Accessibility links

"Куштауны яклаучыларга басым булачак, әмма халык куркудан туйды"


Куштауны яклау флешмобы
Куштауны яклау флешмобы

Узган якшәмбе Куштауны яклау флешмобында 3 меңнән артык кеше катнашты. Анда булган режиссер Рияз Исхаков Азатлыкка халыкның бу чарага ни өчен шулай күпләп килү сәбәпләрен аңлатты.

— Рияз, ничек уйлыйсыз, Куштауны якларга ни өчен шулкадәр күп кеше җыелды?

— Элек тә Башкорстанда экологик проблемнар булды. Уфа диоксиннан, фенолдан да зыян күрде, суга чират тора идек шәһәрдә. Стәрлетамакта җир асытында атом коралын шартлату тәҗрибәләре уздырылды, җир астында химик калдыклар агызыла, алар елга, чишмәләргә эләгә, агулый. Химия ширкәтләре проблемнары безне һәрдаим озатып килә. Күпләр болай яшәргә күнеккәндер, мәсәлән, яшь буын моны гадәти дип кабул итә ала. Елгаларда балык булмавы да нормаль күренештер. Урманнарда язын су тиз җиргә сеңә, бу да бит агачларның киселеп бетүенә бәйле. Бу һәрвакыт шулай булган дип уйлыйлар, юк алай түгел, Башкортстан кайчандыр экология ягыннан проблемсыз иде. Шуңа бу күптәннән җыелып килгән проблем.

Кешеләр чарага юкка гына чыкмады. Дөрес, моңа кадәр булды мондый чаралар, әмма бу кадәр күпсанлы халыкның җыелуы беренче тапкыр булды. Беренчедән, Куштау "Сода"га бирелгәч үк халыкның ачуы кабарды, әмма хәрәкәт юк иде. Бу юлы реаль адымнар ясалганын күрдек, урман киселә башлады. Техника килгәнен, урман киселгәнен күргәч, моңа кадәр читтә торган кешеләр дә бу флешмобка кушылды. Экология активистлары гел булды ул, әмма моннан ерак торучылар да кушылды. Мин үзем халыкның күплегенә гаҗәпләндем. Икенчедән, кешеләр үзләрен алданган итеп хис итә. Торатау өчен кешеләр көрәште, Башкорстан хакимияте ул сакланачак дип вәгъдә итте, әмма шул ук вакытта шыпырт кына Куштауны "Сода"га бирде.

— Менә шул хакимият тарафыннан алдану соңгы этәргеч булды дип уйлыйсызмы?

— Мин барысы өчен дә җавап бирә алмыйм. Үземнең фикерләрем мондыйрак: Тораутауны, чыннан да, яклау эше яхшы оештырылган иде. Финанс яктан да әзерлекле иде, төрле блогерлар, сәнгать кешеләре, язучы, җырчы, шагыйрьләр, иҗади колелктивлар тупланды, Торатауны яклады. Торатау игътибар үзәгендә иде. Хәтта Торату изге урын дип дин әһелләре дә кушылды. Сәер иде минем өчен, әмма ничек кенә булмасын мин биш куллап риза идем. Әмма шихан таулары дүртәү. Шул исәптән Шахтау да, аны 30 ел буе казып юк иттеләр. Торатауны яклаганда дәүләт тә читтә калмады, ничектер шома барды. Башкортстанда җитәкчелек алмашынганда Торатауны саклап калабыз, Куштау белән мәсьәлә хәл ителде дигәч, минем күңелдәге бер кыл өзелде. Югыйсә шул ук кешеләр, "Сода" ширкәте вәкилләре Куштау җитештерү өчен яраксыз тау дип әйтеп килде. Хәзер аңлыйм, бу барысы да алдан планлаштырылган чара иде, кешеләрне алдадылар. Шулерлар кебек эш иттеләр. Әлбәттә, бу күңелгә бәрә.

— Сез үзегез флешмобта катнаштыгызмы?

— Балаларымны ияртеп бардым. Махсус аларны алдым, туган ягын якларга чыккан, ватандашлык позициясе булган, ихтирамга лаек булган кешеләрне күрүләрен теләдем. Кызык, әмма без сөйләшмичә кайнтам белән шунда очраштык. Алар Сибайдан ук килгәннәр иде. Балалар аларны күреп куанды. Сибайда да экология ягыннан хәлләр мөшкел.

— Нинди хисләр биләде үзегезне? Балаларыгыз нинди нәтиҗә ясады?

