Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түбәнрәк тә тәгәри алабыз". Режиссер Рияз Исхаков 2021 елга нәтиҗә ясый


Рияз Исхаков

Танылган башкорт кинематографисты, режиссёр һәм продюсер Рияз Исхаков узган ел бер фильм да төшермәгән. Ул үзе моны күңеленә хуш килердәй заказлар булмавы һәм өлешчә коронавирус пандемиясе белән аңлата. Аның каравы режиссёр иске татар-башкорт халык җырларына нигезләнгән клиплар чыгаруга күчкән, аларның һәрберсен ул кечкенә булса да сыйфатлы сәнгать әсәре итәргә тырыша.

Күп еллар элек Рияз Исхаков Татар филармониясенең фольклор музыкасы ансамбле белән хезмәттәшлекне җайлады. Шуннан башлап режиссёр ел саен диярлек алар өчен иске татар җырларына нигезләнгән клиплар төшерә. Узган ел ахырында филармония белән берлектә Исхаков узган гасыр башында язылган "Кара урман" җырына нигезләнгән клип чыгарган иде.

— Аның тарихы бик кызыклы һәм фаҗигале, — ди Исхаков. — Германиядә яшәүче татарлар җирле архивларда, алманнарның Беренче дөнья сугышында әсирләрдән яздырып алган татар һәм башкорт җырлары язмаларын тапкан. Бу алманнарга нәрсәгә кирәк булгандыр – белмим, әмма алар төрле җырлар, риваятьләр, хикәятләрне язып барган, күрәсең, Русия империясендә яшәгән халыкларның мәдәниятен җентекле өйрәнгәннәрдер. Ансамбль җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов миңа башта "Заман" исемле җырны биргән иде, без беренче клипны ясадык – ул татар әсирләренең лагерьларда ничек көн күрүе, өйләрен сагынуы, чит җирдә үлеп калуы турында.

— Узган ел ахырында без бу темага "Кара урман" җырына нигезләнгән икенче клипны чыгардык. Ул беренче клипта сурәтләнгән тарихның башы булып чыкты: анда гаскәргә чакырылган татар һәм башкортларның ничек сугышка китүе, ничек сугышуы, әсирлеккә төшүе сурәтләнгән иде, — ди Исхаков.

Рияз Исхаков әйтүенчә, бу вакыйгалар, җырларның үзе кебек үк, аның күңеленә үтеп кергән.

— Клипларны төшергәнче, мин теманы өйрәнергә тырыштым һәм Беларусның Слоним шәһәренә киттем. Анда җирле мулла – Сөләйман Байрашевский белән таныштым. Ул – липка татары. (Белешмә: Липка татарлары – ред.) Сүз уңаеннан, анда татарлар бик күптәннән яши: Туктамыш хан заманнарында ук килгәннәр. Аларны хезмәткә яллаучы литвалар үзләрендә калырга, хәтта үз кызларын хатынлыкка алырга рөхсәт иткән. Билгеле, тел һәм мәдәниятне башлыча югалтканнар, әмма иманнарын, төрки һәм гарәпчә исемнәрен саклап калганнар. Сөләйман Байрашевский Беренче дөнья сугышы вакытындагы сугышчы-мөселманнарның урмандагы зиратын торгызган.

Мин барлык бу иске кабер ташларын фотога төшереп алдым. Беренче дөнья сугышындагы әсирлек Икенче дөнья сугышындагы кебек булмавын аңладым. Ул вакытта әсирләргә кешечә мөнәсәбәт булган әле. Мәсәлән, оофицерлар шәһәргә чыга алган, күпчелек әсирләр эшләгән, хезмәт хакы алган, хәтта алман яки маҗар хатын-кызына өйләнә алганнар. Билгеле, күпләр лагерьларда ачлыктан һәм авырулардан үлгән, ул чакта лагерьларда үлем-китем югары булган, – ди Исхаков.

Беренче дөнья сугышы. Әсирлеккә төшкән Русия хәрбиләре, шул исәптән татар-башкортлар, намаз укый
Беренче дөнья сугышы. Әсирлеккә төшкән Русия хәрбиләре, шул исәптән татар-башкортлар, намаз укый

Рияз Исхаков башкорт кинематографистлары һәм музыкантларының мондый фаҗигале һәм кызыклы темага мөрәҗәгать әле дә итмәвенә көенә.

— Бу язмалар Уфада да бар бит, аңламыйм – нишләп кулланмыйча яткыралардыр? Нигә бу җырларга, әсәрләргә икенче тормыш бирсеннәр өчен аларны музыкантларга тапшырмыйлар? Кызганыч, республика телевидениесе хәзер җиңел, күңел ачуга корылган клипларга өстенлек бирә. Миңа бу беркайчан да ошамады. Халык җыры – ул вакыт белән сыналган, имән кебек озак яши. Мондый әсәрләргә нигезләнеп төшерү – кызыклы шөгыль!

Былтыр Исхаков халык җырларына нигезләнеп тагын ике клип төшергән, аның берсе "Ногайбәк" исемле җыр булган.

— Безнең атаклы "Агыйдел" башкорт сәнгать һөнәрчелеге берләшмәсе миңа реклам ролигына заказ бирергә теләгән иде, мин аларны продукцияләрен тамашачыга көчләп такмыйча, читләтеп кенә танытучы клип төшерергә үгетләдем.

Җыр Аскындагы танылган боз мәгарәсендә акапелла буларак башкарылды. Аны Зилия һәм Юлия Бәхтиевалар җырлады, клипны танылган музыкант һәм тавыш режиссеры Марат Фәйзуллин (Татурас) яздырды.

Декабрь уртасында Рияз Исхаков Татарстан филармониясе белән берлектә "Яшел перчатка" исемле тагын бер клип чыгарган. Аның режиссёры – Айсуак Юмагулов, ә Исхаков продюсер һәм оператор булган.

— Бу әле күптән түгел корылган гаиләдә башланган ызгышлар, гаилә драмасы турындагы тагын бер онытылган татар җыры. Кыска музыкаль әсәр өчен шактый катлаулы тема. Бу минем былтыргы соңгы эшем булды.

Шулай да Рияз Исхаков кабаттан тулыканлы фильмнар төшерү турында хыяллана. Режиссёрның папкасында әлегә тормышка ашырылмаган күп кенә проектлары тупланган. Өченче ел Исхаков берничә мәртәбә Куштау шиханын яклап флешмобларга барган, ә 2020 елның 15 августында активистларның чатыр лагерын җимерүләренең һәм тауны якллаучыларның сан ягыннан үзләреннән күп тапкыр артыграк булган ОМОН, ЧОП отрядлары һәм җирле хакимият яллаган "титушка"лардан озак сәгатьләр дәвамында саклануына шаһит булган.

— Куштаудагы вакыйгаларга нигезләнеп уен фильмы яки фэнтези төшерергә бик теләр идем. Билгеле, бу башкорт эпосына нигезләнгән фильм булыр иде, әмма аның персонажлары безнең заманга күчерелер иде. Ул вакыйгаларда ниндидер мистика бар иде, күп кенә әйберләр мантыйкка яраксыз булды. Менә кешеләр тауны яклыйлар, әмма вакыйгаларга җентекле карагыз әле – тау да, урман да үзенең яклаучыларын яклады бит. Бу берничә сәгатькә сузылган көрәш урмандагы тар гына тау сукмагында барды. Әлеге күпсанлы куәт оешмасы вәкилләре шәһәрдә "эшләргә", киң мәйданнарда каршылык митингларын һәм демонстрацияләрен куып таратырга күнеккән. Ә биредә аларның бу барлык күнекмәләре активистлар төркемен тиз генә куып таратырга булышмады. Әйе, әлеге вакыйгалар турында документаль фильмнар күп төшерелде, ә менә сәнгатьчә фикерләү әлегә юк. Мин булмасам, башка бер кешенең мондый фильм төшерәчәгенә иманым камил.

Шулай да хәзерге сәяси режим булганда ниятләренең чынга ашачагына режиссёр өметләнми диярлек.

— Дөреслеккә туры килә торган тарихи кино төшерергә тырышуыбызга нокта куйган соңга вакыйга – безнең "Сеянтус" фильмы белән бәйле иде. Ул – башкорт авылының фаҗигасе турындагы картина иде, 1735-1740нчы елларда рус патшасы гаскәрләре башкорт баш күтәрүен рәхимсез рәвештә бастырган вакытта әлеге авылның халкы солдат штыклары белән чәнчелгән һәм атып үтерелгән, йөздән артык башкорт ир-аты амбарга куып кертелгән һәм тереләй яндырылган булган.

Әлеге фильмның чыгуы республика президенты Мортаза Рәхимовның хакимияттән читләштерелүе вакытына туры килде, ул вакытта Уфага "Альфа" төркеме очып килгән иде. Махсус төркемнәр никтер бу ике вакыйганы үзара бәйләргә тырышты, куәт оешмаларында эшләүчеләр Рәхимовны алуларына ниндидер каршылык булыр дип уйлады. Минем белән ФСБ хезмәткәрләре сөйләште, алар әлеге фильмга кем заказ бирүен сорады. Сорау алулар нигезсез булуы сәбәпле тиз төгәлләнде, әмма фильм прокатка чыгарылмады.

"Сеянтус"тан соң Рияз Исхаковның "Етегән" фильмы чыккан, ул башкортларның танылган "Җиде кыз" легендасына нигезләнгән.

2019 елда Мәскәү режиссёры Андрей Линич белән берлектә Исхаков "И это все Роберт" сериалын чыгарган иде. Режиссёрның соңгы әсәре исә - 2020 елда балалар өчен чыккан "Пират җаны" ("Душа пирата") фильмы. Шул вакыттан бирле режиссёрга фильмнар төшерергә заказлар килмәгән.

Республикада кинематографистларга эш юк. Бөтен акча Мәскәүдә, ә кино – кыйммәт әйбер

— Республикада кинематографистларга эш юк. Бөтен акча Мәскәүдә, ә кино – кыйммәт әйбер. Җирле түрәләр кино җитештерү чынлыкта күпмегә төшүен аңламый. Сценарий хупланган очракта да, республика хакимиятләренең грантларына ышанып утыру – көлке. Менә мәсәлән 100 яки 200 миллион сумлык грант уйнатыла, ул бию ансамбльләренә, театрларга, китапханәләргә һәм башкаларга өләшенә. Мәдәният министрлыгына якын булган кинорежиссёрлар да үз проектына, әйтик, 20 миллион сум ала. Бу акчаларга фильм төшереп булмый. Мәскәүдә хәтта аз бюджетлы кино да 200 миллион сум тирәсе тора, ә ул дөнья дәрәҗәсендәге фильм булсын өчен 3-4 миллиард сум финанслау кирәк.

Рияз Исхаков
Рияз Исхаков

Исхаков сүзләренчә, башкорт режиссёрлары үз проектлары белән башкалага баргач та проблемнар белән очраша.

— 2006 елда без башкортларның 1812 елгы сугышта катнашуы турында фильм төшерергә теләгән идек. Ул вакыттагы Русиянең мәдәният министры Михаил Швыдкой акча биреләчәген, әмма киноны "Мосфильм" төшерәчәген әйтте. Башкорт режиссёрларына монда катнашуның ни кызыгы бар инде? Тагын бер кызыклы проект бар иде – 1943 елда "Идел-Урал" батальонының Беларус партизаннарына күчүе турында фильм төшерү. Бу фикерне хәтта Русия думасының мәдәният комитеты рәисе, режиссёр Станислав Говорухин, Русиянең кинематографистлар берлеге, режиссёр Карен Шахназаров та хуплаган иде. Әмма Мединский (Владимир Мединский – 2012-1010 елларда Русиянең мәдәният министры – ред.) бу проектны шәхсән үзе кире борды. Ни сәбәпле – билгеле түгел. Әмма башка әйбер билгеле: мәдәният министрлыгы еш кына акчаны "үзенекеләренә" өләшә, димәк, Мәскәүгә үтеп керү мөмкин түгел.

1921-1922нче елларда Идел буенда булган ачлык турында The Great Famine исемле фильмны төшергәндә американ кинематографистлары белән хезмәттәшлек иткәнен Рияз Исхаков сагынып искә ала. Бу фильмны төшерү тарихы турында ул Азатлыкка сөйләгән иде.

Соңгы ике елда Исхаковның иҗади ниятләренә коронавирус пандемиясе дә йогынты ясаган.

Безнең белән эшләгән кешеләрнең күбесе Мәскәүгә, яки заказлар һәм акча булган башка шәһәрләргә китәргә мәҗбүр булды

— Беренче чиратта җитештерүнең күнегелгән схемалары бозылды. Мин моны үзем әллә ни сизмәдем – бу яссылыкта караганда сәясәт һәм коррупция күбрәк тискәре йогынты ясый. Әмма киноны режиссёрлар гына түгел, операторлар һәм сценарий язучылар да барлыкка китерә. Һәрвакыт техник хезмәткәрләр була – яктыртучылар, гримерлар, костюмерлар һәм башкалар. Безнең белән эшләгән кешеләрнең күбесе Мәскәүгә, яки заказлар һәм акча булган башка шәһәрләргә китәргә мәҗбүр булды.

Хакимиятнең пандемиягә каршы көрәшү ысулларын режиссёр өнәп бетерми.

— Эзлексезлек – бу минем күңелне кырып тора торган төп әйбер. Хакимият сайлау алдыннан була торган төрле шоулар, парадлар, концертлар һәм ярышлар уздыра, әмма шул ук вакытта халык алдындагы бәйсез чараларны тыя. Илгә чит илдә җитештерелгән, сыналган вакциналарны кертми, әмма бөтен җирлектә QR-кодлар кертә. Авырулар һәм үлем саннары белән уйный: халыкны ныграк куркыту өчен аны әле арттыра, әле пандемияне җиңә алмаучы булып күренмәс өчен киметә. Болар барысы да хакимияткә хәтта лояль караган кешеләрне дә үрти. Алар турысын әйтә: әйе, без Путин, "хакимият фиркасе" өчен тавыш бирдек, әмма сез безнең шәхси киңлегебезгә тыкшына башлаган шушы мизгелдән, шушы чиктән алып без башка сезгә ышанмыйбыз диләр.

Исхаков шулай ук сәяси хәбәрләрне дә игътибар белән карап бара, социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларында еш кына аларга карата фикерен белдерә.

— Республикадагы, илдәге һәм аның чикләрендәге соңгы вакыйгалар коточкыч. Канунсыз кулга алулар, гаделсез хөкем карарлары, күпчелек танылган активистларның чит илгә качуы, чикләрдәге низаглар – болар барысы да хафага сала. Тәгаен беләм – болар барысы да бу караңгы чорның ахыры якынлашуы. Мин моны тарихчы буларак түгел, үз хисләремә нигезләнеп, кинематографист буларак әйтәм. Яшьләрнең, ил башында торучы, аның белән ни теләсә шуны эшләүче бу кешеләр кайчан ниһаять китәр инде дип көтүен күрәм һәм сизәм мин.

Рияз Исхаков
Рияз Исхаков

Шушы вакыйгалардан чыгып Рияз Исхаков ил тормышының кайбер чорларында бөтенләй берни дә төшермәү хәерлерәк дигән фикергә килгән.

Кайвакыт бөтенләй берни дә төшермәвең соңыннан үз эшләрең өчен оялуга караганда яхшырак

— Кайвакыт миңа тәкъдимнәр килә – имеш, Кырымда хәзер ничек яхшы булуы турында төшерергә яки "безнең фидакарь полициябез турында" яки Җәзаларны үтәү федераль хезмәте турындагы сериалда катнашырга. Билгеле, мин мондый тәкъдимнәрдән баш тартам – андый тәкъдимнәр дә торган саен сирәгрәк килә. Миңа калса, кайвакыт билгеле бер чорда бөтенләй берни дә төшермәвең, аның белән бернинди уртак әйбер дә булдырмавың соңыннан үз эшләрең өчен оялуга караганда, яхшырак.

Нәтиҗәдә бөтен бу уйланулары режиссёрны киләчәккә зур планнар кормаска кирәк дигән фикергә китергән.

— Бу елда мин гаиләм белән төрле илләргә, урыннарга булдыра алган кадәр күбрәк сәяхәт итәргә телим. Әйткәнемчә, монда – Башкортстанда эш юк. Әмма эшсез, акчасыз утырырга җыенмыйм. Хәзер мин тагын бер эшчәнлек белән шөгыльләнә башладым – өемдә остаханә булдырдым, диод панельләрдән яктырту модульләре җыям. Ут – кино төшерүчеләргә иң кирәкле әйбер. Мин кино төркемнәре өчен бик арзанлы ут һәм аңа хезмәт күрсәтүне базарга чыгарам. Әлегә үзем берни дә төшермәячәкмен.

Ахырда Рияз Исхаков ерак киләчәкне бик томанлы күрүен әйтте.

— Оптимист буларак мин илдәге һәм, аерым алганда, мәдәнияттәге вазгыять үзгәрер, төшерү мәйданчыгына кабат кайтырмын дип өметләнәм. Дусларым һәм хезмәттәшләрем белән үземә кызыклы булган әйберләрне төшерермен, күптәнге ниятләремне тормышка ашырырмын дип. Кино төшерү – бәхет бит ул. Шул ук вакытта, реалист буларак, шуны әйтә алам: кызганыч, илебезнең тарихы әле тагын да түбәнрәк тәгәри алуыбызны күрсәтә. Иң шомлы заманнар кабатланмас дигән гарантия юк – кабат ачлык башланмас, ниндидер исерек офицер ракета очыру төймәсенә басмас дип әйтеп булмый. Бу хакта уйланам һәм бу шомлы темаларга кино төшерү яхшырактыр дигән фикергә киләм – ул болар тормышка ашмасын өчен кисәтү булып торыр иде, дип нәтиҗә ясый Рияз Исхаков.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG