Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы шиханнарны яклауда дөнья җәмәгатьчелегеннән ярдәм сорый


Куштауны яклау флэшмобы, 30 ноябрь 2019

1 декабрь Уфада "Башкорт" оешмасы Куштау шиханын яклап җәмәгатьчелек җыены уздырды. Бер атна элек Куштауны яклап митинг уздыруга рөхсәт ала алмагач активистлар бу турыда сөйләшү өчен бер бинага җыелырга булды.

Чарада төп чыгышларның берсен күренекле эколог, химия фәннәре докторы Марс Сәфәров ясады:

"Сода" компаниясе тәүлегенә 5 мең шакмак метр дистилланган су чыгара. Бу бишәр тонна төягән мең "Камаз" дигән сүз. Суның бер өлеше җир астына агызыла, калганы Агыйдел елгасына ага. Ул су диңгез суы кебек, анда төче судагы бар тереклек үлеп бетә. Нәтиҗәдә Стәрлетамак яныннан 70 чакрым арада Агыйдел елгасында балык калмады.

Марс Сәфәров
Марс Сәфәров

"Сода" коточмалы экологик каза булып тора. Сибай да зур каза. Аннан барлыгы 120 миллион тонна бакыр рудасы алынган, 20 миллион тонна чимал калган. Әлеге вакытта анда янгын бара, аны берничек тә сүндереп булмый, мин "Сода"дагы дистилланган суны торба аша Сибай карьерына агызуны, Сибай руднигын ябуны тәкъдим итәм. Андагы янгын бетәчәк һәм тозлы сулы күл барлыкка киләчәк. Әлеге карьер зурлыгы белән дөньяда икенче урында тора, аның диаметры 2 чакрым, тирәнлеге 600 метр", диде Марс Сәфәров. Галим "Сода" компаниясенә Куштауны бирмәскә, чималны 500 чакрым ераклыктагы Худолаздан ташырга тәкъдим итте.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Гарифулла Яппаров республикадагы җирне милек буларак канунлаштыру мәсьәләләре турында сөйләде:

Гарифулла Яппаров
Гарифулла Яппаров

"Башкортстандагы җирнең өч процент чамасы гына республика милке булып теркәлгән. Ә безнең милек 50+1 процент булырга тиеш. Без шул чакта гына җир белән идарә итә алабыз. Ул очракта шиханнар белән проблем да булмас иде. Канун нигезендә, җирләр күпмилләтле халыкныкы булырга тиеш", диде Гарифулла Яппаров һәм җирне канунлаштыру кирәклеген ассызыклады.

"Эхо Москвы" радиосының Уфа бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Вәлиев кеше хокуклары буенча җәмәгатьчелек шурасында эшләве, анда Куштау проблемын өйрәнүче махсус төркем булуын сөйләде. Аның сүзләренчә, төркем Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка тапшыру өчен документлар әзерли.

Язучы Җиһат Солтанов шиханнарның изге җир булуы турында чыгыш ясады. Дөньядагы иң беренче картага да бу шиханнар төшерелүе, шумерлардан да бу шиханнар турында мәгълүмат булуын әйтте. Дөньядагы күп кенә халыкларның борын-борын заманнарда шиханнарга табынуын сөйләде, Шихан тауларын Шүлгән ананың күкрәкләре дип атады.

Утырыш президиумы
Утырыш президиумы

Утырышта "Куштауны саклыйк" хәрәкәте җитәкчеләре дә катнашты һәм чыгыш ясады. "Куштауны саклыйк" хәрәкәте рәистәше Любовь Ануфриева Куштауны яклап ялгыз пикетлар оештырылуы, аларны полиция даими тикшереп торуы турында сөйләде, чарага хөкүмәт, "Сода" вәкилләре чакырылып та катнашмауларына ризасызлык белдерде:

"Сода" компаниясе берничә кешедән тора. Полиция аларның мәнфәгатен яклый, ә күпчелекне, ягъни халыкны якламый. Җыелышка Башкортстан хөкүмәтеннән дә, "Сода"дан да вәкилләр килмәде. Ә бит бу бар илгә, дөньяга чаң кагарлык экологик каза. Агуланган Агыйдел Чулман һәм башка елгаларга кушылып Казан, Самар, Әстерхан, Ярославль һәм башка шәһәрләрнең халкын агулый", диде Любовь Ануфриева.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

Активист Вәлиәхмәт Бәдретдинов Куштауны саклауда хакимият ярдәм итмәсә, аңа ышаныч бетәчәк дип сөйләде:

"Республикада күпме бакыр, алтын, нефть һәм башка байлыклар алынган. Ә халык аның белән яхшырак яшәми. Норвегиядә нефть табудан кергән керем тулысынча халык мәнфәгате өчен кулланыла. Анда чын мәгънәсендә социаль тигезлек урнашкан. Куштауны саклауда хакимият ярдәм итмәсә, хакимияткә ышаныч бетәчәк", диде Вәлиәхмәт Бәдретдинов.

Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Навальный штабы җитәкчесе Лилия Чанышева чыгышында каршылык чараларына чыгарга чакырды. Рөхсәт итмәсәләр дә чыгарга, алдан яхшылап әзерләнеп, күп халык катнашлыгында ризасызлык чаралары уздырырга, хакимияткә ышанмаска, таләп итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Илнар Галин
Илнар Галин

"Башкорт" оешмасы рәисе Илнар Галин "Безне фикер белдергән өчен утырталар, штрафлар түләтәләр, Дөнья башкортлары корылтаеннан да, Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышларыннан да куалар, ләкин сүз әйтми утыра алмыйбыз", дип чыгыш ясады.

Хокук яклаучы Рәмилә Сәетова хакимияткә алдакчылар килүе турында, канун кысаларында Куштауны яклап калырга, халыкның үз җире язмышын үзе хәл итү хокуклары булуы турында сөйләде.

Фәнзил Әхмәтшин фермерлык белән шөгыльләнүе, малчылык турында сөйләп, халыкка малга караган кебек караулары, "Сода"ны полиция, прокуратура һәм башка хезмәтләр яклавы турында ачынып чыгыш ясады.

Фәнзил Әхмәтшин Куштауны яклап чыгыш ясады
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:20 0:00

Чыгышларда Стәрлетамакта онкология авырулары күбәюе, су, һаваның пычрануы һәм башка проблемнар яңгырады. Шиханнарда Русия һәм Башкортстандагы "Кызыл китап"ка кертелгән үсемлекләр булуы, канунга күрә "Кызыл китап"ка кертелгән үсемлекләр булган урынның чимал итеп үзләштерелергә тиеш түгеллеге әйтелде. Чыгыш ясаучыларга сорау бирүчеләр арасында милли мәсьәләгә кагылганнары да булды, аларның берсе низаг чыгарырга тырышучы дип залдан чыгарып җибәрелде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Мөрәҗәгатькә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка ышаныч күрсәтмәү мәсьәләсен кертүне тәкъдим итүчеләр дә булды. Кертү-кертмәү тавышка куелды һәм күпчелек фикере белән экологиягә кагылган мәсьәләгә сәяси проблемнарны кушмаска карар ителде.

Чара ахырында дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать кабул ителде. Анда халыкның ризасызлыгына карамый геологик кыйммәтле шиханнарны чимал өчен юкка чыгаруга ризасызлык белдерелгән. Аңа ЮНЕСКО тарафыннан геопарк статусы бирү кирәклеге күтәрелгән. "Галимнәр һәм җәмәгатьчелек күп тапкырлар чимал алу өчен альтернатив яткылыклар булуын күтәрде, ләкин хакимият тә, "Сода" компаниясе дә тыңларга теләми. Бу табигатькә каршы җинаять булу белән бер үк вакытта, җәмәгатьчелек фикере белән исәпләшмәү, кешеләрнең хокук һәм ирекләрен кысу булып тора. Бу кешеләрнең саф һава, тазу су, сәламәт мохиткә хокукларын кысу”, дигән юллар бар. Мөрәҗәгатьтә Йөрәктау, Куштау һәм Торатауны дөньякүләм табигать байлыгы буларак саклау кирәклеге күтәрелә. Шиханнарны яклауда дөнья җәмәгатьчелегеннән ярдәм сорау белән тәмамлана.

2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы булган Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Аңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханын алу өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Соңгы атналарда Башкортстанда, Русиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән, Казанда да Куштауны яклап ялгыз пикетлар узды.

Бәйсез галимнәр Куштау шиханының тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булуын исбатлады. Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе Куштауның андый кыйммәте булмавы хакында бәяләмә биргән иде.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шахтау. Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG