Accessibility links

Кайнар хәбәр

БСТ хезмәткәрләре Куштауны яклап эшеннән китә


Журналистлар Куштауны яклау флешмобында катнашучылар белән сөйләшә, 9 август 2020
Журналистлар Куштауны яклау флешмобында катнашучылар белән сөйләшә, 9 август 2020

Башкорстанда Куштау шиханы өчен көрәш барган сурәттә БСТ телеканалының алып баручысы Таһир Вахитов эшеннән китүе турында белдерде. Узган атна Куштауны яклап флешмобта катнашкан режиссер Айсуак Йомаголовны исә эшеннән алганнар.

9 август Куштауны яклап узган флешмобны Башкорстанның дәүләт матбугаты яктыртмады. Ә менә икече көнгә "Сода" ширкәтендә эшләүчеләрнең "Безгә эш кирәк" дигән шигарләр тотып чыгуы күрсәтелде дә, язылды да. Аннары мәгълүмат сугышы башланды, хакимият акчасына яшәүче медиа активистлар арасында ваһһабилар, экстермистлар бар дип язды.

15 августта Куштау итәгендә "Сода" ширкәте яклы митинг булды. Бу чараны хакимияткә караган медиа язмый калмады, шул исәптән БСТ каналы да киң яктыртты. Әмма шул ук көнне ОМОН, ЧОП вәкилләре халыкны кыйнаганы, чатыр лагерендә торучыларны куып таратканы, егермеләп активистны тоткаралап полиция бүлегенә алып кителгәне турында ләм-мим. Telegram, Instagram-да вакыйгаларны күзәтеп барган җәмәгатьчелектә бу ризасызлык тудырды.

15 август кичендә Башкортстанның БСТ каналында башкорт телендә чыгучы "Яңалыклар" тапшыруы алып баручысы Таһир Вахитов итстаграмда "Работать с такой #гавнокомандойхабирова - себя не уважать. Простите коллеги, но я ухожу!" (орфография үзгәртелмәде - ред.) дип язма чыгарды. Бу хәбәр "ә" дигәнчә социаль челтәрләрдә таралды.

Азатлык Таһир Вахитов белән элемтәгә керде һәм бу адымы турында сорашты.

— Таһир әфәнде, мондый пост язарга сезне нәрсә этәрде? Бу Куштау белән бәйле дип аңлыйбыз.

— Әйе, бу бары тик Куштау белән бәйле. Мин шул якларда туып-үстем. Стәрлебаш районының Табылды авылында шиханнар күренеп тора. Бик матур урыннар ул. Безнең тауларга менсәң, Торатау да, Куштау да күренеп тора. Көтү көткәндә гел сокланып карап утыра идек. Шушы тауларны чимал итеп кулланып, аннары аның юкка чыгуын күз алдына китерә алмыйм. Мондый эшкә тотыну – вәхшичләрчә эш итү. XXI гасырда яшибез, мөгаен, сода җитештерүнең башка альтернатив ысулы бардыр. Ниләр барганын күрдем Куштау итәгендә, халыкның кыйналуын да күрдем. Мин башкача булдыра алмадым, шул рәвешле Куштауны яклаучыларга теләктәшлек белдерергә теләдем.

— Бу – кыю адым. Моны БСТда ничек кабул иттеләр?

Бу хәлләр мин эфир алып барган вакытка туры килгән булса, эфирда ук китүемне игълан итәр идем

— Мин аны кыю дип санамыйм. Язмам шулкадәр резонанс тудырыр дип уйламадым да. Язулучыларым да күп түгел, алар карар да бетәр дидем. Эштә ничек кабул иткәннәрдер – белмим, мин ялда, гаиләм белән. Әмма дүшәмбе көнне гариза язарга барам. Мин Куштау флешмобында катнашмадым, бармадым, мөмкинлек булмады. Бу адымым анда торучыларга теләктәшлек белдерү генә. Әгәр шимбә көнне булган хәлләр мин эфир алып барган вакытка туры килгән булса, эфирны алып барганда ук китүемне игълан итәр идем.

— Якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез моны ничек кабул итте?

— Хатынымның беренче реакциясе – мине килеп кочаклады. Без бер фикердә. Минем өчен ул иң мөһиме. Хезмәттәшләрнең кайберәүләре шалтыратты, кемдер "Афәрин!" дип язды. Бу – бары тик минем адым, миңа берсе дә басым ясамды. Берсе дә мине үгетләмәде, куркытмады. Мин БСТда 12 ел эшләдем, биредә эшләү ошый миңа, профессиональ коллектив. Әмма намус, вөҗдан дигән төшенчәләр дә бар бит.

— Активистлар турында төрле мәгълүмат таралды журналистлар тарафыннан. БСТда махсус күрсәтмә бармы бу хакта?

Хатынымның беренче реакциясе – мине килеп кочаклады. Без бер фикердә

— БСТ – хакимияткә карый торган канал. Үзегез аңлыйсыз, нәрсә әйтәләр, ни кушалар, шул эшләнә. Төрле четерекле вакыйгалар булды, сөйлисе килми. Нәрсә, ничек яктырту кирәклеген бу юлы әйтеп торганнармы – әйтә алмыйм, эштә түгелмен. Хезмәттәшләрем эшенә бәя бирергә теләмим.

— Сезгә, активистларга басым булыр дип уйлыйсызмы? Эшсез калырмын дигән курку бармы? Куштау өчен көрәш бастырылырмы?

— Миңа килгәндә, гариза язу белән тәмамланыр барысы да. Эшсез калудан курыкмыйм, куллар, аяклар бар, эш бетмәгәндер әле, кайгырмыйм. Ә активистларга килгәндә, әйтә алмыйм, әмма хакыйкать өскә чыгар, Куштауны кешеләр саклап кала алыр дип өметләнәм.

* * *

Башкортстанда билгеле кино, театр режиссеры Айсуак Йомаголов соңгы елларда БСТда режиссер булып эшләгән. 10 августта телеканал җитәкчелеге аның кыскартуга эләгүе турында игълан иткән. Режиссер моны үзенең гражданлык позициясе өчен сабак укыту дип бәяли. 9 август көнне ул Куштауны яклау флешмобында катнашкан. Атна башында ул эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр булган. Азатлык 16 август иртәсендә Айсуакка шалтыратканда ул янә Куштауга баруы турында әйтте һәм БСТдан китү сәбәпләрен сөйләде.

Айсуак Йомаголов 9 август көнне Куштауны яклау флешмобында
Айсуак Йомаголов 9 август көнне Куштауны яклау флешмобында

— Айсуак, БСТдан китү Сезнең Куштауны яклап узган флешмобка бәйлеме?

Эшсез каласың килмәсә, андый чараларда катнашмаска дигән киңәш тә әйтелде

— Миңа турыдан-туры алай дип әйтмәделәр, кыскартуга эләктең дип аңлаттылар. Әмма бу кинәт һәм нәкъ флешмоб узганнан соң булды. Республикада гомумән эшсез каласың килмәсә, андый чараларда катнашмаска дигән киңәш тә әйтелде. Шуңа эшемнән куылуымны турыдан-туры минем Куштауны яклауга бәйле гражданлык активлыгыма бәйле дип саныйм.

— Куштау активистлары турында соңгы вакытта медиада төрлесе язылды. Аеруча хакимияткә карый торган матбугат анда катнашучыларны экстремист дип күрсәтергә тырыша. Сезнең моңа карашыгыз нинди?

БСТ кушканны эшли, ничек яктыртырга дигән махсус күрсәтмәләр бирелә

— Ялган мәгълүмат тараттылар. Мин үзем катнаштым, андагы кешеләрне күрдем, барысы да гап-гади кешеләр. Барысы да күңел кушуы белән килгән иде. Сугыш бара чынында, андый чакта төрле ысуллар да кулланыла. БСТ хөкүмәткә бәйле канал. Алар кушканны эшли, ничек яктыртырга дигән махсус күрсәтмәләр бирелә. Дәүләттән субсиядия алган канал дәүләт җырын җырлый.

— Башкортстанның сәнгать кешеләре арасында Куштау мәсьәләсендә каршылыклар бармы?

Бюджетка караган оешмаларда эшләүчеләр фикерен әйтергә курка

— Бюджетка караган оешмаларда эшләүчеләр фикерен әйтергә курка. Эш урынсыз, керемсез калырмын дип уйлыйлар. Филармония, театрлар хакимияткә бәйле, алар берни дәшми, әйтми. Бәйсез фикер йөртүчеләр бар, әмма алар күп түгел. Режиссер Рияз Искахов, Алтынай Вәлитов, Фирүзә Париж әйтте, башкалар курка дип уйлыйм.

— Ә Сез курыкмыйсызмы? Карьерагызга зыян килергә мөмкинме?

Балаларның күзләренә оялмыйча карап яшәү дә кирәк бит

— Зыяны булачак, әлбәттә. Әмма минем намус та, бурыч та бар бит. Балаларның күзләренә оялмыйча карап яшәү дә кирәк. Хатыным белән бергә бу флешмобта катнаштым. Республикада эшләр өчен каршылыклар тудырсалар, китәрмен. Мәскәү, Петербурда да эшләгән бар, дәвам итәрмен.

— Куштау өчен көрәш ничек дәвам итәр?

—​ Халык җиңәр дип өметәләнәм. Шул ышаныч белән йөрим. Халыкның ачуы да кабара. Гаделсезлекне кабул итү авыр.

XS
SM
MD
LG