Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштау каршылыгы: активистларга каршы битлекле кешеләр


Куштауда 9 августта узган протест чарасы
Куштауда 9 августта узган протест чарасы

9 август Башкортстанда Куштау шиханын яклау чарасы узды, анда өч меңнән артык кеше җыелды. Көндезге протест чарасыннан соң Куштауда 30лап кеше төнгелеккә калды, алар чатырлы лагерь оештырды.

Җирле вакыт белән төнге 11дә Куштауга 200-300 тирәсе кеше килеп, шиханны яклаучыларга каршы чыкты. Раил исемле активист Азатлыкка сөйләвенчә, төнгә каршы алар янына 20дән артык машина белән килгән кешеләр "безгә эш кирәк", "безне эшсез калдырасыз" дип кычкыра башлаган.

Әлеге кешеләр битлекләрдә, капюшон кигәннәр, кем икәннәрен аңлап та булмый, исерек хәлдә булучылар да бар, диде Раил. Активистлар бу кешеләрне провокаторлар дип атый.

Тауны саклаучы активистлар полициягә хәбәр иткән. Алар "хәл киеренкеләнә бара" дип хәбәр итә. Килгән кешеләр дорфа сөйләшә, күбесе исерек, Куштау яклаучыларына яныйлар диелә активистлар хәбәрендә.

Игътибар! Видеода сүгенү сүзләре бар!

Куштау тирәсендә хәлләр нигә киеренкеләнә?

9 августта Башкортстанда Куштау шиханын "Сода" ширкәтеннән яклап өч меңнән артык кеше тау итәгенә җыелды. Халык Үрнәк авылыннан Бельское авылына кадәр тере чылбыр булып торды, Башкортстан байрагы сузылды.

Чарада Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасы вәкилләре, милли хәрәкәт активистлары бар иде. Халык бөтен республикадан җыелган.

2 августта социаль челтәрләрдә Куштауда урман кисү эшләре башлануы турында хәбәрләр таралды. 3 августта активистлар җыелып тауга менде һәм анда урманны кисү эшләрен туктатты.

Куштауда урман кисү эшләрен туктатуны таләп итеп, 6 августта тауда бер төркем активистлар җыелган иде. Аларны куып таратыр өчен полиция һәм ОМОН килде. Берничә активист тоткарланды, ләкин алар иреккә җибәрелде. Руслан Нуртдинов, Байрас Габидуллин һәм Венер Кинҗәбаев иртәнгә кадәр полициядә калдырылды. Соңрак Венер Кинҗәбәевка карата ачылган административ эш туктатылды.

"Голос РБ" сайтында Куштау шиханын яклап петиция чыкты.

Куштау - Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән.

Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкыр кабатлап, "Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", дигән иде.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

XS
SM
MD
LG