Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Кеше хокуклары шурасы Куштауга кагылышлы тарафларны сөйләшүгә чакырды


Куштауны яклау флешмобы, 9 август
Куштауны яклау флешмобы, 9 август

Куштау шиханы тирәсендә ызгышның көчәюе Шура әгъзаларында тирән борчу тудыра диелә белдерүдә.

Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы Куштау тавы тирәсендә киеренкелек артуы белән бәйле белдерү белән чыкты. “Башкорт сода ширкәтенең Куштауда геология-эзләнү эшләренә бәйле рәвештә урман кисүләр башлану сәбәпле, республиканың һәм Русия табигый һәм тарихи байлыгын саклап калынуы һәм экология иминлеге һәм куркынычсызлыгы нормаларын үтәлүе өчен җан атучы республика җәмәгатьчелегендә протест активлыгы үсте” диелә белдерүдә.

Шура вәкилләре таудагы урман эчендә активистларның аланы корылганын, анда хосусый сак ширкәте, полиция һәм гади кешеләр арасында бәрелешләр булуын искәртә. 9 августта активистлар Куштауны саклауны таләп итеп флешмоб уздырды. Чара тыныч шартларда узса да, 9 августтан 10 каршы төндә хәлләр тагын кискенләште диелә белдерүдә.

Кеше хокуклары шурасы “Сода” ширкәтен проблемны зурайтмаска, мәнфәгатьләре булган барлык якларның хокукларын сакларга, активистлар, галимнәр, җирле хакимият вәкилләре белән туры диалог корырга чакыра. “БСК бөтен рөхсәт документларын да халыкка чыгарса, җәмәгатьчелек һәм медиа сорауларына туры җавап бирсә, киеренкелек кимер иде” диелә хатта.

Шура белдерүендә әйтелгәнчә, бу каршылыкта ниндидер дәүләти булмаган бизнес-структуралар, каян килеп чыкканлыгы билгесез оешмалар катнашуына юл куярга ярамый. Шулай ук Шура “Сода” ширкәтен хосусый сак ширкәтләрен үз шәхси милеген саклауда гына кулланырга, активистларга карата физик көч куллануны булдырмаска чакыра.

Эчке эшләр бүлеге, Рогвардия һәм башка куәт оешмаларына мөрәҗәгать итеп, Шура аларга үз хезмәтләрен башкарганда хәбәрләр һәм мәгълүмат килгәндә тизрәк эш итәргә, һәм Куштауны эшкәртү турында үз фикерен белдергән кешеләрнең кануни хокуклары һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга сораган.

Шура әгъзалары оешманың килеп туган каршылыкларны хәл итү өчен конструктив сөйләшүләрдә катнашырга әзер булуларын яза. Шулай ук бизнесның эшмәкәрлек алып барганда үз өстенә әйләнә-тирә мохитны саклау өчен җаваплылык алырга тиешлеге дә ассызыклана.

10 авгуска каршы төндә Куштауга 300гә якын битлекле кеше килеп, активистларны кысырыклап чыгарга маташты. Куштауны яклаучы активистлардан 200гә якын кеше аларга каршы торды, яраланучылар да булды. "Башкорт" оешмасы вәкиле, җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов яраланганы хакында белдерде.


XS
SM
MD
LG