Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровски крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Михаил Дегтярёв билгеләнде


Михаил Дегтярёв
Михаил Дегтярёв

Сергей Фургал “ышаныч югалту сәбәпле” эшеннән алына диелә президент Владимир Путин фәрманында.

Русия президенты Владимир Путин Хабаровски крае җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручыны билгеләде. Ул ЛДПР вәкиле Михаил Дегтярёв. Путинның "Хабаровски крае губернаторын вакытыннан алда вазифасыннан азат итү турында" фәрманы хокук мәгълүматы порталында дөнья күрде.

Фәрманда Хабаровски крае губернаторы Сергей Фургал "ышаныч югалту сәбәпле" вазифасыннан алына диелә.

Хабаровски крае губернаторын сайлаулар 2021 елның сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак дип хәбәр ителә.

  • Сергей Фургал 9 июльдә тоткарланды, аңа Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды.
  • Фургалны яклап 11 июльдә Хабаровки шәһәрендә рөхсәт ителмәгән урам чарасына дистәләгән мең кеше чыкты. Урам чарасында катнашучылар "Фургалга азатлык", "Мин/Без Сергей Фургал" дигән шигарьләр тоткан, "Азатлык!", "Мәскәү, кит!", "Ерак Көнчыгыш - безнеке!", "Путинны - отставкага" дигән сүзләр кычкырган.
  • 18 июльдә протест чарасы тагын да зуррак күләмдә кабатланды, анда 50 меңгә кадәр кеше катнашты диелде. Шундый ук чаралар Владивосток һәм Новосибирски шәһәрләрендә дә узды.
  • Фургал Хабаровски краен 2018 елның сентябреннән җитәкләде. Ул ЛДПР намзәте иде һәм икенче турда сайлаучыларның 70 процент тавышын җыйды. "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент алды. 1990 елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005 елда Хабаровский крае депутаты, соңрак Русия думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде.

XS
SM
MD
LG