Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кремль сайлауларда җиңгән ЛДПР һәм КПРФка җәза бирергә тели


Хабаровски краенда губернатор сайлауда җиңү яулаган ЛДПР намзәте Сергей Фургал
Хабаровски краенда губернатор сайлауда җиңү яулаган ЛДПР намзәте Сергей Фургал

Кремль төбәкләрдә узган сайлауларда КПРФ һәм ЛДПР үзләрен системнан тыш оппозиция кебек тотты дип саный, шуңа күрә әлеге фиркаләрне "оппозиция язмышы" көтәргә мөмкин.

ЛДПР һәм КПРФ "кызыл сызыкны" узды, димәк, Кремль ягыннан ярдәм һәм хезмәттәшлеккә өметләнә алмыйлар. Бу хакта Русия президенты идарәсендәге чыганакка сылтанып "Ведомости" яза.

Хабаровски краенда губернатор сайлауда 70 процент тавыш җыеп җиңгән ЛДПР намзәте Сергей Фургалның үз-үзен тотышы аеруча канәгатьсезлек уяткан. Башта ул сайлау кампаниясен алып бармаска вәгъдә иткән, ә нәтиҗәдә "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпортның вице-губернатор вазифасыннан баш тарткан дип белдерә газет чыганагы.

Әлеге гамәлләре өчен КПРФ һәм ЛДПРга киләсе сайлауларда муниципаль фильтр узуда ярдәм итмәү һәм алар белән төбәк намзәтләрен килештермәү чаралары каралырга мөмкин.

Моннан тыш, фиркаләр лидерлары Владимир Жириновский һәм Геннадий Зюгановка якын арада Русия президенты Владимир Путин белән очрашуга өметләнәсе юк диелә. "Сайлаулар аларның килешүгә сәләтсез булуларын күрсәтте", ди чыганак.

23 сентябрь Владимир өлкәсе һәм Хабаровски краенда губернатор сайлауның икенче турында ЛДПР намзәтләре җиңде. Владимир өлкәсендә ЛДПР намзәте Владимир Сипягин 57 процент тавыш җыйды. "Бердәм Русия" намзәте, моңа кадәр төбәк башлыгы булып эшләгән Светлана Орловага 37,5 процент тавыш бирелде.

Хабаровски краенда да ЛДПР намзәте җиңде. Фирка вәкиле Сергей Фургал өчен сайлаучыларның 70 проценты тавыш бирде. Төбәк башлыгы вазифаларын башкаручы "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент тавыш җыйды.

23 сентябрьгә билгеләнгән Хакас республикасы башлыгын сайлау ике атнага кичектерелде, чөнки төбәк башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Зимин үз намзәтен алды.

Приморье краенда губернатор сайлауның икенче туры 16 сентябрь узды, әмма күпсанлы канун бозулар ачыклану сәбәпле, сайлау нәтиҗәләре кире кагылды.

XS
SM
MD
LG