Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштау тирәсендәге каршылык һәм Башкортстан икътисадының хәле


Куштауны яклау флэшмобы, 9 август 2020

Башкортстанда Куштау шиханы өчен көрәш бара. Куштау тирәсендәге каршылык, аның республика икътисадына йогынтысы турында икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин белән сөйләштек.

Узган якшәмбе Куштауны эшкәртүгә бирүгә каршы булган активистлар, барлыгы өч меңгә якын кеше флешмоб уздырды. Шиханны яклаучылар тере чылбырга тезелеп, Башкортстан байрагын тотып тордылар.

Бу шимбәдә исә каршы тараф — химия сәнагәте ширкәтләре Куштауны чимал итеп күргән "Сода" ширкәтенә теләктәшлек белдереп, киңкүләм чара уздыра. Анда да өч меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин белән Куштау тирәсендәге каршылык, аның республика икътисадына йогынтысы турында сөйләштек.

— Әлеге каршылыкларны ике олигарх төркем арасындагы низаг дип бәяләүчеләр дә бар. Моңа карата нәрсә әйтер идегез?

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

— Минем моңа ышанасы килми. Икътисад төркемнәре арасындагы көрәш булса, проблемнар тиз чишелер иде. Чөнки "Сода" зур һәм көчле компания, алар теләсә нинди көндәшне җиңә алырлык. Монда башка мәнфәгатьләр һәм зур акчалар файдаланыла. Ә андый акча бары тик Башкортстанның элекке җитәкчеләренең берсендә генә бар.

— Кем икәнен әйтмибезме?

— Юк, аны бар да белә.

— Республиканың элекке башлыгы Рөстәм Хәмитовның заманында "Сода"га альтернатив төзергә җыенуы турында хәбәрләр булган иде. Бүгенге бу каршылыкта аларның өлеше юкмы?

— Рөстәм Хәмитов Башкортстан һәм аның халкы өчен реаль зур эшләр башкаралмады. Аның эзе калмады. Мин аның белән элек бергә эшләгән кеше буларак яхшы беләм. Бердәнбер ачкан заводы – экологик зарарлы Кроношпан булды. Дөрес, аны "Сода"га альтернатив компания оештыру эшчәнлеге белән дә бәйләп имеш-мимеш тараталар. Хәмитовны бүгенге хакимияткә каршы көч дип атап булмый, ул йомшак кеше.

"Сода" — Русиянең икътисади бәйсезлеген тәэмин итүче мөһим тармак. Химия тармагындагы, азык сәнәгатендәге урыны зур. Аңа чималны Урал артыннан китерү конкурентлыкка файдалы түгел. Чимал эшкәрткән урынга якын булган очракта гына зур табыш китерә.

Шиханны тулысынча юкка чыгарырга ярамый. Ләкин шул ук вакытта заводны да туктатырга ярамый. Алар Куштаудан өлешчә чимал алырга җыеналар. Бу шау-шуда акыл белән эшләү авыр. Эмоцияләр чиктән ашты. "Сода"га һәм Радий Хәбировка каршы көрәш башланды. Бу тирә-як мохит өчен җәмәгатьчелек һәм экологларның көрәше генә түгел, монда сәяси һәм икътисади мәнфәгатьләр дә күзаллана. Каршылыклар тиз генә бетәргә охшамаган. Шулай да компромисс табылыр.

— Ул төркемнәр нәрсәгә өмет итә?

— Алар Рөстәм Хәмитовны урыныннан алуга ирешкән кебек, бу юлы да шуңа өмет итә дип фаразлыйм. Бу — болганчык суда балык тоту.

— Башкортстан икътисадының бүгенге хәлен узганы белән чагыштырып карасак?

— Башкортстанда икътисад совет чорыннан ук бик үсә алмады. Безнең республика Русиянең сәяси үзәкләреннән читтәге бер өлкә булып калды. Халыкның кереме буенча без 75 төбәк арасында 70нче урында тордык. Юллар, шәһәрләр, уку йортлары торышы безнең яхшы урында булмавыбызны күрсәтте. 90нчы елларда исә бездә түбән төшү аз булды һәм 28-30 урынга күчтек. Бу ул чактагы министрлар кабинеты җитәкчесе Марат Миргазямовка бәйле. 1994 елда аны эшеннән алганнан соң безнең хәлләр начарланды, Мортаза Рахимов чорында да, Рөстәм Хәмитов вакытында да артта калган төбәкләр арасында өстерәлдек. Бүген шул 40 ел буе җыелып килгән йөкнең зыянын күрәбез.

— Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда Башкортстанны донор төбәк дип атау бар иде бит.

Бүген федераль казна акчалары исәбенә яшибез

— Без Марат Миргазямов җитәкчелек иткән 90нчы елларда бераз донор булып алдык, бүген федераль казна акчалары исәбенә яшибез. Бездә масштаблар икенче, шуңа казна да Идел буе федераль округында иң зурлардан.


Рәхимов чорында Lasselsberger Ceramics Австрия компаниясенең керамик плитәләр чыгару заводы, Хәмитов вакытында ламинатлар, агач оныннан плитәләр җитештерүче зарарлы Кроношпан заводы эшли башлады. Республикадагы күпчелек заводлар ябылды, масштаблы икътисад юкка чыкты. Резин техник эшләнмәләр заводы тулысынча юкка чыкты, машиналар төзү заводы, агрегат заводы кыскарды. Җиңел сәнәгатьтә җитештерү кимеде. Шушы көннәрдә "Промсвязь" ширкәте дә ябылды. Анда бар нәрсәне дә җитештереп була иде. Бу ширкәтне кирәксез итеп калдырдылар.

— Пандемиянең дә икътисадка зыяны зур дип беләбез.

— Академик Үзбәк Госманов 15 ел элек үк масштаблы эпидемияләр булу ихтималын фараз иткән иде. Халыкның тыгызлыгы үсә, алар дөнья буйлап хәрәкәт итә. Чир таралу ихтималы зур. Әлбәттә, икътисадка һәр чир зыянлы. Беренчедән, кеше эшләми, ә аңа түләргә кирәк. Икенчедән, күп кенә ширкәтләр эшләми, табыш юк, казна буш. Кинотеатрлар эшләми. Рестораннар яңа гына әйләнеш ала башлады. Икътисад зур ширкәтләр исәбенә бара. Бүген зур компанияләр дә зыян күрә. Мәсәлән, Моторлар төзү берләшмәсе. Анда авыручылар 200 кешедән артты. Ләкин барсын да коронавируска гына сылтарга да ярамый. Дөньядагы кризис, нефть бәяләре тәэсир итә. Коронавирус узар, ләкин кризис аның белән тәмамланмаячак. Ә инде коронавирустан табыш алуга килгәндә, битлекләр, төрле дезинфекция матдәләре җитештереп кенә зур табыш алып булмый. Дөрес, үпкәне җилләтү аппаратлары миллиардлар табыш китерә, ләкин алар бездә җитештерелми.

— Икътисади кризис күпме дәвам итәчәк дип уйлыйсыз?

— Бер өч ел барыр дип фаразлыйм. Әле тышкы сәүдә, туризм бик кыскарды. Эчке базарга игътибар артачак. Нефть һәм газ экспорты кимү чимал чыгару тармакларына нык тәэсир итә.

Халык тропик илләрдән китерелгән суррогат азыклар белән җан асрады. Пальма мае алдык, Индонезия кокос сатып кына да җитештерү күләме белән Русияне узып китте. Хәтта бәрәңгене дә Мисыр һәм Пакстаннан ала башладык. Халыкны илдә җитештерелгән азык белән тәэмин итә алмасак, икътисад тәмам юкка чыгачак. Фәнгә дә зур игътибар кирәк. Фән булмаса – үсеш тә юк. Бу яктан Башкортстанда хәлләр һич тә мактанырлык түгел. Фәндәге мәшгульлек күрсәткече белән без Түбән Новгородтан биш, Казаннан дүрт, Чиләбедән өч тапкыр артта барабыз.

— Башкортстанның бүгенге җитәкчесе республиканың икътисадын җайга салуына өмет бармы?

— Радий Хәбиров ялгызы гына түгел, аның командасында сәләтле, тәҗрибәле белгечләр бар. Ләкин без алга сикерә алмыйбыз, чөнки Русиягә бәйлебез. Ә анда эшләр һич кенә дә мактанырлык түгел.

— Ләкин шул ук Русия эчендәге Татарстанның социаль-икътисади ятан шактый үсүен дә күрми мөмкин түгел.

— Татарстан да заманында үсешкән төбәк түгел иде. Анда соңгы елларда инвестицияләр исәбенә алга киттеләр. Безгә инвестицияләр килми. Әле Куштау шиханы тирәсендәге тавышлар да инвестицияләр җәлеп итү өчен файдага түгел. Бу каршылыклар нәтиҗәсендә без эш урыннарын югалтачакбыз. Бу каршылыкны оештыручылар астыртын эш алып бара.

Ринат Гатауллин — 1953 елның 14 июнендә Шаран районының Түбән Зәет авылында туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторы. Хезмәт юлын Туймазы районында мәктәп мөдире булып эшләүдән башлаган. Башкорт авыл хуҗалыгы институтының лаборатория җитәкчесе, Дәүләт планы оешмасы башлыгы, икътисад министры урынбасары, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның казна, салым, банк һәм финанслар комитеты рәисе, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары булып эшләгән.

Куштау — Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән.

Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкыр кабатлап, "Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", дигән иде.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG