Accessibility links

Владимир һәм Хабаровски төбәкләрендә губернатор сайлауда ЛДПР намзәтләре җиңде


Владимир өлкәсенең әлеге башлыгы Светлана Орлова
Владимир өлкәсенең әлеге башлыгы Светлана Орлова

23 сентябрь Владимир өлкәсе һәм Хабаровски краенда губернатор сайлауның икенче турында ЛДПР намзәтләре җиңде.

Владимир өлкәсендә сайлауның икенче турында ЛДПР намзәте Владимир Сипягин 57 процент тавыш җыйды. "Бердәм Русия" намзәте, моңа кадәр төбәк башлыгы булып эшләгән Светлана Орловага 37,5 процент тавыш бирелгән. Бу хакта Русия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителә.

Хабаровски краенда шулай ук якшәмбе узган губернатор сайлауның икенче турында да ЛДПР намзәте җиңде. Фирка вәкиле Сергей Фургал өчен сайлаучыларның 70 проценты тавыш биргән. Төбәк башлыгы вазифаларын башкаручы "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент тавыш җыйган. Сайлау бүлгеләренә тавыш бирү хокукы булган халыкның 42 проценты килгән.

Сергей Фургал
Сергей Фургал

Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Хабаровски краендагы сайлау нәтиҗәләре шик тудырмый дип белдерде.

9 сентябрь бердәм тавыш бирү нәтиҗәләреннән соң Русиянең дүрт төбәгендә губернаторлар сайлауның икенче туры билгеләнгән иде. Приморье краенда ул 16 сентябрьдә узды, әмма күпсанлы канун бозулар ачыклану сәбәпле, сайлау нәтиҗәләре кире кагылды.

23 сентябрьгә билгеләнгән Хакас республикасы башлыгын сайлау ике атнага кичектерелде, чөнки төбәк башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Зимин үз намзәтен алды.

XS
SM
MD
LG