Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровски крае губернаторы Сергей Фургал тоткарланган


Сергей Фургал
Сергей Фургал

Сергей Фургалга Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдереләчәк

9 июль иртәсендә Тикшерү комитеты вәкилләре ФСБ хезмәткәрләре белән Хабаровски крае губернаторы Сергей Фургалны тоткарлаган. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Фургалга Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдереләчәк.

Эш оешкан җинаятьчел төркемгә карата кузгатылган. Тикшерү мәгълүматынча, Фургал берничә эшмәкәрне үтерергә тырышуны һәм үтерүне оештырган. Чикләү чарасы билгеләр өчен губернаторны Мәскәүгә, Басман мәхкәмәсенә китерәчәкләр.

Тикшерү комитеты тоткарлауның фото һәм видеоларын чыгарды.

Эш нигезендә, Фургалдан тыш, элегрәк дүрт гаепләнүче кулга алынган иде. Алар Фургалга каршы күрсәтмәләр биргән.

2019 елда Мәскәүдә Фургалның бизнес партнеры Николай Мистрюков тоткарланган иде. Ул 2004-2005 елларда эшмәкәрләр Евгений Зорь һәм Олег Булатовны үтерергә кушуда һәм Александр Смольскийны үтерергә омтылуда катнашуда шикләнелде.

Сергей Фургал Хабаровский краен 2018 елның сентябреннән җитәкли. Ул ЛДПР намзәте иде һәм икенче турда сайлаучыларның 70 процент тавышын җыйды. "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент алды. 1990 елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005 елда Хабаровский крае депутаты, соңрак Русия думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде.

XS
SM
MD
LG