Accessibility links

Сугыш йогынтысы: Көнбатыш киносы китте, татар-башкорт киносына өмет бармы?


Кино өлкәсендә эшләүчеләр чит ил киносының Русиядән китүен сөенеч хәл дип бәяләми, алар урынына татар-башкорт киносы килүгә зур өметләр багламый. Икътисадтагы проблемнар мәдәният өлкәсенә чыгымнарны да киметергә мәҗбүр итәргә мөмкин дип фаразлый.

Русиядән чит ил кино җитештерүчеләре китте. Walt Disney, Paramount, Warner Bros һәм Sony Русиянең Украинадагы хәрби гамәлләренә протест белдереп, үзләренең яңа фильмнарын Русия кинотеатрларына чыгармаячакларын белдерде. 2021 елда Русия кинотеатрларындагы касса акчаларының 70 проценты шушы дүрт киностудиягә туры килгән. Netflix стриминг платформасы да ябылды. Хәзер русияләр чит ил киноларын карый алмыймы? Чит ил кинолары урынына татар-башкорт-якут-удмурт киносы килерме, әллә һинд киноларымы? Азатлык кино өлкәсендә эшләүчеләр белән сөйләште

Көнбатыш киносы китүеннән кем күбрәк зыян күрә?

Әдилә Хәйбуллина
Әдилә Хәйбуллина

Казаннан кино белгече Әдилә Хәйбуллина сүзләренчә, иң беренче чиратта кинотеатрлар зыян күрәчәк. "Тамашачылар бездә чыкмаган фильмнарны каян карарга да, кайсын карарга да табачак. Русия тамашачысы Американың аерым продуктларына күнеккән, һәм башка яңа нәрсәне карарга ияләшкәнче, ул әлегә башка киноконтентны кабул итәргә әзер түгел. Ул кинотеатерларга азрак йөриячәк, кинотеатрлар зыян күрәчәк, бәлки, хәтта ябылырлар да. Күренеп тора – бу күбрәк кинотеатрларның проблемы", диде ул Азатлыкка.

Мәскәүдә яшәүче кинорежиссер Илшат Сәетов та кайбер кинотеатрлар ябылырга мөмкин дип саный.

— Кинотетарлар кассалары 90 процентка диярлек Һолливуд яки аның тирәсендәге кинолар белән тула иде. Алар пандемиядән соң юньләп аякка да басарга өлгермәде, шуңа күрә кинотеатрларның саны 40-50 процентка кимер дип фаразлыйм. Монда бер яктан дәүләт кинотеатрларының әһәмияте арта барачак. Казанда бу — "Мир", "Родина". Алар кинотетарларга җәлеп итү белән шөгыльләнәчәкләр, — диде Сәетов "Татарча подкастның" соңгы чыгарылышында.

Башкортстаннан кинорежиссер Рияз Исхаков кинотеатрга кеше башлыча чит ил киносы карарга йөри иде дип белдергән иде.

Рияз Исхаков
Рияз Исхаков

— Уфада, мәсәлән, иң зур экранлы һәм 3D проекцияле IMAX ябылды. Уфадагы иң яхшы заллы китотеатрлар ябылды. Ә хәзер анда карарлык нәрсә дә калмагач, нигә йөрергә? Кешеләр иң яхшы бюджетлы киноларны елларча көтә. Мәсәлән, мин үзем "Аватар"ның дәвамын инде күптәннән. 2022 елда аның бер юлы ике сериясе чыга дип вәгъдә иткәннәр иде. Хәзер Русиядә боларның берсе дә булмый дигән сүз. Кешеләр моны әле аңлап бетерми, — диде ул Азатлыкка.

Һолливуд кинолары урынына нинди кино киләчәк?

Русиядәге кинога булган ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен елына 150-200 җитди релиз, ягъни әйбәт кенә фильм чыгарга тиеш. Русия киночыларыннан прокатка елына 80ләп фильм чыга. Калганын ничек тутытырга?

Әдилә Хәйбуллина Һолливудны алыштырып була дип саный.

