Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел Болгары варислары — чуашлармы, татарлармы?


Болгар күренеше
Болгар күренеше

Идел Болгарының төп варислары — чуашлар дип раслаучы бер төркем чуаш җәмәгатьчелеге Чабаксарда һәйкәл куеп, бу фикерне ныгыту өчен көрәшә. Татар тарихчысы һәм археологы Болгар мирасын бергәләп өйрәнергә чакыра.

Танылган чуаш рәссамы, сынчы һәм язучы Николай Кондрашкин җитәкчелегендә бер төркем чуаш активисты инде ун елдан артык Чуашстан башкаласы Чабаксарда чуаш халкының мәшһүр улларына һәйкәлләр кую өчен көрәшә. Беренче чиратта алар VIII-XI гасырда Азак (Азов) диңгезе буендагы Бөек Болгар дәүләтенә нигез салучы саналган Кубрат ханга Чабаксарда һәйкәл куярга тели. "Idel.Реалии" Николай Кондрашкин белән сөйләшкән.

Николай Кондрашкин сыннар белән
Николай Кондрашкин сыннар белән

— Соңгы арада сез Чабаксарда, Идел ярында Кубрат ханга һәйкәл кую өчен көрәшеп киләсез. Җирле хакимият сезнең бу проектны хуплыймы?

— Әлегә юк. Болгар-чуаш халкыбызның үзаңын уяту һәм тарихи хәтерен саклау өчен коллегалар белән үз проектларыбызны тәкъдим итәбез, мастер-класслар уздырабыз, Сембер һәм Чабаксарда күргәзмәләр оештырабыз. Чуаш милли фәннәр сәнгать академиясе президенты Евгений Ерагин бу һәйкәлне Чуашстан башкаласында урнаштыруның мөһимлеген дәлилләп, Чуашстан башлыгына, республиканың мәдәният министрына, Чуаш милли конгрессы президентына, Чабаксар шәһәр башлыгына хатлар юллады — җавап көтәбез.

Чуашлар Идел Болгары варислары буларак әле һаман да бөек Кубрат телендә сөйләшүче бердәнбер халык

Чуашлар Бөек Болгардан чыккан, без — Идел Болгары варислары. Моны нигә яшерергә? Болгар-чуаш халкының милли мәдәнияте һәм үзаңы акрынлап югалуын күреп йөрәк әрни. Күп кенә чуашлар хәтта Кубратның кем булуын да белми, ә Кубрат хан бит ул — болгар халыкларын берләштерә торган символ. Чуашлар Бөек Болгар һәм Идел Болгары варислары буларак әле һаман да бөек Кубрат телендә сөйләшүче бердәнбер халык. Аның башка варислары, Казан татарлары һәм Дунай болгарлары инде күптән башка телгә күчкән.

Николай Кондрашкин ясаган Кубрат хан сыны
Николай Кондрашкин ясаган Кубрат хан сыны

— Шулай да, Кубрат чуашлардан ераграк, бәлки Чабаксарга Кубратның улы, Идел Болгарына нигез салучы саналган Котраг күбрәк туры киләдер?

— Эзлекле булырга кирәк. Кубрат — безнең бөек борынгы бабабыз. Ә Котраг — аның улы, көмеш болгарларның җитәкчесе, үз халкын Иделгә алып китүче. Бездә "Арба аттан алда бармый" диләр. Бөек Болгардан чыкканнарга Кубратнең үз варисларына әйтеп калдырган васыятен онытмаска кирәк: "Вăй — пĕрлĕхре!" ("Бердәмлектә — көч!"). Бу — күрше тугандаш халыклар, Кубрат варислары белән дуслык һәм татулыкның төп нигезе.

Кубратның сыны якын арада Чуашстан республикасында лаеклы урынын алыр дип өметләгәм. Әлеге проектларның үсеп килүче буында милли горурлык һәм ватанпәрвәрлек хисен күтәрү өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаучы җитәкчеләр һәм меценатлар белән без бу мәсьәләдә уртак фикердә һәм аларның ярдәмен тоябыз. Ә халык юлбашчысы Котрагның үз варислары илендә, Чуашстанда атка атланган сыны язмышы дәүләт кешеләренең, район җитәкчеләренең һәм чуаш меценатларының карамагына кала.

Николай Кондрашкин ясаган Котраг сыны
Николай Кондрашкин ясаган Котраг сыны

Котрагның атлы сынын Чабаксарда урнаштыру кире кагылса, шәһәр шурасына "Югалучы хәтер" композициясен тәкъдим итәргә җыенам. Анда бөек нәсел варисы образсыз һәм йөзсез, атка атланган, куллары артка каерып бәйләнгән итеп сурәтләнә. Һәм ул бушлыкка карап тора. Бу гомернең тиз агуын, бернәрсәнең дә мәңгелек булмавын, тирә якта бар нәрсәнең үзгәрүен, бер халәттән икенчесенә күчүен искә төшереп торачак.

Урын буш тормый. Ягъни бүген без үз проектыбызны гамәлгә ашырмасак, Котрагка һәйкәл куймасак, ул урында чуашныкы булмаган башка берәр нәрсә барлыкка киләчәк.

— Чуаш тарихыннан персонажларны нәрсәгә карап сайлап аласыз? Идеяләрне кем тәкъдим итә?

— Сюжетларны тарих төпкеленнән алам. Күбрәк дустым, Чуашстанның халык рәссамы Владимир Агеевның график хезмәтләренә, аның бүгенге чуаш язучылары китапларына, мәсәлән Михаил Юхманың чуаш мифологиясе тупланмасына ясаган иллюстрацияләренә нигезләнәм.

Ун ел элек без Владимир Агеев белән чуаш халкын яклаучы Негей образын булдырдык һәм аның һәйкәлен Чуашстанның Красночетай районындагы Хоршеваши авылында урнаштырдык. Емельян Пугачевның патша изүенә каршы күтәрелүе белән бәйле мәгълүм канлы вакыйгалар нәкъ менә шунда булган. Башка каһараманнарның һәм мәшһүр кешеләрнең (Кубрат, Котраг, Петр Дементьев, Николай Ашмарин) коллегалары тәкъдим иткән, Чуаш аксакаллары үзәк шурасы һәм Чуаш милли фәннәр һәм сәнгать академиясе белән килештерелгән портретлары да шулай барлыкка килде. Чуаш проектларын алар белән эшләү җиңелрәк, чөнки мин үзем дә Милли академия президиумы һәм Аксакаллар шурасы әгъзасы.

— 2013 елда сез Татарстандагы Болгар шәһәрендә борынгы таш китапларның — Идел Болгарының "Көмеш руны"ның, кирәксез экспонатлар буларак, хәрабәләр арасына чыгарып ташлануы һәм туристлар аягы астында булуы турында чаң каккан идегез. Ул хәл ничек тәмамланды?

Шуның аркасында без Татарстанда болгар халкының варислары турында тарихи дөреслекне яклау мәсьәләсендә күршеләребез белән уртак тел таба алмыйбыз

— Бу чыннан да шулай. Ваемсызлык һәм вандализм битараф булмаганнарның күңеленә тия, бигрәк туган халкыңның тарихына һәм мәдәниятенә бәйле борынгы һәйкәлләргә килгәндә. Әмма бүген мине һәм коллегаларымны республикабыз җитәкчеләренең дәшмәве күбрәк борчый. Алар Болгардагы тарихи-архитектура музей-тыюлыгында чуаш этносы һәм Идел Болгары турында тарихи дөреслекне саклау проектларына күз йома. Шуның аркасында без Татарстанда болгар халкының варислары турында тарихи дөреслекне яклау мәсьәләсендә күршеләребез белән уртак тел таба алмыйбыз.

Ничек инде Болгарда чуаш документларына һәм артефактларына лаеклы урын табылмаган? Алайса, әйдәгез, болгар-чуашларның бөек борынгы бабасы Кубрат әйтеп калдырган сүзләрне, халыкны кече ыруларга бүлмәскә, дус һәм тату булып яшәргә дигән васыятен истә тотыйк һәм үз республикабызда ачык һавада үз музеебызны булдырыйк.

Николай Кондрашкин

Николай Кондрашкин — 1949 елда туган, чуаш рәссамы, сынчы, Чуаш язучылар берлеге әгъзасы, Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Чуаш милли фәннәр һәм сәнгать академиясе гамәли әгъзасы, 100дән артык иҗади һәм скульптур проектлар, 30дан артык китап авторы. Ул ясаган сыннар Татарстанда, Чуашстанда, Ульян өлкәсендә, Казакъстан, Латвия, Болгарстан һәм Кырымда урнаштырылган.

Идел Болгары дәүләтен өйрәнгән татар тарихчысы, археолог Фаяз Хуҗин, чуашларның килеп чыгышында болгарларның ролен кире какмаса да, тарихи казынулар һәм чыганаклар Кондрашкин әйткәннәрнең күбесе дөреслеккә туры килми дип белдерде Азатлыкка.

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

— Чуашлар үзләрен болгарлар дип саныйлар. Бу XX гасыр башыннан килә. Ул чакта тел галиме Николай Ашмариннан башланып китте ул. Һәм кайбер тел фактларыннан башка, моны дәлилләргә чуашларның бернинди нигезләре юк.

Беренчедән, Кубрат хан — ханмы ул? Аның статусы билгеле түгел. Хан дип әйтик инде. Бөек Болгар дәүләтен оештырган һәм 30 еллап аны идарә иткән хаким ул. Якынча 630нчы елларда Бөек Болгар дәүләте барлыкка килә һәм Кубрат хан 660нчы елларда үлгәч, бу дәүләт таркала. Бусы — тарихи факт. Документлар белән раслана.

Имеш аның 5 малае булган. Бусы — легенда. Әмма легенданың нигезендә фактлар ятадыр дип уйлыйбыз. Чөнки аның улы Аспарух Дунай якларына китеп, Балкандагы Болгарстан дәүләтен төзи. Ә Котраг исемле улы болгарларны җитәкләп безнең якларга Идел буйлап күтәрелгәнме — ул билгеле түгел. Фактлар белән расланмый. Тарихи материаллар юк. Шуңа күрә без Болгар дәүләте Котраг тарафыннан оештырылган дип әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә аңа Чуашстандамы, Татарстандамы һәйкәл куяр өчен дә тарихи нигез юк. Ул — легендага корылган бер нәрсә генә.

Бу телнең 50-60 проценты хәзерге татарга аңлашыла

Икенчедән, алар безне элек-электән инде, сез болгар телендә сөйләшмисез, сезнең тел башка, татар теле, ә татарлар алар монгол татарлары белән килгән халык диләр. Ягни, безнең Болгар дәүләтенә бернинди катнашыбыз юк имеш. Ә татар тарихчылары һәм беренче чиратта археологлар әйтә: Болгар дәүләте ул үзенә күрә урта гасырлар өчен үскән цивилизация булган. Болгар цивилизациясе — ислам цивилизациясе. Монда бернинди шик юк. Ә чуашларның культурасы — бөтенләй башка культура. Тел ягыннан да. VI-VIII гасырларда Төрк каганаты яши бит. Аларның теле рун язмаларында сакланып калган. Бу тел, безнең уйлавыбызча, Болгар теленә дә, хәзерге татар теленә дә якын. Аларны бит тәрҗемә иткәннәр, сүзлекләре бар. Бу телнең 50-60 проценты хәзерге татарга аңлашыла. Ә чуаш теле бөтенләй башка тел. Ул бик борынгы төрки тел булырга тиеш. Аның болгарларга катнашы юк. Кызганыч, безнең татар телчеләре бу мәсьәлә белән тирәнтен шөгыльләнми. Ә чуашларның без болгарлар дигән теориясе бары тик тел материалларына нигезләнгән.

— Археолог буларак, нинди дәлилләр китерер идегез?

— Археологиягә килсәк, Болгар истәлекләре бит күбесенчә, 90 проценты безнең Татарстан җирләрендә. Ульян, Самар өлкәсендә дә бар табылдыклар. Хәтта Пермь, Әстерхан якларына килеп чыга болгарлар. Без аларның археологик эзләрен бик тиз табып алабыз. Ә Чуашстан җирләренең күп өлешендә Болгар истәлекләре юк. Болгар истәлекләре Зөя елгасы бассейнында гына бар, ягъни хәзерге Чуашстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә. Ә калган җирләрдә юк. Булса, без әйтер идек, "Без — болгарлар" дип әйтергә нигезегез бар дип.

Без болгарлар культурасын күптән беләбез бит инде. XIX гасырдан башлап казып киләбез, өйрәнәбез, матди, рухи культурасын да күз алдына китерәбез. Ә чуашларныкы — бөтенләй икенче. Чуашларның болгарчы археологлары юк. "Без — болгарлар" дип йөргәч, димәк аларны өйрәнергә кирәк. Беренче чиратта археологик эзләрен. Йә язучылары, йә телчеләре болгарлар турында яза. Болгар тарихын чынлап өйрәнүче зур галимнәре юк Чуашстанның үзендә.

— Болгар мирасы мәсьәләсендә чуашлар белән уртак фикергә килү мөмкин дип уйлыйсызмы?

— Без алар белән артык талашып ятмыйбыз. Мәсьәләне гел тыныч кына хәл итәргә тырышабыз. Соңгы елларда бигрәк тә чуаш археологлары белән дуслашып киттек. Без аларга, әйдәгез, Суар шәһәрен бергәләп казыйк дибез. Алар моңа да бармыйлар. Чөнки X гасырның беренче чирегендә яшәгән Албалхи яза: Суарлар ислам динен тоталар ди. Суар шәһәренең үзәгендә Җәмиг мәчет тора. Тарихи материаллар да, археологик материаллар да чуашларның болгарлар булуын расламый.

Борынгы археологик, этнографик чыганакларны, тел материалларын өйрәнеп, бер фикергә килергә була

Әмма без кире какмыйбыз. Чуашларның килеп чыгышында болгарларының бераз роле бар. Алар катнашкан. Элек бит чикләр булмаган. Чуашларның борынгы бабалары да, татарларның борынгы бабалары да бергә яшәгән. Бер территориядә, тел, гадәт алмашып. Шуңа күрә болгарларның эзе бераз сизелә. Без моны кире какмыйбыз. Әмма бары чуашларда сакланып калган дип әйтә алмыйбыз. Без татарларның урта гасырдагы мадди һәм рухи мәдәниятендә болгарларның эзен сизәбез. X-XV гасырларда да. Без тарихны, археологияне өйрәнеп, үзебезне болгар культурасының дәвамчылары дип саныйбыз. Бу мәсьәлә күтәрелә икән, аны тикшерергә, өйрәнергә кирәк. Безгә чуашлар белән бергәрәк эшләргә кирәк. Элекке галимнәр үз фикерләреннән кире кайтмыйлар инде. Әле бит яшь галимнәр бар. Алар белән бергәләп эшләргә кирәк. Аларга көчләп үзебезнең фикерне тагу дигән сүз түгел. Борынгы археологик, этнографик чыганакларны, тел материалларын өйрәнеп, бер фикергә килергә була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG