Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида губернатор Фургалны яклап дистәләгән мең кеше урамга чыкты


Урамга чыккан халык
Урамга чыккан халык

Урам чарасында катнашучылар "Фургалга азатлык", "Мин/Без Сергей Фургал" дигән шигарьләрдән тыш, сәяси тоткыннарны азат итүне дә таләп итте.

Кулга алынган Хабаровски крае губернаторы Сергей Фургалны яклап 18 июльдә Хабаровcки шәһәрендә рөхсәт ителмәгән урам чарасына дистәләгән мең кеше чыкты. Анда катнашучылар Мәскәүнең "Лефортово" Тикшерү изоляторында утыручы Фургалны азат итүне таләп итте.

Шимбә көнне чарада төрле мәгълүматларга күрә 15тән алып 50 меңгә кадәр кеше катнашты. Халык шәһәр үзәгендәге Ленин мәйданында төбәкнең хөкүмәт бинасы каршына җыелып урамнар буйлап атлады. Полиция йөрештә катнашучыларга комачауламады һәм тыкшынмады.

Кичкә таба чарада катнашучыларның бер өлеше Хабаровски мэриясе янында калды. Кайберәүләр иртәнгә кадәр таралышмаска килеште. Урам чарасында катнашучылар "Фургалга азатлык", "Мин/Без Сергей Фургал" дигән шигарләрдән тыш, сәяси тоткыннарны, аерым алганда Амурдагы Комсомольскидан ЛГБТ-активисты Юлия Цветкованы азат итүне таләп итте. Митингка чыгучылар арасында пенсионерлар, балаларын җитәкләгән ата-аналар, яшьләр бар дип хәбәр итә "Сибирь.Реалии".

Хакимият митингта катнашучылар санын киметергә тырышкан. Би-би-си язуынча, Русия президентының Ерак Көнчыгыштагы федераль бүлгесе җитәкчесе Юрий Трутнев шундый таләп куйган.

Коронавируска каршы федераль штаб Хабаровскины авыручылар саны артучы бердәнбер төбәк дип атады. Шәһәр мэры калада яшәүчеләр акция вакытындагы каты тавышка зарлана дип белдерде.

Хабаровскида митинглар сигезенче көн дәвам итә. Бүген чарага Ерак Көнчыгыштагы башка шәһәр халкы да кушылды. Владивостокта Хабаровски халкына теләктәшлек белдереп һәм Фургалны яклап меңгә якын кеше каршылык чарасына чыккан. Хакимият белән килештерелмәгән чараны "күгәрченнәр ашату" дип атаганнар. Благовещенскида чарада 200ләп кеше катнашкан.

Сергей Фургалга Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды.

Фургал Хабаровски краен 2018 елның сентябреннән җитәкләде. Ул ЛДПР намзәте иде һәм икенче турда сайлаучыларның 70 процент тавышын җыйды. "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент алды. 1990 елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005 елда Хабаровский крае депутаты, соңрак Русия думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде.

XS
SM
MD
LG