— Балаларга ошады, мин шат чынында. Алар ихлас кешеләрне күрде. Рәсми чараларда ялган, уйнау була, ә монда кешеләр үз теләге белән килде, болар — намус белән эш итүче кешеләр. Берсе дә кемнеңдер кушуы белән килеп басмаган. Мин биредә күп хезмәттәшләремне очраттым. Соңгы вакытта кинематорграфистларга, сәнгать кешеләренә гаеп ату күп булды. "Хәбиров өчен тавыш бирергә дип кыстадыгыз, ә хәзер дәшмисез!" дип тәнкыйтьләү булды. Куштауны яклаучы сәнгать әһелләре дә бар икән. Алар флешмобта катнашты.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

— Республика җитәкчелегенең Куштауда булган хәлләргә карата дәшмәвен ничегрәк бәялисез?

— Соңгы елларда мин рәсми хәбәрләр белән кызыксынмыймв, вакыт та юк, аннары рәсми матбугатның кирәге дә калмады, интернет аша кирәклесен табып була. Сөйләмиләр, дәшмиләр икән, бик начар. Мин "Сода" ширкәте җитәкчелеге үз кешеләрен митингка чыгарганы турында ишеттем. Һава торышы коточкыч, бездә бүген көне буе яңгыр яуды. Бу бичара кешеләрне кызганам, иманым камил, алар эчтән генә бу гамәлләре өчен җитәкчеләрен каргый. Яхшылыкка илтми инде бу. "Сода"да эшләүчеләр арасында да Куштауда җитештерүне ачуга каршы булучылар бар, алар белән танышмын. "Сода" коллективы эчендә дә каршылык күп һәм анда низаг чыгарга мөмкин.

— Facebook битендә сез флешмобта катнашкан кешеләрнең йөзләрен фотога төшереп, "Бу кешеләрне "хәбировщина" ничек сындыра алсын?" дип яздыгыз. Бу хакта тагын нидер өсти аласызмы?

— Мин кешеләрне күзәттем, режиссер, оператор буларак аларның күзләренә карадым. Ихласлылык, яктылык, нур, риясызлык, тәвәккәлек — аларны шушы сүзләр белән бәяли алам. Шул ук вакытта канунсыз агитация алып баручылар белән күзгә күз очраштым, алар йөзләрен яшерде. Низагка кадәр эш барып җитмәде, һәрхәлдә кешеләрдә яхшылыкны күрергә тырыштым. Күпләрнең ни өчен килгәннәре, максатлары йөзләрендә үк язылган иде. Чын йөзеңне, хисләреңне яшерер өчен оста актер булырга кирәк. Битлекләр дә ярдәм итми. Кеше ачык йөрәк белән килгәне ерактан ук күренеп тора.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

— Куштауны яклаучылар хәрәкәте белән ни булып бетәр? Бу бер тапкыр гына узган чара булдымы, әллә дәвам итеп көч җыярмы?

— Тарихта булган инкыйлабларны карагыз, алар бит бер бәрелеш белән тәмамланмаган. Башкорт милли хәрәкәктенең баш күтәрүләре, Көнчыгыш Уралда булган инкыйлаблар төрле елларда булган, каядыр җиңгәннәр, каядыр артка чигенгәннәр. Инкыйлаблар арасында 15-20-30 ел булган. Яңа буын барлыкка килгән, алар мәсьәләнең чишелешен эзләгән. 200 ел дәвамына һәр 20 ел саен инкыйлаб, баш күтәрүләр булган. Интернет заманында бу тизрәк бара, әлбәттә.

Соңгы активлык үзгәртеп кору вакытында булды. Кешеләр ялганнан арыды, аларга, аларның фикерләренә төкереп караудан туйды, икенче сортлы кешеләр булып яшәргә теләмиләр. Хакимият халык кулында булырга тиешлеген оныттырганга ачулары килә. Хакимият бүген бенефициарлар һәм бизнес тотучылар ягында гына эш итә. Күпләргә мондый хәл ошамый. Бизнесның хакимияткә катнашы булырга тиеш түгел. Эшләсенннәр, акча тупласыннар, салым түләсеннәр. Әмма мине туган як табигатенә, Башкорстанга карата тискәре, аны акылсыз куллану мөнәсәбәте ошамый. Мыскыл итә мине бу. Агыйделгә калдыклар агызалар, аннары ул Чулманга ага, аннары диңгезгә... Бу — табигатьне агулау. Барыбызга да кагыла.

— Активистларга басым ясалырмы?

— Алар башкача эш итә алмый да. Булачак, әлбәттә. Беренче сафта торучы активисталар бар, аларны төрлечә котыртачаклар, басым ясаячаклар. Мине кичәге күренеш бик аптыратты. Республика хакимияте, "Сода" ширкәте җитәкчеләре "титушка"ларны китерде. Алар чатыр лагаренә һөҗүм итте. Бу Куштауны яклаучыларга каршы торуның кануни ысуллары бетте дигәнне аңлата.

Куштау - Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән.

Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкыр кабатлап, "Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", дигән иде.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

XS
SM
MD
LG