Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның кино осталары татар киносына дәүләттән ярдәм булмауга зарлана


Кино төшерүчеләр Татарстанда милли фильмнарга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелмәвен, системлы эш корылмавын әйтә. Мисал өчен Якутия белән Башкортстанда бөтенләй башка вазгыять ди алар.

Татарстан кинематографчылары дәүләтнең татар фильмнарына ярдәм итмәвен тәнкыйтьләп чыкты. Бу хакта 28 июльдә "Исәнмесез" фильмының Шукшин һәм "Западные ворота" фестивальләрендә җиңү яулавы уңаеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат чарасында әйтелде.

Драматург һәм киносценарист Мансур Гыйләҗев сүзләренчә, "Исәнмесез" фильмына Казан мөселман фестивалендә зур бүләкләр бирелмәде. "Без дәүләт тарафыннан һәм хезмәттәшләрдән бер җылы сүз ишетмәдек", ди ул. Илшат Рәхимбайның краудфандинг платформасы аша акча җыеп төшергән "Микулай" фильмы белән дә шундый ук хәл.

"Аңа дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелми. Гәрчә, мин актер Виктор Сухоруковтан бик күп җылы сүзләр ишеттем. Ул сценарийны укып чыккач, бөтен планнарымны ташлап килдем диде. Аның графигы тыгыз, ул кинода да, театрда да уйный. Сухоруков катнашкач, Мәскәүнең башка танылган артистлары килде. Бу фильм матди яктан бик авыр бара. Бүген ул төшереп бетерелгән. Ләкин бурычлары бар. Мин ул фильмга ышанам һәм республикада аңа юл ачылуын телим", диде ул.

Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров "Микулай" кебек фильмга президент дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелергә тиеш дип саный.

"Хәзер хөкүмәт бу картинаны хупламыйча, юкка чыгарса? Аңа ярдәм президент дәрәҗәсендә булырга тиеш дип саныйм. Мин ул яшьләрнең проблемы белән таныш. Алар даими рәвештә акча, иганәчеләр эзли. Әйе, аларга акча бирелгән. Ләкин фильмның бюджеты 20 млн сум. Беренчедән, анда зур йолдызлар төште. Икенчедән, көчле оператор төркеме эшләде. Аларның 7 млн сумлык бурычы бар. Мин ничек бар, шулай әйтәм. Татарстан хөкүмәте аларны чакырырга һәм монда да кино төшереп булганны күрсәтергә тиеш. Энтузиазмда гына кино төшереп булмый. Башка кешеләр Мәскәүгә китеп, фильмны төшергән өчен көненә 120 мең сум түләячәкләр диячәк. Режиссер бер проект өчен 3-4 млн сум эшләячәк. Нәрсәгә кирәк бу проблем? "Микулай" – бездә системлы кино булачакны күрсәтүче индикатор", диде ул.

Ягъфәров Дәүләт шурасы яисә хөкүмәт дәрәҗәсендә эшче төркем булдырырга кирәк дип саный. Аның тәкъдимен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хуплаган. Ягъфәров Русиянең башка милли республикалары милли кинога зуррак ярдәм күрсәтә ди.

"Якутиядә кино турында канун кабул ителде. Башкортстан башлыгы 70 млн сумлык милли кино фонды булдырды. Бездә кем президентка беренче йөгереп җитте дигән систем булырга тиеш түгел. Профессиональ комиссия эшләргә тиеш", диде ул.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикеренчә, Татарстанда фильмнар төшерүдә систем булдырылмаган. Ул җәмәгатьчелеккә Татарстан президенты исеменә мөрәҗәгать юлларга тәкъдим итте.

"Барысы да республика җитәкчелеге ихтыярыннан тора. Әлегә бу мәсьәлә проект дәрәҗәсендә генә хәл ителә. Җитәкчелеккә проект кызык тоелса, ул финанслана. "Һолливуд", "Мосфильм"ның, кытай киноконцерны уңышы – күләм булуы белән бәйле. Ул булса, сыйфат та, фестиваль яисә прокатка чыгарлык проектлар да булачак", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG