад хәлифәсенең Болгарга илчелеге сәркатибе. Сәяхәтнамәсендә Урта Азия, Идел һәм Урал төбәгендә яшәүче болгар, хәзәр, башкорт, төрекмән, урыс (викинг), коми һәм башка халыкларның тормышы һәм гореф-гадәтләре хакында кыйммәтле мәгълүматлар туплаган.

XX йөз башында Ризаэтдин Фәхретдин ибн Фадлан язмаларын татар теленә тәрҗемә итә (1993 елда нәшер ителә). Сәяхәтнамәнең тулырак нөсхәсен Әхмәтзәки Вәлиди 1923 елда Ирандагы Мәшһәд шәһәре китапханәсендә таба. 2012 елда Әнвәр Хәйри сәяхәтнамәнең төзәтелгән иң тулы нөсхәсен татар һәм урыс телләренә тәрҗемә итеп чыгара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG