Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров: "Куштау эшкәртеләчәк. Мине сындырырга тырышу — файдасыз"


Радий Хәбиров еллык юллама белән чыгыш ясый

10 декабрь Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык юллама белән чыгыш ясады.

Хәбиров елга кайбер нәтиҗәләр ясап, инвестицияләр үсеше, "Алга" дип аталган икътисади төбәк оештырылуы, федераль грант алган индустриаль парклар турында сөйләде. Машина белән сыер савуда җиңгән ирне телгә алды. Транспорт реформасы барышында "Башавтотранспорт"ны саклап калуга канәгатьлек белдерде. Узган елны ул җәмәгатьчелек транспорты проблемаларын Техас белән чагыштырган иде. Быелгы юлламада "Техас атышулары белән тарихта калган кебек, тутыккан ПАЗ автобуслары да тарихта калды", диде. Хөкүмәткә елга флотын тергезү бурычын куйды. Республика башлыгы кайбер мәктәп ашханәләрендә балалар азыгын урлашу очраклары булуын әйтеп, коррупциягә киртә куелачагын ышандырды. Сибайдагы карьер яну вакыйгасының халыкны берләштерүгә булышлык итүен билгеләде.

Республика башлыгы Куштау мәсьәләсендә дә фикерен ачык итеп белдерде:

Куштау эшкәртеләчәк. Меңнәрчә кешеләрнең эшсез калуына юл куймаячакмын

"Куштау эшкәртеләчәк. Мине сындырырга тырышу, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз. Мин меңнәрчә кешеләрнең эшсез калуына юл куймаячакмын. Алар бер компанияне алып ташлап үз компаниясен эшләтергә тели. Ул очракта Стәрлетамак берничә ел ыштансыз утырып калыр иде. Без андагы халык фикерен өйрәнәбез. Халык "Сода" эшсез калса нәрсә буласын яхшы белә. Ә басым оештыручыларга тиешле хокукый бәя биреләчәк", диде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык юллама белән чыгыш ясый
Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык юллама белән чыгыш ясый

Башкортстан башлыгы чыгышында Евразия федераль университеты булдыру, полилингваль мәктәпләр ачу, генерал Шәйморатовка һәйкәл куелачагы турында да әйтте.

"Мин һәрвакыт республикада эш урыннары булдырган кешеләрне кулда күтәреп йөртергә кирәк димен, һәр инвестор һәм ширкәтне саклап калу өчен тырышам, чөнки безнең тәҗрибәле, тырыш меңнәрчә якташларыбызның гаиләләреннән аерылып чит төбәкләрдә эшләп йөрүен теләмим. Мин кешеләрнең үзебездә эш урыннары табуын һәм лаеклы хезмәт хакы алуын телим", диде Радий Хәбиров.

Демография турында әйтеп "Без азрак ярата башладык – бала табу кимеде, елына 10 мең аборт ясала. Яңа машина, фатир йә сәфәр баладан да мөһимрәк була алмый", диде. Башкортстан башлыгы чыгышын "Алга, Башкортстан!" дип тәмамлады.

Азатлык юллама уңаеннан берничә белгечнең фикерен белеште. Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

"Радий Хәбировның еллык юлламасы элекке җитәкчеләрнекеннән күпкә аерылып тора. Элекке чыгышлар матур, "кирәкле" сүзләрдән төзелә иде. Ул юлламаларны халыкның җитди кабул иткәне дә булмады. Монда төп юнәлешләр ачык билгеләнгән. Республика башлыгы ачык итеп бердәмлек, оешканлыкны ныгыту кирәклеген күтәрде. Татарстанга охшап "без яхшырак булдырабыз" диюен татар диаспорасы төрлечә кабул итә. Татарстанны кабатламый, үз шигаребезне күтәрсәк, яхшырак булыр иде дип уйлыйм.

Бүген иң мөһиме – икътисадны күтәрү. Хәбиров чорында инвестицияләр җәлеп итүдә алга китеш сизелә. Нәтиҗәләре соңрак булыр дип өмет итик. Икътисади үсеш белән бергә социаль тигезлек мәсьәләсенә дә игътибар кирәк. Халык буш сүзләрдән туйды. Ул реаль эшләр, Радий Хәбировның халыкка йөз белән борылуын көтә", диде икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин.

Социология фәннәре докторы Рушан Галләмов:

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов

"Башкортстан башлыгының быелгы еллык юлламасы күңелемне төшерде. Чөнки узган елгыга караганда анда проблемнар җитәрлек дәрәҗәдә күтәрелмәде. Юлламада проблемнар аталырга, анализланырга, аларны чишү юллары билгеләнергә, тенденцияләр ачыкланырга тиеш. Миңа нәкъ шундый фикерләр җитмәде. Быелгы юллама матур һәм шома итеп язылган. Юллама, билгеле булуынча, республика башлыгының ярдәмчеләре, ягъни командасы тарафыннан әзерләнә. Монда аларга да тәнкыйть сүзләре белдерергә кирәк. Ләкин соңгы сүзне республика башлыгы әйтә, ул төзәтмәләр кертергә, баетырга тиеш. Бераз борыч өстәсә яхшырак булыр иде. Быелгы юллама совет чорындагы коммунистлар фиркасенең казанышлар, башкарылган эшләр турында мактануын хәтерләтте. Без XXI гасырда яшибез. Мәгълүмат заманы. Элекке совет чорындагы кебек ике каналы булган телевидение заманы тарихта калды. Халык интернетта аралаша, проблемнарны белә, җитәрлек мәгълүматлы. Радий Хәбиров акыллы, сәяси чыныккан кеше, шуңа аннан киләчәктә көчлерәк юлламалар көтәсе килә.

Юллама вакытында чыгышын туктатып социаль ролик кую да артык дип исәплим", диде социология фәннәре докторы Рушан Галләмов. Чыннан да, юллама вакытында "Минем әти алдаша" исемле гаилә кыйммәтләре хакында видеоролик күрсәтелгән иде.

Тарих фәннәре кандидаты, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрәфыйков:

Илдар Габдрәфыйков
Илдар Габдрәфыйков

"Башкортстанның узган җитәкчеләре юллама белән парламентның гади бер утырышында исем өчен генә чыгалар иде. Радий Хәбиров моңа зур игътибар бирә. Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр, күренекле кешеләр, җәмәгатьчелек вәкилләрен җыеп, мөһим бер вакыйга буларак күндерә. Чыннан да, юллама алдагы эшчәнлекне билгеләгән мөһим документ. Җәмәгатьчелек киләчәктә кая барасыбызны белергә, маяклар билгеләнергә тиеш. Халык җитәкчесе булуын белергә тиеш. Шуның белән бу юллама уңай тәэсир калдырды. Ә тискәре якларына килгәндә, документ конкрет түнгел. Анда "инвестицияләр җәлеп итү", "акча табу", "федераль университет булдыру" кебек нигезләнмәгән фикерләр дә яңгырады. Башкортстан Русия составында республика. Ул аерым зур эшләр башкара алмый. Русиянең икътисады хөрт икән, республика чәчкә ата алмый, инфляция икән ул бездә дә чагылыш таба. Ә ул дөньяның иң алдынгы галимнәрен җәлеп итеп ниндидер федераль университет булдыру турында әйтә. Моның өчен сәяси дә, икътисади да мөмкинлек юк. Дөрес, аның Уфада математика һәм IT технологияләр буенча мәктәп-интернат ачу фикере тормышка ашырдай дип исәплим.

Ватандашлык тойгыларын үстерү, үзидарәләрне ныгыту турында да уйлыйсы иде. Хәбиров бердәмлек җитмәве турында әйтте. Чыннан да, милли һәм дини тигезлек булмый торып, алгарыш булмаячак. Ә бит интернетта тигезсезлек мәсьәләсендә кәефләр шактый сизелә", диде билгеле этносәясәтче Илдар Габдрәфыйков.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шахтау. Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

фикерләр (25)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG