Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерал медиада Куштауны яклаучыларны "ваһһабилар" дип сурәтләү кампаниясе оештырыла


Куштауда каршылык чарасы, 9 август 2020
Куштауда каршылык чарасы, 9 август 2020

Телеграм каналларында Куштауны ваһһабилар, милләтчеләр, төрле экстремистлар яклый дигән гаепләүләр арта бара. Әмма ышанычлы дәлилләр китерелми.

Әле җомга көнне үк "Башинформ" агентлыгы Телеграм челтәрендә җирле хакимиятне мактаган кайбер вак-төяк каналлар язуына нигезләнеп, Башкортстанда Куштауны яклау чараларында нигездә радикал исламчылар, ваһһабилар катнаша дигән мәгълүмат таратты. Моны "(Куштауны якларга) башкорт ваһһабилары лидеры Ишморат Хәйбуллин килгән. Моннан тыш протестларда элек экстремизм өчен мәхкәмәгә тартылган Фәнзил Әхмәтшин, Фаил Алчынов, Руслан Габбасов, Гарифулла Яппаров, Байрас Габидуллин, Илнар Галин, элегрәк Русиядә тыелган экстремистик һәм ваһһаби оешмалары эшчәнлегендә катнашучы башка активистлар да бар. Алар көненә биш тапкыр радикал ислам традицияләренә нигезләнгән намаз укый. Протестларда катнашучылар һәм аларның җитәкчеләре хисабына ваһһабит оешмаларынннан 600 мең сумнан артык акча кергән" дип язды Башкортстанның рәсми хәбәр агентлыгы "Башинформ".

"Башинформ"дагы язма
"Башинформ"дагы язма

Шимбә төштән соң Куштауны яклаучы җирле халыкны "төрле җирдән җыелган ваһһаби туе" дип бәяләгән постлар арта башлады - бу кампаниягә федерал дәрәҗәдәге каналлар кушылды. Шундый эчтәлектәге постларның берен хәтта үзәк федерал хакимияткә якын торган эре каналлардан "Незыгарь" да күчереп бастырды. Куштауны яклаучыларның кемнән торганына ишарә итеп, анда мөселманнарны экстремизмда гаепләр өчен органнар тарафыннан соңгы елларда еш кулланылган гадәти "атрибутлар" санап кителә: тыелган әдәбият, чит илләрдән килгән эмиссарлар, сакаллы кешеләр һәм аларның 5 мәртәбә намаз укуы. Моңардан тыш "Куштаудагы ваһһабилар" үзләренең Әфганстан һәм Сүриядәге тактикасын - хатыннар һәм балалар артына сыену гадәтен алга сөрә, кораллы провокация әзерли дигән гаепләү ташлана. Болар барысы да Русиядәге тар карашлы халык өчен ислам экстремизмы карачкысы булып тора.

Шимбә кичкә, йәгъни Куштау итәгендә "Башкорт сода ширкәте" (БСК) хезмәткәрләре дип күрсәтелгән төркемнең ОМОН ярдәмендә шиһанны яклаучылар җәйләвен тар-мар итүеннән соң, Куштауны бары тик ислам экстремистлары гына яклый дигән карашны тарату тагын да артты.

Телеграмдагы Постправда каналы БСК хезмәткәре дип таныштырылган бер затның видеосын чыгарды, анда ул ачыктан-ачык: "Менә егетләр белән безнең эшчеләргә ("Сода" ширкәте – ред.) эшләргә комачаулаган ваһһабиларны куып таратырга килдек әле" дип сөйли. Шул ук видеоны 170 мең кеше язылган "Раньше всех. Ну почти" каналы да чыгарды, анда да Куштаудагы каршылык берьяклы гына, БСК ягыннан карап кына яктыртыла.

Gorobzor.ru сайты язуынча, "ваһһабилар лидеры" дип күрсәтелгән Ишморат Хәйбуллин исламдагы изге урынны (Куштауны) мыскылларга теләүчеләргә каршы тору өчен 15 август көнне барлык мөселманнарны Куштауга килергә чакырган. Ишморат Хәйбуллин үзе моның ялган булуын әйтеп, Youtube-та махсус аңлатма белән чыкты.

"Мин бернинди фәтва чыгармадым. Белеме булган бар мөселманда да бу ялган көлке генә уятты. Исламда Куштау нинди изге урын булсын инде?! Һичьюгы исламны бераз булса да өйрәнсеннәр иде. Исламда изге урыннар турында барысы да бик төгәл әйтелгән", ди ул.

Үзенең Куштауга баруын Хәйбуллин башкаларга теләктәшлек белдерү белән аңлатты.

"Бу экологик мәсьәлә. Куштау мин яши торган шәһәр янында урнашкан. Шуңа мин анда улым белән бардым. Бу мәсьәләне сәяси һәм дини кырга чыгару максаты уемда да булмады. Мин тауны эшкәртүгә каршы, әмма изге урын булганы өчен түгел, ә беренчедән - мин Стәрлетамак кешесе, ә аннары - миллионлаган кеше аны эшкәртүгә каршы һәм аларның гражданлык позициясенә мин теләктәшлек белдерәм. Ә ваһһабилар лидеры дигән уйдырмалар ул медиа тарафыннан тагылган ярлык. Чыннан да мин кемгәдер киңәшләр бирәм, ике телдә китаплар чыгырам, әмма бу ваһһабилар лидеры дигәнне аңлатмый", ди Хәйбуллин.

Стәрлетамак имамы Ришат Рафиков Куштауны яклаучылар арасында ваһһабилар барлыгы турында социаль челтәрләрдә укыган һәм мөселман егетләренә анда катнашмаска киңәш иткән.

"Ишеттем ул хакта һәм бик борчылам, чөнки мондый сүзләрдән арыну бик авыр. Безнең мәчеткә йөрүче егетләр Куштау янына барганын белгәч, мин "анда катнашмагыз" дип әйттем. Тыңлаучылар булды, Стәрлетамак егетләре кире кайтты. Бу хәлләрнең шаукымы исламга зыян сала. Бу урам чаралары хәерлегә илтмәгәнен беләм, фетнә чыгару исламда катгый тыела. Аллаһ әмеренә буйсыну кирәк. Әмма анда бернинди дә ваһһабилар юк. Тау өчен көрәшне ислам байрагы астында уза дип уйлау, шундый фикерне тарату дөрес түгел, аның дингә бернинди дә катнашы юк. Нинди уен барганын аңламыйм. Активистлар арасында намаз укучы егетләрне күрәләр дә шундый фикер таратыла. Сәясәткә кысыласыбыз килми. Куштауга хуҗа - Аллаһ. Ул аны саклаячак. "Сода"га бирелә икән, бу - аның әмере. Дин исеме белән зыян эшләр генә башкарылмасын", диде ул.

16 август көнне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шиханны яклаучылар белән очрашып Куштау мәсьәләсендә уртак карарга килгәнче шиханны эшкәртү туктатылып торачак дип әйтте. Бу яңалыкны ваһһабилар белән куркыткан Незыгарь бастыргач, Кот Казанский Телеграм каналы: "Кичә генә Незыгарь Куштауда ваһһабилар дип язды, бүген инде уртак карар турында сөйли. Хәбиров ваһһабилар белән сөйләшүләргә барганмы? Ә бәдрәфтә манчу турындагы сүзләр? Яки чынлыкта анда ваһһабилар булмаганмы? дигән сорау куя.

Протестлар вакытында хакимият чарасызлыктан һәм халыкны куркыту өчен ислам, мөселманнарны үз файдасында куллана. Хабаровскида да протестлар башланганда ислам террорчылары тоткарлануы һәм киләчәктә мондый хәлләр дәвам итәргә мөмкинлеге әйтелде, әмма моңа беркем ышанмау сәбәпле, ул тиз тынды.

15-16 август көннәрендә Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны склап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр булды. Шимбә көнне 50дән артык активист тоткарланды.

XS
SM
MD
LG