Accessibility links

Рияз Исхаков: "Тынычлык – ул сугыш, белмәү – көч" дип ышандыралар


Рияз Исхаков
Рияз Исхаков

Кинорежиссер Рияз Исхаков Русия халкын бу сугышка әзерләү 20 ел дәвамында акрынлап алып барылды, 20 ел элек Украинага каршы сугыш башларга чакыручы кеше акылдан язган дип саналыр иде, хәзер инде аны дәррәү хуплыйлар ди.

Русия Украинага сугыш башлаганның икенче көнендә күренекле башкорт кинорежиссеры Рияз Исхаков Русия кинематографистлар берлегеннән чыгуын белдерде. Берлек рәисе Никита Михалков сугышны яклап чыкканнан соң ул оешма әгъзаларының үзара аралашу чатында сораштыру уздырган һәм бары ике кеше генә сугышны хөкем иткән. "Калганнары дәшми йә сугышны хуплый", ди Исхаков.

Азатлык аның белән әлеге карары, сугыш, Русия хакимияте, зыялыларның мөнәсәбәте турында сөйләште.

— Кинематографистлар берлегеннән чыгу турында уйлаган чаклар элек тә булгалады. Берлек рәисенең яки башка идарә әгъларының теге яки бу гамәлләре оешманың күп кенә әгъзаларына ошамый иде. Эльдар Рязанов, Алексей Герман һәм башка күп кенә танылган режисерлар китеп, Киносоюз исемле үз оешмаларын төзеде. Алар берлек рәисе Никита Михалковның гамәлләре, җитәкчелек итү, үзен яңадан сайлату ысуллары белән килешә алмады. Ул чакта мин дә китәргә теләгән идем, әмма калдым. Кайбер коллегаларым Михалковка оппозицион фикердәгеләр дә калырга тиеш бит диделәр. Китмәдем. Эш күп иде, кино төшерү процессына тулысынча кереп чумдым. Ә хәзер, Михалков һәм берлекнең күп әгъзалары Украинага каршы сугыш башлауны яклап чыккач, инде түзеп тора алмыйм. Ләкин сугышны хупламаган, намуслы кинематографистлар да бик күп. Ә башта Кинематографистлар берлеге миңа әхлакый ориентирлары дөрес булган, фәлсәфи фикерләүче, тамашачыга дөреслекне күрсәтүче иҗат кешеләрен туплаучы оешма булып күренгән иде. Хәзер инде алай түгеллеген аңладым, хәзер генә түгел, инде күптән аңлаган идем. Кинематографистлар берлеге бары тик иҗади интеллигенцияне контрольдә тоту ысулларының берсе генә. Бу миңа ошамый һәм мин анда булырга теләмим.

— Ә үз фикерегез нинди, бу сугыш турында? Кемдер Путин акылдан язган ди. Берәүләр Украинага һөҗүм итүне ниндидер сәбәпләр белән акларга тырыша.

— 2004 елда Путин "7 ел хакимияттә утырсаң, акылдан язуың бар", дип үзе дә әйткән иде бит. Мин башка бер мисал китерергә телим. Үзегезнең яхшы танышыгыз, хәтта дустыгыз булган, зур түрә булып киткән берәр кешене исегезгә төшерегез. Зур гына түгел, уртакул, түбән дәрәҗәдәгесен дә. Аның кулына хакимият эләгә, дәүләт кесәсенә кулын тыгу мөмкинлеге ачыла, кәнәфие, ниндидер башка өстенлекләре барлыкка килә. Бер-ике айданмы, ярты елданмы аны инде танып булмый, ул бөтенләй башка кешегә әйләнә. Үземнең андый танышлар бик күп. Һәркемнең андый танышлары бар.

20 ел элек кемдер украиннарны фашистлар дип атап, анда "денацификация" оештырырга кирәк дисә, бөтенебез дә бу кеше акылдан язган дияр иде

Сугыш бүгенге тормышта мөмкин булган нәрсәләрнең иң начары. Элек тә шулай булган ул. Мондый нәрсәләр нормаль кешенең башына да килә алмый. Бу — таш гасыр чорындагыча фикерләү. Өстәвенә бу сугыш шул кадәр ялган белән каплана. Бу сугышка бөтен әзерлек эшләре дә ялганга нигезләнә. Кемдер бу сугышка әзерлек соңгы 8 елда алып барылган ди. Алай түгел, соңгы 20 ел дәвамында дәүләт пропагандасы тамчы-тамчы ялган белән илебездәге демократиянең нигезен җимерә килде. Совет берлеге җимерелгәч, демократия нигезләрен төзү башланган иде. Ул нигезне ялган агымы белән юып юк иттеләр. 20 ел элек кемдер украиннарны фашистлар дип атап, анда "денацификация" оештырырга кирәк дисә, бөтенебез дә бу кеше акылдан язган дияр иде. Ә бүген илдәге халыкның күпчелеге моңа ышана. Һәм бу нәрсә безнең ил кешеләренең аңына сигез елда гына түгел, күбрәк вакыт эчендә акрынлап кереп утырды. Чечен сугышлары да, Грузиягә каршы сугыш та, Молдованың Днестр буе төбәген Русия контроленә алу да моңа ярдәм итте. Мәскәүнең астыртын яшерен операцияләре булды бу. Кешенең трусигын агулаган кебек (2020 елда Томскида Русия махсус хезмәтләренең кунакханәдә Навальныйның эчке киеменә новичок агуы сөртүе хәбәр ителгән иде - ред.).

