Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморьеда губернатор сайлау нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылды


Владивостокта сайлауда хәрәмләшүләргә каршы митинг
Владивостокта сайлауда хәрәмләшүләргә каршы митинг

Приморски крае сайлау комиссиясе төбәк губернаторы сайлауның икенче тур нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды.

Әлеге карар өчен сайлау комиссиясендә 13 әгъзаның 12се тавыш биргән, дип яза Интерфакс.

Төбәк сайлау комиссиясе секретаре Татьяна Камаева белдерүенчә, комиссиягә 200дән артык шикаять килгән. Аларның 115е Андрей Ищенко штабы тарафыннан сайлаучыларны сатып алу һәм тавыш бирү бүлгеләренә китерү белән бәйле. Бу шикаятьләр хокук саклау оешмаларына җибәрелгән.

КПРФ намзәте Андрей Ищенко сайлау нәтиҗәләрен кире кагуны мәхкәмәдә шикаять итәчәге турында белдерде.

Чәршәмбе Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Приморски крае губернаторын сайлауның кануни булмавын танырга тәкъдим итте. Ул "хәрәмләшүләр оештыручыларны шәхесләренә карамый" тикшерергә вәгъдә бирде.

Узган якшәмбе Приморски краенда узган губернатор сайлауда "Бердәм Русия" намзәте Андрей Тарасенко җиңүче дип игълан ителде. Тавышларны санау вакытында соңгы минутларга кадәр КПРФ намзәте Андрей Ищенко алда барды. Тавыш бирү кәгазьләренең 95 процентын санаганнан соң да Тарасенконың Ищенкога алты процент оттыруы күренә иде. Әмма ахырда Тарасенко өчен тавышлар кинәт артып китте һәм ул җиңеп чыкты. Сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәнән соң, КПРФ тарафдарлары урамнарга чыкты. Ищенко сайлау бүлгелерендә хәрәмләшүләр булды дип белдерде.

XS
SM
MD
LG