Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәбиров, син Лукашенко кебек". Куштауда каршылык көндәлеге


Куштауда бәрелеш күренеше
Куштауда бәрелеш күренеше

Куштау янында каршылык көне буе дәвам итте. 50дән артык кеше тоткарланды. Низаг шиханны яклаучылар белән хосусый саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында туды.

15 август иртәсендә Башкортстанның Куштау тавы янында шиханны яулаучы активистлар белән хосусый саклау оешмалары хезмәткәрләре (ЧОП) арасында бәрелеш булды. Активистлар социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, аларга каршы газ баллоннары кулланылды.

Хосусый саклау оешмалары хезмәткәрләре "Сода" ширкәтенә теләктәшлек белдереп оештырылган "флешмоб"ка килде. Мондый чара республиканың химия сәнагәте ширкәтләре тарафыннан 15 августка билгеләнгән, аңа Башкортстан һөнәри берлекләре кушылачагы хәбәр ителде.

Русия химия ширкәтләре һөнәри берлекләренең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мирошниченко бу чараның килешенмәгән митинг түгеллеген әйткән. Тавыш көчәйткеч җиһазлар, плакат, шигарләр булмаганлыктан, ул Русия кануннарын бозмый, дигән ул. Куштауны яклаучыларны исә Мирошниченко "бушбугазлар" дип атаган.

Уфа вакыты белән 12.12дә тау янына ОМОН хезмәткәрләре килүе турында мәгълүмат барлыкка килде. Шиханны яклаучылар лагере тармар ителде.

Каршылык чарасында катнашучы активист Руслан Нуртдинов үз Facebook битендә "ОМОН хатын-кызларга каршы. Хәбиров, син Лукашенко кебек" дип язды.

Каршылык ике урында бара: таудан төшкән урында һәм тауны яклаучылар лагере янында.

Уфада яшәүче юрист Айдар Муллануров үз Facebook битендә: "Бу Беларус түгел, ә минем яраткан Башкортстан" дип язган.

ЧОП һәм куәт оешмалары халыкны куып таратмакчы була. Өч бала атасы Рөстәм Салаватов Instagram битендә шуларны күрсәтә.

Куштауны якларга килүчеләр туктаусыз "Куштау яшә" дип кычкыра.

Куштауны яклаучы 50дән артык активист тоткарланган. Куштану эшкәртүне хуплаучылар каршылык барган урын янында бәйрәм чарасы оештырган. "Сода" ширкәте хезмәткәрләре өчен концертта Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны мактау җырлары яңгырады. Якындагы гына ОМОН халыкны тоткарлап полиция бүлегенә озата торды.

Куштауны яклаучылар төнгә шунда калды. Алар иртәгә өмә уздырырга планлаштыра.

9 августта Куштауда шиханны эшкәртүгә каршы булган өч меңгә якын кеше флешмобка җыелды. Халык Үрнәк авылыннан Бельское авылына кадәр тере чылбыр булып, Башкортстан байрагын тотып торды.

Чарадан соң утызлап активист шиханда кунарга калды. Төнлә аларга каршы 300гә якын битлекле кеше килде, шиханны яклаучылар белән бу билгесез кешеләр арасында бәрелеш булды. Өч активист тоткарланды, мәхкәмә аларга сак астында тоту җәзасы бирде.

10 августта "Сода" ширкәте тиз арада кеше җыеп, Куштауны эшкәртүне таләп итеп хезмәткәрләрен митингка чыгарды.

Куштауны яклаучылар белән "Сода" арасында каршылык 3 августтан соң кискенләште. Сода ширкәте шиханны эшкәртә башлау өчен андагы урманны кисәргә тотынды, әмма активистлар урман кисү эшләрен туктатты.

XS
SM
MD
LG