Бу сугыш шул хәлләрдән килеп чыкты дип уйлыйм. Кешеләрнең аңы трансформацияләнде. Аларның аңында яхшылык белән яманлыкның урыннары алмашынды. Бу хәл психологолар уздырган сынауларны бик нык хәтерләтә. Мәсәлән, бер төркемгә күпләгән статистны, ягъни ничек сөйләшү турында алдан килешенгән кешеләрне һәм бу сынау турында белмәгән бер кешене утырталар. Шул кешене сыныйлар. Бөтен кеше кара әйберне ак дип атаганда ул кеше аның чыннан да ак булуына ышана башлый һәм аны ак дип атый. Русиядә хәзер шундый киңкүләм психоз башлана.

— Украинада җирләрендә сугыш барышын күзәтәсезме?

— Әйе, кайвакыт төнлә йоклый да алмыйм. Чөнки шул кадәр зур җинаять кылына. Бу Икенче дөнья сугышы башлануны хәтерләтә. Күп нәрсә бик нык охшаш. Шул ук сценарий нигезендә башлана кебек. Чөнки ялган пропаганда сүзләрне мәгънәләрен капма-каршыга алыштырып куллана. Джордж Оруэллның "1984" исемле мәшһүр романындагыча, безне "тынычлык — ул сугыш, белмәү — көч" дип ышандыралар. Йөрәгем бик нык әрни. Бу сугыш өчен без, безнең ил гаепле.

— Татар, башкорт, урыс зыялыларының реакциясе турында ни әйтер идегез?

Башкортстанда иҗади интеллигенция авызына су капты

— Социаль челтәрләрдә сугышны хуплаучыларны да, хөкем итүчеләрне дә күрәм. Җәмгыятьнең капма-каршы ике котыпка бик нык аерылуы сизелә. Сугышны яклаучылар аңа каршы чыгучыларны үзләреннән читкә этәрә, сугышка каршылар исә аны хуплаучылар белән аралашмаска тырыша. Мин үзем дә кинематографистлар берлегеннән шул сәбәпле чыктым бит, чөнки андый кешеләр янында булганда косасым килә. Әмма Русиядә бик күп танылган кинооператорларның бу сугышны хөкем итеп ачык хат имзалавы мине нык сөендерде. Кино сценарийлары язучылар да шундый ук хат имзалады. Ул интернетка да чыкты һәм анда танылган киносценаристлар шактый. Актерлар, музыкантлар… Мин әле Русиядәгеләрен генә әйтәм. Иҗади интеллигенция үз позициясен ачык итеп белдерә. Әмма аларның күпчелеге — Мәскәүдә яшәүчеләр. Татарстандагыларны белмим, хәбәрдар түгелмен. Ә Башкортстанда иҗади интеллигенция авызына су капты.

— Walt Disney, Paramount, Warner Bros һәм Sony Украинага каршы агрессиягә протест белдереп, үзләренең яңа фильмнарын Русия кинотеатрларына чыгармаячакларын белдерде. 2021 елда Русия кинотеатрларындагы касса акчаларының 70 проценты шушы дүрт киностудиягә туры килгән. Әле аларга башкалар да кушылырга мөмкин. Бу хәлләр Русия кинотеатрларына ничек тәэсир итәргә мөмкин?

— Әле алар гына түгел, Netflix та Русиядә кино төшерү проектларын туктатуын белдерде. Netflix Русия режиссерлары, актерлары белән шактый зур бюджетлы кинолар төшерү турында килешкән иде. Бу эшне билгесез вакытка кадәр туктатырга булдылар.

Чит ил фильмнарын кинотеатрларда күрсәтү туктатылгач ничек булыр инде. Кешеләр кинога нәкъ менә шуларны карау өчен йөри иде бит. Русиядәге полиция, бандитлар турында сериалларны, Кырым күпере турындагы патриотик фильмны телевизордан да күрсәтәләр. Ә кинотеатрларга һәрвакыт күбрәк үсмерләр йөри иде, бигрәк тә фэнтези стилендәге киноларны карарга. Ә хәзер алар булмаячак.

Болай да инде пандемия кинотеатрларга бик зур зыян китергән иде. Күбесе ябылды да. Уфада, мәсәлән, иң зур экранлы һәм 3D проекцияле IMAX ябылды. Уфадагы иң яхшы заллы китотеатрлар ябылды. Ә хәзер анда карарлык нәрсә дә калмагач, нигә йөрергә? Кешеләр иң яхшы бюджетлы киноларны елларча көтә. Мәсәлән, мин үзем "Аватар"ның дәвамын инде күптәннән. 2022 елда аның бер юлы ике сериясе чыга дип вәгъдә иткәннәр иде. Хәзер Русиядә боларның берсе дә булмый дигән сүз. Кешеләр моны әле аңлап бетерми.

Узган ел ахырында Рияз Исхаков Башкортстан кинематографиясенең соңгы елларда кызганыч хәлгә калуы турында сөйләгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG