Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровски татарлары да Фургалны яклау чараларында катнаша


18 июльдәге каршылык чарасы

Хабаровскиның кулга алынган губернаторы Сергей Фургалны яклау чараларында җирле татарлар да катнаша. Сайлауда да алар Фургалга тавыш биргән булган.

Хабаровскида кулга алынган губернатор Сергей Фургалны яклап инде бер атнадан артык урам чаралары уза. Узган шимбә дистәләрчә мең кеше катнашкан чарада татарлар да булган. Азатлык шуларның берсе — Хабаровски крае мөселманнары иҗтимагый хәрәкәте рәисе Хәмзә Кузнецов белән сөйләште. Кузнецов әйтүенчә, татарлар Хабаровски краеның башка халыклары кебек үк Фургалга уңай карый.

— Аны яклап чыгучылар арасында татарлар да, таҗиклар да, башкалар да бар. Милләтенә, диненә карамастан чыгалар.

— Фургалның татарлар белән очрашканы булмадымы?

Хәмзә Кузнецов
Хәмзә Кузнецов

— Ул губернатор вазифасында бик аз булды. Күбрәк көндәлек проблемнарны хәл итү белән мәшгуль иде. Милли, дини мәсьәләләргә әле килеп җитә алмады. Без, татарлар да аны яклап чыгабыз. Йөрешләрдә катнашабыз. Башкалардан аерылмыйбыз, чөнки сайлауда да аның өчен тавыш биргән идек.

Каршылык чараларында тәртип саклаучы полиция дә, аларның әти-әниләре дә сайлауда аны яклаган. Шуңа бернинди чуалышлар чыкмыйдыр дип саныйм. Алар да халыкка теләктәшлек күрсәтә.

Аннары бу чарада бик күп кеше, бөтен шәһәр халкы диярлек катнаша. Шуңа бар халыкка каршы бара алмыйсың. Бу 700 меңгә якын кеше. Хакимият беренче митингта ук куып таратырга кушар иде дә, беркем дә бу кадәр кеше җыелыр дип уйламады. Беркем дә хакимият рөхсәт бирмәгән митингка кеше шулай күпләп килер дип көтмәде. Ниндидер аерым оештыручы да булмады бит. Менә узган шимбә 12 меңләп халык җыелды.

Кемдер социаль челтәрдә "әйдәгез, сәгать 12дә чыгабыз" дип кенә язган да, дистәләрчә мең кеше җыелды, дезинфекция ясар өчен хакимият үзәктә япкан урыннарны ачып мәйданга керде. Халыкның күплегеннән полиция күмелеп калды диярлек. Күренмәделәр. Шуңа халыкны куып тарату бик куркыныч булыр иде, җитмәсә губернатор сак астында һәм беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмаячак. Аның нәтиҗәсе бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Корбаннар булуы ихтимал. Бу инде җинаять җаваплылыгы дигән сүз.

— Путин Хабаровски крае губернаторы вазифаларын башкаручы итеп Сергей Дегтяревны билгеләде. Бу яңалыкны халык ничек кабул итте?

— Әле бит билгеләнде генә. Дегтярев — Жириновскийның уң кулы, ЛДПР фиркасеннән. Әмма халык бит Фургалны ЛДПР фиркасеннән булганга сайламады, элекке губернатор Вячеслав Шпортны кабат губернатор итеп калдырмасыннар өчен Фургалга тавыш бирде. Бу Шпортка каршы протест иде.

Башта халык Шпортка альтернатива буларак кына Фургалга тавыш биргән булса, аннары аның ел ярым дәвамында ничек уңышлы эшләгәнен күрде. Ул халыкка якын булды, гади җитәкче иде. Юллар, биналар күпләп төзеде. Фатир алып алданучылар белән дә эшләде, күп түрәләрне кыскартты. Шпорт бит мәскәүләргә Амур елгасын ятьмәләп алырга рөхсәт итеп төбәкне балыксыз калдырды.

Аннары Шпортны түрәләр штатын үстергән өчен яратмадылар. Ул түрәләрнең һәркайсы 100-200 мең хезмәт хакы ала дигән сүз. Бу бит халык акчасы. Фургал, ялгышмасам, 20%лап түрәне кыскартты. Бурычларны түләде, кыскасы, хуҗалык эшләрен яхшы алып барды. Халыкка бу ошый иде. Шуңа без киләчктә дә аның калуын телибез.

Сайлауда икенче турда коточкыч административ ресурска карамастан, халыкның 70% Фургалга тавыш бирде. Без хәтта җиңә алуыбызга бераз аптырадык та. Килеп чыкмас дип уйлаган идек. Менә хәзер инде аны 15 ел элек булган вакыйгага бәйләп, ягъни, бармактан суырып чыгарылган гаепләү белән ябып куйдылар.

— Каршылык чаралары дәвам итәр дип уйлыйсызмы?

— Дегтяревны билгеләүгә карамастан, йөрешләр дәвам итәр дип уйлыйм. Нигездә бу каршылык чаралары күп кеше катнашында шимбә көнне уза. Ә эш көнендә кеше аз чыга.

Без бит сайлауда да ЛДПРны яклап яки "Бердәм Русия"гә каршы тавыш бирмәдек, без нәкъ Шпортны теләмәдек. Фургалны сайладык һәм алданмадык. Халыкның 70% сайлаган икән, моны инкарь итеп булмый, нинди генә булса да, бу — демократия. Нинди генә булмасын, аның үткәненә карамастан, аны сайлаган халык фикере белән хисаплашырга тиешләр. Бу бит 50% кына да түгел, ә 70%.

2018 елда Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесе башкаласын Хабаровскидан Владивостокка күчерү Путин тарафыннан бер дә матур гамәл булмады. Хабаровски халкының федераль үзәккә үпкәсе тагын да артты.

— Каршылык чарасында "Мәскәү кит, безнең елгалардан, безнең җир байлыкларыннан, безнең тайгадан кит" дигән шигар күзгә чалынды. Хабаровски халкы бу шигар белән нәрсәгә ишарәли?

— Һәр төбәк халкы үзләрендәге байлыкның чит кешеләр үзләштерүен теләми. Ерак Көнчыгыш халкының өстәлендә дә, кибеттә дә һәрвакыт балык булды. Амур елгасы ага, океан да якын. Шпорт вакытында Мәскәү ширкәтләре дип әйтимме соң, Амур елгасын ятьмә белән уратып алды. Хәлләр булды инде анда. Шул вакыттан бирле төбәкнең җир, су байлыклары мәсьәләсе тагын да кискенләште.

Урманнар турында бөтенләй әйтеп тә тормыйм. Меңнәрчә эшелоннар белән каядыр озатылды. Әллә Кытайга, әллә Русиянең Көнбатышына. Халык бу байлыкларның кая китү нечкәлекләрен төпченми инде, Мәскәү ала дип кенә әйтә. Алтыннар да китә. Барысы да китә, кыскасы.

Ул байлыкларның төбәктән китүенә элек тә канәгатьсезлек бар иде, әмма Шпорт вакытында бу тагын да кискенләште.

— Фургалны яклау чаралары башлангач, ФСБ террорчыларны тоткарлау турында белдерү ясады. Мөселман оешмасы белән бәйле кеше буларак, сездән бу "террорчылар" турында сорау алулар булмадымы?

— Бу белдерүдән халык көлде инде. Тагын кайберләре бик аптырады. Бик ясалма килеп чыга башлады бу "тоткарлаулар".

Видеода "террорчыга" үзенә сумкасындагы әйберләрен чыгарырга рөхсәт бирәләр, байракта да гарәп хәрефләре урынына нидер боргаланган таяклар. Кыскасы — цирк. Болар барысы да шимбә узачак йөреш алдыннан эшләнде.

Дегтярев бөтен авырлыкны кабул итәргә тиеш булачак, шактый түзәргә туры киләчәк. Барлык авырлыклар аның башына төшәчәк, халык белән очрашуда аңа сүгенәчәкләр. Фургалның урынбасары белән дә шулай булган иде. Халыкка үзе сайлаган җитәкчедән башка беркем кирәкми. Без Дегтяревны сайламадык, аны Путин билгеләп куйды. Безгә халык фикере белән хисаплашучы җитәкче кирәк. Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр — репрессияләнгән, сөргенгә җибәрелгән, БАМ төзүчеләрнең нәсел дәвамчылары. Мондагы халык кырыс холыклы, үз дигәнендә нык торучан. Шуңа бу каршылыклар дәвам итәр дип уйлыйм.

Аннары халык бик адекват. Нидер җимерү-вату уенда да юк. Без үз каршылыгыбызны бары шулай күрсәтәбез һәм Мәскәү аны күрергә тиеш. Мәскәү безгә йөз белән борылмаса, киләчәктә ни булыр, белмим.

Халык үз акчасына плакатлар бастырып чыгарды, без бу митингка эшкә йөргән кебек йөрибез. Элек Путинны яклаганнар да бу хәлне күреп, аннан ваз кичә башлады. Чөнки халык фикеренә колак салучы юк.

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG