Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморьеда КПРФ намзәте тарафдарлары сайлау нәтиҗәсенә ризасызлык белдерә


Приморье (Приморский край) губернаторын сайлауда "Бердәм Русия" намзәте җиңүе турында билгеле булганнан соң, КПРФ тарафдарлары өлкә хакимияте бинасы янына җыелды.

Җыелучылар кулларына кызыл байраклар һәм плакатлар тоткан. Бинаны полиция саклый дип хәбәр итә "Интерфакс".

Губернатор сайлауның икенче турында көтмәгәндә җиңелган КПРФ намзәте Андрей Ищенко Владивостокта алданган сайлаучыларның эш ташлавын игълан итте. Ул шулай ук ачлык игълан итте. Бу хакта Ищенко Facebook-та язды.

Тавыш бирү кәгазьләренең 99,1 процентын саналганнан соң, губернатор вазифаларын башкаручы "Бердәм Русия" намзәте Андрей Тарасенконың 49,55 процент җыюы билгеле булды. КПРФ намзәте Андрей Ищенко 48,06 процент җыйган.

Шул ук вакытта соңы минутларга кадәр сайлауда Ищенко алда барды. Тавыш бирү кәгазьләренең 95 процентын санаганнан соң да әле Тарасенконың Ищенкога алты процентка җиңелүе күренә иде.

КПРФның матбугат вәкиле Александр Ющенко фирка сайлау нәтиҗәләрен танырга җыенмый дип белдерде. "Бу Приморье өлкәсенә карата гына түгел, бөтен илгә, бөтен сәяси системга һәм хәтта ил җитәкчелегенә карата башбаштаклык", дигән ул РБКга.

КПРФ тавыш бирү нәтиҗәләренең тупас ялганга корылуы турында белдерде. Фирка мәгълүматына караганда, Уссурийскидагы 2846 сайлау бүлегесендә "Выборы" автоматик системы Тарасенкогда 1347, ә Ищенкога 2016 кеше тавыш биргән дип күрсәтә. Ә сайлау бүлгесеннән алынган беркетмәләрнең күчермәсендә сүз 247 һәм 219 тавыш турында бара, диләр КПРФта.

Артем шәһәрендә фирка күзәтүчеләренә ахыргы беркетмәне күрсәтүдән баш тартканнар. Моңа җавап итеп, КПРФ вәкилләре ачлык игълан иткән.

Русия Үзәк сайлау комиссиясендә тавыш бирү нәтиҗәләренең Тарасенко исәбенә үзгәрүен өлкәнең ерак районнарыннан мәгълүматның соңрак килеп җитүе белән аңлаттылар.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова сайлау нәтиҗәләре бөтен шикаятьләрне карап бетергәч кенә игълан ителәчәк диде.

Приморье губернаторын сайлауның беренче туры 9 сентябрьдә узган иде. Ул вакытта Андрей Тарасенко 47 процент тирәсе, ә коммунист Андрей Ищенко 25 процент тирәсе җыйды.

XS
SM
MD
LG