Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Үзәк сайлау комиссиясе Приморскида сайлау нәтиҗәләрен танымаска тәкъдим итә


Элла Памфилова
Элла Памфилова

Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Элла Памфилова Приморски крае губернаторын сайлауның кануни булмавын танырга тәкъдим итә. Сайлауда җиңелгән дип игълан ителгән намзәт Андрей Ищенко моңа каршы, ә җиңүче дип танылган Андрей Тарасенко яңа сайлауда катнашудан баш тартмакчы.

Элла Памфилова сүзләренчә, мондый карар кабул итү өчен нигез бар. Кануннарга ярашлы, яңа сайлау өч айдан узарга мөмкин.

Узган сайлауда ике процент тирәсе генә аерма белән җиңүче дип игълан ителгән "Бедәм Русия" намзәте Андрей Тарасенко яңа сайлауда катнашмаячагын белдерде дип яза ТАСС. Шул ук вакытта ул Элла Памфилованың карарын хуплый. "Бу минем дә тәкъдим иде. Бүген ике тараф та гаепле, әлеге хәлдән ничектер чыгарга кирәк дидем. Бер-береңне гаепләү яхшы түгел", дигән Тарасенко.

Җиңелүче дип игълан ителгән КПРФ намзәте Андрей Ищенко исә сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару ихтималына каршы. ТАСС аның "Бу абсурд. Мин килешмим. Без бит инде губернатор сайлап куйдык", дигән сүзләрен китерә.

Узган якшәмбедә Приморски краенда узган губернатор сайлауда "Бердәм Русия" намзәте Андрей Тарасенко җиңүче дип игълан ителде. Тавышларны санау вакытында соңгы минутларга кадәр КПРФ намзәте Андрей Ищенко алда барды. Тавыш бирү кәгазьләренең 95 процентын санаганнан соң да Тарасенконың Ищенкога алты процент оттыруы күренә иде. Әмма ахырда Тарасенко өчен тавышлар кинәт артып китте һәм ул җиңеп чыкты. Сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәнән соң, КПРФ тарафдарлары урамнарга чыкты. Ищенко сайлау бүлгелерендә хәрәмләшүләр булды дип белдерде.

Чәршәмбе Приморски краена Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре тикшерү белән килде.

XS
SM
MD
LG