— Һолливудны алыштырып була, моны эшли алган илләр мисалы бар. Мәсәлән, Кытай. Анда Һолливуд продуктына карата күптән кертелгән чикләүләр аркасында милли кинематограф үсеп китте һәм ил эчендә генә түгел, читкә дә бик яхшы сатыла башлады. Мантыйк буенча Русия киносына да ихтыяҗ артырга тиеш, әмма хәзер гади тамашачыга ниндидер башка кино да барын аңлату катлаулы булачак. Әлегә каршылык булачак, барысы да Бэтмен һәм башка таныш медиайөзләрне күрергә теләячәк. Әмма мин монда плюслар күрәм, чөнки соңгы Оскар премиясе нәтиҗәләре американ кинематографының аяныч хәлдә булуын күрсәтте. Бәлки, бу безнең тамашачы өчен үзенең кино зәвыгын үзгәртү, планканы күтәрү өчен яхшы мөмкинлектер. Шулай ук безнең кино җитештерүчеләр өчен дә яхшы, сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле әйбер төшерә башларга вакыт. Кинотеатрларга да булганыннан дөрес сайлап алырга кирәк, чөнки Европа һәм Азия Русия кинобазары белән эшчәнлеген дәвам итә, димәк, дөрес афишалар төзеп, бу фильмнарны дөрес итеп алга этәрергә кирәк. Әмма бу тиз генә булмаячак. Һәм барысы да сәяси вазгыятькә һәм илләрнең ничек килешәчәгенә бәйле – фильмнар тулысынча тыелмаган, аларны күрсәтү тукталып тора – бу формулировка теләсә кайсы мизгелдән алынырга мөмкин", диде кино белгече.

Илшат Сәетов Русиядә төшерелгән фильмнарның биш проценты гына кешене кинотеатрга җәлеп итә ала дип саный:

— Көнбатышта да начар фильмнар күп, без анда төшерелгән фильмнарның 99 процентын күрмибез. Ләкин андагы кино индустриясе зур булгач, тәҗрибәләре, бөтен дөньяга туры килә торган кино төшерүдәге дәрәҗәләре югары булгач, безгә килеп җиткән фильмнар күп була иде.

Русиядә иң әйбәт фильмнар — алар артхаус кинолары, ләкин алар әз кешене җәлеп итә.

Русиядә хәзер нинди кино төшереләчәк?

Кино өлкәсе белгечләре Русиядә төшереләчәк фильмнарның темалары да, жанрлары да үзгәрер дип көтә. Мондый вазгыятьтә цензура ук булмаса да, ниндидер чикләүләр булыр дип фаразлана.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

— Күп темаларга рөхсәт бирелмәячәк яки режиссерларның эчке цензурасы барлыкка киләчәк. Беренчедән, "сабын опералары", комедияләр күп төшереләчәк. Чөнки кешеләргә авыр эмоцияләрдән соң ял итәргә кирәк. Икенчедән, патриотик фильмнар саны артачак. Русиядә барган гибрид пропаганда туры пропагандага күчәчәк дигән фараз бар. Гадәттә андый фильмнарның сыйфаты түбән була. "Т34" фильмы әйбәт булды, ләкин андыйларны еш төшереп булмый.

Сыйфатлы фильмнар саны кимиячәк, алар китүчеләрнең якынча 20 процентын гына алыштыра алачак,— ди Сәетов.

Аның сүзләренчә, яхшы режиссерлар заказ белән эшләргә яратмый, патриотик әйберләр төшерергә атлыгып торган режиссерлар күп булмас, ул темаларга уртакул режиссерлар гына керәчәк.

Ул шулай ук совет чорында төшерелгән фильмнарны кире кинотеатрларга кайтару идеясенә шикләнеп карый. "Без совет чорында фильмнар әйбәт иде дибез, ләкин алай түгел. Аларның да бик әзе генә яхшы иде. Хәзер ул фильмнарга кеше китерү авыр булачак. Бу вакытлыча, 2-5 процент кешене җәлеп итү ысулы гына", ди ул.

Әдилә Хәйбуллина оптимистларчарак карый. "Сәнгатьне теләсә кайсы вакытта тудырырга була, киносәнгать – шулай ук. Чын сәнгать ниндидер кысалар эчендә дә, авыр вакытларда дә яши. Мисаллар китереп тормыйм, әмма бу аермачык. Кайсы жанрлар, кайсы юнәлешләр? Гадәттә сугыш вакытында лирик мелодрамаларга ихтыяҗ арта, һәм әлбәттә экшнга ихтыяҗ булачак. Чөнки экшнда кешеләр онытыла, ягъни сүз фентези һәм башкалар турында", диде ул.

Татарстан һәм Башкортстан киносы үсеш алырмы?

Чит ил киносы китте дип кинотеатрларга милли яки төбәк фильмнарын да кертү мөмкин түгел диярлек. Чөнки ул юк дәрәҗәсендә. Илшат Сәетов Татарстанга да, Башкортстанга да өмет зур түгел дип саный.

"Кино үстерү дистәләгән елларга сузыла торган проект. Бүген ул юк икән, аны булдыру өчен кимендә ун ел кирәк. Татарстан һәм Башкортстанга өмет зур түгел. Аерым берничә кеше генә бар төшерә ала торган. Башкортстанда хәлләр әйбәтрәк дигән тойгы бар, ләкин ул да масштаблы түгел, берничә кеше аркасында гына үсеш күренә. Алар күпме ясый ала инде, елга бер-ике әйбәт кино.


Аннары, икътисади вазгыять авырайган вакытта милли мәдәнияткә, аерым алганда, кино төшерүгә акча бүлү тагын да кимергә мөмкин. Чөнки яшәеш өчен мөһимрәк булган өлкәләрне карарга кирәк, — ди Сәетов.

Әдилә Хәйбуллина да "яңгыравык исемле ширкәтләрнең барысы да китте, хәзер төбәктәге кинематографка игътибар итәчәкләр дигән әйбер булмаячак" дип уйлый.

— Төбәкләрдәге кинематограф уйланырга, әмма бик онытылып китмәскә тиеш – яңгыравык исемле ширкәтләрнең барысы да китте, хәзер төбәктәге кинематографка игътибар итәчәкләр дигән әйбер булмаячак. Бары тик яхшы кино ясарга кирәк. Мин Татарстан кинематографы турында моны һәрвакыт әйтә киләм. Менә яхшы кино төшеререргә өйрәнсә, Якутия кебек, үзенең кино "телен" тапса, шул вакытта бездә барысы да яхшы булачак. Бу хәзерге вакыйгалар белән бик бәйләнмәгән дә, бары тик эшләргә өйрәнергә генә кирәк. Дәүләт ярдәмендәме, ярдәмсезме, урындагы режиссерлар төркеме ярдәмендәме, энтузиастлар такымы ярдәме беләнме – мәгънә анда түгел, бары тик үз юлыбызны табарга кирәк. Әлеге юлны тапканчы без дә үз фильмнарыбызны карамаячакбыз, башкалар – бигрәк тә. Бу сорау хәзерге чор яки хәзерге вакыйгалар белән бәйле түгел, — ди Хәйбуллина.

Башкорт режиссеры Айнур Аскаров Башкортстан киноиндустриясе һәрвакыт дәүләт ярдәменә өмет итә ди һәм республикада күптән түгел барлыкка килгән Кино фондына өметләр баглый.

Айнур Аскаров
Айнур Аскаров

— Кызганыч, республикада хосусый акчага гына кино төшерә башларга әле ерак дип уйлыйм. Быел Башкортстанда без күптән хыялланган башкорт киносы фонды ачылачак. Радий Хәбиров башкорт киносына ел саен 50 миллион сумга якын бюджет билгеләде. Бу безнең өчен зур уңыш. Моңарчы бюджетта аерым кино өчен дигән акчалар юк иде. Милли кино дигәндә мин башкорт киносын гына күз уңында тотмыйм, ул төбәк киносы. Һәм бу 50 миллион бер ике елдан үз җимешләрен бирер дип уйлыйм. Елына кимендә биш кино төшерә алачаклар дигән сүз. Мәсәлән, "Өч таган", "Ел гаиләсе" кебек фильмнарны төшерү якынча 10 миллион сумга төште. Мондый дәрәҗәдә ел саен биш фильм төшерү бик яхшы булыр иде. Башкортстан чынлап та кинотөбәк булачак, республикага Мәскәү, башка төбәкләр дә тартылачак", дип сөйләде Аскаров Азатлыкка.

  • Әлеге темага подкаст та чыкты. Анда кинорежиссер Илшат Сәетов белән шулай ук Оскар алучы фильмнар, Netflixның китүе, татар эмигрант киносына өметләр турында да сөйләштек.
Русиядән Көнбатыш киносы китте, нәрсә карарга?
please wait

No media source currently available

0:00 0:38:44 0:00

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG