Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рияз Исхаков: "Дөреслек ачы булса да, аны белү яхшырак"


Рияз Исхаков
Рияз Исхаков

Йөз ел элек булган ачлык турында The Great Famine исемле фильмны төшерүдә катнашкан "Р.И.Продакшн" киностудиясе җитәкчесе Рияз Исхаков белән аны төшерү тарихы, милли кинематография язмышы, видеоклиплар төшерү, зыялыларның җәмгыять тормышында ничек катнашуы турында да сөйләштек.

— Сез хәзерге Башкортстан җирләрендә 100 ел элек булган ачлык турында The Great Famine (2011) документаль фильмын төшерүдә камераман буларак та, башкача да катнашкан кеше. Ул киноның ничек төшерелүе турында сөйләп китегезче.

Ул киноны АКШ режиссеры һәм продюсеры Остин Һойт American Experience тарихи телевидение каналы өчен төшерде. 2000нче елларда ул ачлык турында Уфадагы, Мәскәүдәге, Украинадагы тарихчы галимнәр белән бик күп аралашты. Кинода аның төп персонажы — АКШ армиясе полковнигы, АРА-ның (American Relief Administration, Американ ярдәм идарәсе) Урал төбәгендәге миссиясен җитәкләүче Уолтер Белл. Белл — Урал якларында ачлыктан интегүчеләргә Америка ярдәмен таратуны оештырган кеше. Фильмны төшерер алдыннан американнар килеп монда нәрсәләр сакланып калганын өйрәнде, режиссер ул чордагы авылны күрсәтергә теләде, бергәләп шундый урыннарны эзләдек. Документаль фильм булганга, анда зур декорацияләр төзеп булмый. Мин күрсәткән урыннар аңа ошады һәм документаль фильмга уйналган эпизодларны кыстыру мөмкинлегебезне күрсәткәч, ул бер елдан фильмны төшерергә Уфага киләчәген белдерде. Гәрчә аны башка төбәкләргә дә чакыручылар бар иде.

Бер елдан фильмны төшерергә керештек. Күп өлеше Нуриман районындагы Красный Ключ бистәсендә төшерелде. Анда бер ташландык балалар бакчасы бар. Бүлмә декорацияләре корып Мәскәүне дә, Харьковның интерьер өлешләрен дә шунда төшердек. Уйналган эпизодларның 90 процентын Красный Ключта төшердек. Галимнәрне Уфада төшердек. Шулай ук ачлык чорында бала булган кешеләрне табып аларның хатирәләрен дә сөйләттек.

Фильмны төшерү мизгеле
Фильмны төшерү мизгеле

— Харьковны төшерү нигә кирәк булды?

— АКШ ярдәме диңгез аша килгән бит. Кораблар башта Одессага килгән, анда азык-төлекне бушатып поездларга төягәннәр, юл Харьков аша да уза. Ул Ватандашлар сугышыннан соңгы җимереклек чоры. Азыкны ничек ташый алсалар, шулай ташыганнар. Безгә кышын тимер юл аша килеп булган иң якын урын Оренбур булган. Ул чакта кышын Казанга, Самарга бара торган тимер юллар айлар буе ябык булган, чөнки аларны кар күмгән. Уолтер Белл искиткеч логистика оештырган һәм моның өчен аңа Уфада һәйкәл куярга кирәктер. Поезд белән Оренбурга килгән азык-төлекне, даруларны шунда дөяләргә төяп боз белән капланган Урал елгасы һәм башка елгалар өстеннән дөяләр белән ташыганнар.

— Фильмны төшергәндә нинди хисләр кичердегез?

Аны күргән кешеләр АКШ белән Совет берлеге мөнәсәбәтләренә бөтенләй башкача карар иде

Шок һәм тетрәнү. Төшерәсе урыннарны эзләгәндә үк ул хәлләр минем күзалдыма килеп басты. Күп нәрсә яшерелгән иде бит. Ленд-лиз програмы (Икенче дөнья сугышы чорында АКШның беректәшләргә, шул исәптән Совет берлегенә ярдәм програмы - ред.) турында бераз белә идек, анысы да бозып күрсәтелә иде. АРА минем өчен зур ачыш булды. Моны тамашачыга да күрсәтү теләге бик көчле булды. Русиядә исә ул фильм әле дә күрсәтелмәде. American Experience аны Русиядә күрсәтүгә бер дә каршы булмас иде. Димәк Русия ягыннан кызыксыну юк. Аны күргән кешеләр АКШ белән Совет берлеге мөнәсәбәтләренә бөтенләй башкача карар иде.

Ул чакта Русия дөнья җәмәгатьчелегеннән ярдәм сорый, язучы Максим Горький ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать белән чыга. Һәм нәкъ менә американнар ярдәмгә килә. Азык-төлек белән генә түгел, дарулар белән дә булышалар, хастаханәләргә дә ярдәм итәләр. Мәсәлән, Уфада мин яши торган урынга якын гына урнашкан инфекцион хастаханәнең элек Беллның беренче урынбасары Һаролд Блэнди исеме белән аталганы минем өчен зур ачыш булды. Бленди Стәрлетамакта тиф эләктерә һәм 1922 елда үлә. Миндә хастаханәгә аның исеме бирелүе турында документ фотосы да бар. Ә хәзер инде ул чорның әлеге каһарманнарын беркемнең дә искә аласы, белдерәсе килми. Шул мине бик каты борчый. Шуңа күрә без төшергән фильм да Русиядә күрсәтелергә тиеш, башка авторлар да ачлык темасын ачарга тиеш.

Шулай ук американнарның океан артындагы башка кешеләр бәласенә борчылып ярдәмгә алынуын белү дә миңа бик көчле тәэсир итте. Монда американнарны бик шатланып каршы алалар һәм, башка төбәкләрдән аермалы буларак, Башкортстан хакимияте белән аларның мөнәсәбәтләре бик яхшы була. Башка төбәкләрдә аларны тиз генә шпионлыкта, большевиклар хакимиятенә каршы эшләүдә гаепли башлыйлар. Ә Уолтер Беллны бу төбәктәге халык бик ярата. Фильмда болар барысы да күрсәтелә.

Русия үз ашлыгын үз халкына ашатмыйча аны читкә саткан

Мине бу фильмны әзерләгәндә тетрәндергән тагын бер нәрсә булды. Күрәсең, АРА миссиясе ахырына таба Русиядә авыл хуҗалыгы аякка баса, ашлык җитештерү яхшыра башлаган, шул вакытта Одессада американ корабларыннан һуманитар ярдәм буларак килгән ашлыкны бушатып төбәкләргә тарату бара. Шул ук вакытта күрше пирста чит илгә сату өчен Русия ашлыгын Русия корабларына төйиләр, һәм бу хәл ачлык кичерүче илдә була! АРА миссиясе хезмәткәрләре бу фактны да документларга теркәп куйган. Фильм өчен җыелган архив документлары моны да күрсәтә һәм без аны фильмга да керттек. Русия үз ашлыгын үз халкына ашатмыйча аны читкә саткан. Бу миссиянең эшчәнлеге турында киләчәктә ил халкы барыбер беләчәк дип өметләнәм.

— АРА миссиясе турында гына түгел, гомумән ачлыкның үзе турында да аның 100 еллыгына медиада мәгълүматлар бик күренми, аны кайбер аерым кешеләр генә искә ала. Ни сәбәптән дип уйлыйсыз?

— Белмим. Күрәсең, кешеләрдә илнең сәяси җитәкчелеге теләгән фикерләрдән башка фикерләр булуын теләмиләрдер. Дөреслек ачы булса да, барыбер аны белү яхшырак дип уйлыйм.

Фильмны төшерү мизгеле
Фильмны төшерү мизгеле

— Кинематография турында сүзгә күчсәк, хәзер Башкортстанда да яхшы гына кинолар төшерә башладылар. Якутларның фильмнарын да мактыйлар. Әмма алар прокатка чыкмый. Милли һәм төбәк фильмнарына ихтыяҗ бармы? Андый кинолар белән акча эшләп буламы һәм аларны танытуны ничек яхшыртып була?

— Бу бик зур һәм борчулы тема. Җитмәсә, аңа пандемия чоры да өстәлде. Пандемия Русия яки төбәк кинематографиясенә генә түгел, хәтта дөнья кинематографиясенә дә бик нык тәэсир итте бит. Мәскәүдә дә кино төшерү кимеде. Мәскәү — илдә кино төшерүнең төп үзәге. Русиядә кино төшерүне көньяк төбәкләргә күчерергә тырышсалар да, һаман Мәскәүгә ябышып яталар. Акчалар да Мәскәүдә, кино төшерүчеләр дә Мәскәүдә, финанслар бүлгәндә дөресме, дөрес түгелме икәнлеген хәл итүчеләр дә Мәскәүдә. Алар шунда акчаны үзара бүлешеп яталар. Беркем дә җайга салынган бу нәрсәне үзгәртергә теләми. Төбәкләр киноны аннан-моннан акча табып төшерә, бәхетең булса, сирәк кенә Мәскәүдән берәр грант эләгергә мөмкин. Ә пандемия сәбәпле кинотеатрлар өчен кино төшерү тукталып калгач, кино бизнесы акулалары гомумән онлайн платформаларга йөз тотучы сериаллар төшерүгә күчте һәм күп кенә кино төшерүчеләр эшсез калды.

Татар киносын мәскәү режиссерлары төшергәндә ул инде милли кино булмый

Шул ук вакытта Мәскәү кино төшерүчеләренең дә милли темаларга игътибар итүе күренә. "Зөләйха күзләрен ача" дигән киноны төшерүчләр чыннан да татар хатынының язмышына тетрәнеп ул эшкә алынган дип уйламыйм, бары бу тема белән акча эшләп булуын аңлап алынганнар алар. Мин дә коммерциягә нигезләнгән кино төшерүне хуплыйм. Ләкин милли киноны төшергәндә, ул халыкны белгән режиссер булырга тиеш. Танылган һинд киноларын американ кинооператорлары төшергән, әмма режиссерлары һиндлар булган. Шуңа күрә Болливуд фильмнарында милли калорит та, менталитет та күрсәтелә. Әгәр аларны американ режиссерлары төшерсә, һинд кинематографы андый уңышка ирешә алмас иде. Алар техник яктан да яхшы, матур да, әмма һинд киносы. Ә татар киносын Мәскәү режиссерлары төшергәндә ул инде милли кино булмый.

Ә якут киносы феноменына килгәндә, Якутия бик зур һәм мәскәүләргә анда барып кино төшерү Казанда төшерүгә караганда ун тапкыр авыррак. Һәм Якутиядә бик кыйбатлы кинолар төшермиләр, анда үзен финанс яктан аклый торган арзанлы кинолар төшерәләр. Анда мәсәлән 3 млн сум бюджетлы фильмнар үзләрен аклый ала. Якут телендәге ул киноларны хәтта башкала Якутски кинотеатрларында гына күрсәткәндә дә, 3 млн сум җыела ала. Бу инде якут кинематографы уңышка иреште дигән сүз. Уфада йә Казанда исә башкорт яки татар телендә кино күрсәтеп 1 млн сум да җыя алмаячаклар. Моның сәбәпләреннән берсе — якут режиссерлары мәдәният министрлыгыннан нинди кино төшерү турында сорап тормыйча, үзләре ирекле хәл итә, алар андеграундтан чыккан кешеләр. Алар тамашачыга кызыклы темаларны үзләре сайлый. Башта алар һоррор фильмнар төшерә башлады һәм бу тамашачының игътибарын җәлеп итте. Ә Казан йә Уфада мәдәният министрлыгына ниндидер һоррор төшерүне финанслау, грант алу өчен гариза язып карасагыз, беркайчан да акча бирмәячәкләр. Шуңа күрә режиссерлар яраклаша башлый, киноны тамашачы өчен түгел, ә түрәләр өчен төшерә, түрәләргә кирәкле темаларны сайлый.

Татар белән башкортны аеру да милли кино сәнгатенә зыян китерә

Шулай ук Якутскида якут телендә сөйләшүчеләр күп, алар киноны карарга киләчәк, ә Уфа белән Казанда туган телдә сөйләшүчеләр ул кадәр күп түгел. Монда милли кино сәнгатенә татар белән башкортны аеру да зыян китерә. Менә мин кечкенә чакта әти-әниләрем Уфада Гафури театрында эшли иде, мин анда сәхнәне декорацияләү белән ярдәм итә идем. Без бер ай чамасы Казандагы хәзерге Тинчурин театры бинасында тамашалар куя идек. Залда урын булмый, кешеләр башкортча спектакль карау өчен урамда билет сорап йөри иде. Уфада да Казан театрлары тамашалары шундый ук аншлаг белән барды. Соңрак мин Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов кебек күп кенә йолдызлар өчен видеоклиплар төшердем. Шул чакта Венер Камаловның башкорт телендәге җыры клибын ротация нигезендә Казанда тәкъдим итеп карадык һәм ул да шунда ук иң популяр клиплар рәтенә күтәрелде.

Татар һәм башкортлар арасында бернинди дә бер-беренә каршы кәефләр юк, ул каршылыклар ясалма рәвештә тудырыла, моңа акчалар түгелә, төрле институтлар бер-беренә каршы көрәш алып бара, үзара ачуланыша, моңа татар һәм башкорт җырларын яраткан гади кешеләрне дә җәлеп итәләр. Бу бик тә деструктив позиция. Кинематографта да, эстрадада да, әдәбиятта да татар һәм башкорт базарын аерырга түгел, ә берләштерергә кирәк, бу авыр чорда, милли мәдәният бик зур тизлек белән югала барганда уртак базар булдыру аларның исән калу мөмкинлекләрен арттыра гына.

Режиссерлар рөхсәт сорап түрәләр артыннан йөгереп йөрергә тиеш түгел

Дәүләт регуляторлары бездә тамашачы өчен темаларны сайлау мөмкинлекләрен чикли. Аларның артыгын чикләве нәтиҗәсендә ул һоррорлар кинода түгел, ә тормышта башланырга мөмкин. Репертуар сәясәте югары кабинетларда хәл ителергә тиеш түгел, режиссерлар рөхсәт сорап түрәләр артыннан йөгереп йөрергә тиеш түгел, моны режиссерлар, продюсерлар, сценарий язучылар үзләре хәл итәргә тиеш. Алар киноның тамашачыга кызыклы булуын тели, ә түрә исә үзеннән югарырак түрәдән шелтә ишетмәскә тели. Түрәләр гадәттә ниндидер чаралар планына карап эш итә. Ниндидер ел башлана, ниндидер язучының юбилее көтелә икән, шуның турында кино төшерергә кушалар һәм гадәттә өлгермиләр. Чөнки яхшы фильм төшерер өчен гадәттә өч ел вакыт кирәк. Түрәләр гел соңга калып планлый башлыйлар, бер ел кысаларында гына уйлыйлар һәм гел начар кино килеп чыга. Грант быел бүленә, акчасы җәен килеп җитә, ә нәтиҗәсе инде сентябрьдә үк булырга тиеш. Түрәләр кинематография процессларын бөтенләй аңламый.

Кинематографиядә буыннан-буынга тупланып килгән тәҗрибәне кулланып кешенең хәтеренә тирән уелып кала торган якты образлар белән эш итү кирәк. Салават Юлаевны алыйк. Аның турында әйтүгә без шунда ук атка атланган актер Арыслан Мөбәрәковны күз алдына китерәбез. Чөнки киң халык хәтерендәге образларны хәтта театр да түгел, ә кинематограф тудыра. Ә бездә бу мөмкинлекләр югала. Чөнки бөтен нәрсә телевидениегә бирелә, ә анда сәнгать көчен кулланмый гына, тиз-тиз эшләнгән контент әзерләнә. Нәтиҗәдә милли республикалардагы буыннарга үз каһарманнарының ачык образы тудырылмый кала. Минемчә, хәтта туган телен белмәгән кеше дә, үз халкының каһарманнары образын яхшы белсә, татар яки башкорт булып кала ала.

Шулай ук бездә тамашачы да бик пассив, үз киносын үстерүдә катнашырга теләмичә, күзәтүче генә булып кала. Татарлар өчен һичьюгы 1 млн сум җыю зур проблем түгел. Ул акчага ярыйсы гына кино төшереп булыр иде. Әмма беркемнең дә бу эштә катнашасы килми.

Башкорт белән татар аудиториясен бергә күрүче инвестор килеп милли сериаллар төшерелә башласа, алар шунда ук искиткеч уңышка ирешәчәк

Башкорт белән татар аудиториясен бергә күрүче, моның уңай якларын исәпкә алып эшләүче инвестор барлыкка килеп, милли сериаллар төшерелә башласа, алар шунда ук искиткеч уңышка ирешәчәк дип уйлыйм. Сериаллар күп кенә халыкларда популяр. Бездә бу мөмкинлекне дә кулдан ычкындырдылар. Башкортстанда үзгәртеп кору чорында Әнвәр Нурмөхәммәтов һәм Әмир Абдразаков "Ай кызы" кебек сериаллар төшерә башлаган иде. Ул чакта алар "Кол Изаура" дәрәҗәсендә диярлек популяр булды. Ә түрәләр моны күтәреп аласы урынга, җәнҗаллар чыгарып, мәхкәмәләр оештырып бу авторларны читкә тибәрде. Бу эшнең барлык минусларын һәм плюсларын исәпкә алып эшләүче эшмәкәрләр булса, милли сериаллар керем китерә торган кәсепкә әвереләчәк һәм дәүләтнең катнашуы кирәк булмаячак та.

— Сез күп кенә популяр клиплар авторы да. Үзегез өчен иң уңышлылары дип кайсыларын саныйсыз?

— Без үз студиябездә видеоклиплар белән 90нчы еллар ахырыннан бирле шөгыльләнәбез. Чөнки фильмнар сирәк төшерелә. Ә гадәттә БСТ каналы, "Барс Медиа", аерым җырчылар өчен клиплар төшердек. Миңа күбрәк халык көйләренә клип төшерү ошый. Заманча аранжировка белән эшләнгәндә андый клипларның аудиториясе тагын да зуррак була. Ул клипларда тирән тарих та, тирән образлар да күрсәтелә. Заманча эстрада өчен дә бик тырышып эшлибез, әмма күп очракта андый клиплар бүген генә кызык була да, иртәгә инде игътибар җәлеп итми, ә берсекөнгә инде көлке генә булып кала. Үз тәҗрибәмдә андый очраклар да булды. Барысы да димим, Вәсилә Фәттахованың "Туган як" клибы кебек мәңгегә кала торган шедеврлар да була. Әмма күпчелек очракта заманча эстрада клипларының популярлыгы бик тиз югала. Эстрадада гел яңадан-яңа нәрсә кирәк. Гасырлар буена килгән халык көйләренә ихтыяҗ исә әле озак дәвам итәчәк. Шуңа күрә миңа Айдар Фәйзрахманов белән эшләү бик кызыклы, чөнки ул үз иҗатын һәрвакыт халык көйләренә нигезли.

Без кино сәнгатен өйрәнгән кешеләр буларак клипларга ниндидер тарихны да кертеп аларны бер кечкенә фильм кебек итеп эшләргә тырышабыз. Ә кайбер клипмейкерлар җыр яңгыраганда ниндидер бию күрсәтү белән генә чикләнә. Андыйлар Казанда бик күп, алар ниндидер тарихны түгел, ялтыравык антураж күрсәтергә ярата. Мин ул юнәлештә эшли алмыйм, миңа кешенең язмышын, аның белән булган ниндидер хәлне күрсәтү кызык. Менә шундый яраткан клипларынымның берсе "Кара урман" булды. Ул Беренче дөнья сугышында Германиядә татар әсирләреннән алманнар яздырып алган җырга нигезләнә. Ул язма Германиядә сакланып калган булган һәм аның нигезендә Айдар Фәйзрахманов "Кара урман" җырының башка версиясен торгызды, аның көе дә, сүзләре дә башка. Без анда Беренче дөнья сугышы элементларын, траншеяларны да күрсәттек. Аны кино итеп төшергәндә иҗат итәсе, бар көчеңә тырышасы килә. Миңа Элвин Грей да ниндидер клип төшерүне сораган, җырын да тыңлаткан иде. Әмма андый клип төшерү миңа бөтенләй кызык түгел.

— 2020 елның җәй ахырында Куштау хәлләре зыялыларны да төрле яктан күрсәтте. Сезнең белән бергә кемдер анда җыелган халык арасында күренде яки аларны яклап социаль челтәрләрдә язып чыкты, кемдер протест йөзеннән эшеннән китте. Кемдер Куштауны яклаучыларны хөкем итеп, хакимият ягында булды. Кайвакыт зыялылардан, совет чорындагы кебек, ә безнең башка юлны сайлау мөмкинлегебез юк иде дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мондый очракларда зыялыларга нәрсә киңәш итәр идегез?

— Бу сорауга җавапны Куштау очрагы үзе үк ачык күрсәтә. Халык анда җыелды, менә ничек итеп нәтиҗәгә, җиңүгә ирешеп була. Хакимият карарын 180 градуска боруның рецепты анда ачык күренде — үз намусың белән компромисска бармаска, курыкмаска, вәгъдәләргә ышанмаска, үз эшеңне ахырынача башкарып чыгарга. Куштауда болар барысы да булды. Ничек тупланырга, ничек бер-берең өчен нык торырга, милләтара каршылыкларны, нәфрәтне читкә тибәрергә икәне күренде анда. Куштауда башкортлар да, татарлар да, чуашлар да, марилар да бар иде. Каян гына килмәделәр, Петербурдан да, Мәскәүдән дә, Чиләбедән дә. Анда сәяси кырда бер-беренә радикал рәвештә капма-каршы позициядәге кешеләр дә җыелды. Башка очракларда аларны бергә күз алдына да китереп булмас иде, киресенчә алар капма-каршы баррикадаларда булыр иде. Анда башкорт милләтчеләре дә, НОДчылар да, коммунистлар да, йоглар да, һиппилар да, металлистлар да, мотоциклчылар да, шаманнар да, курайчылар, рәссамнар - кемнәр генә җыелмады. Элек тыныч кына читтә утырган, бернәрсәгә катнашмаган, бик сак кешеләр дә миңа шалтыратып, балалары белән килергә теләүләрен белдерде.

Мин тегеләй эшләгез, болай итегез дип әйтә алмыйм, бары Куштау очрагына игътибар юнәлтеп, аны үрнәк итеп кенә китерә алам. Анда бик каты каршылык булды һәм төркем үзе бер каһарманга әверелде. Ул төркемнең бернинди лидеры да, җитәкчесе дә юк иде. Күмәк аң ничек эш итәргә кирәклеген үзе карар итте һәм, ни гаҗәп, дөрес карар итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG