Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның сода ширкәтенә Куштау шиханы биреләчәк


Куштау (Википедия)
Куштау (Википедия)

Башкортстан җитәкчесе "Башкорт сода ширкәте" белән сода җитештерү өчен чимал буларак Куштау шиханын тапшыру турында килешкән.

Башкортстан башлыгын вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Башкорт сода ширкәте" белән сода чималы буларак Куштау шиханын эшкәртү турында килешкән. Бу хакта "Башинформ" яза. Ширкәт Торатауны сораган, чөнки анда чимал сыйфатларак дип санала. Әмма Торатау табигать һәйкәле буларак республика тарафыннан саклана. Сода ширкәтенә эшкәртү өчен Куштауны тапшыру - компромисска килү дип белдерелде.

Матбугат чараларында әлеге хәбәр чыккач, социаль челтәрләрдәге төрле төркемнәрдә ачулы фикерләр калдырыла башлады. "Республиканың элекке башлыгы сода ширкәтенә шиханнарны бирмибез, башка вариантлар карала дигән иде, яңа җитәкче Куштауны тапшыру турында килешеп тә куйган", дип ризасызлык белдерәләр.

Башкортстанның рәсми мәгълүмат агентлыгы хөкүмәттәге чыганакка сылтанып, тау янындагы туристик объектлар урынында кала дип "тынычландыру" язмасы чыгарды. Тау чаңгысы базасы һәм җәяү йөрү маршрутларына алдагы 30 елда тиелмәячәк диелә.

"Тауны эшкәртү туристик объектлар булмаган яктан башланачак. Бу вакытта спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен яңа биналар төзеләчәк, шулай ук "Ямантау" тау чаңгысы корылмасы төзү проектын яңадан карау мөмкинлеге дә бар", дип белдергән хөкүмәт вәкиле.

"Башкорт сода ширкәте" чимал җитмәү сәбәпле эшчәнлеген туктату алдында тора. Ябылу янаган ширкәт киләсе чимал чыганагы итеп табигый тыюлык булган Торатауны гына күрә. Ширкәттә чимал 2022 елга кадәр генә җитә диелә. Комбинат җитәкчелеге 4 меңләп хезмәткәрне кыскарту белән яный.

Казылма байлыклар белгечләре исә чималга бай урыннар җитәрлек дип белдерә. Шундый шартларда Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов та республикада яңа сода җитештерү корылмасы төзү ниятен игълан итте.

Активистлар да шиханнарны саклап калу өчен көрәш башлады. Алар төрле флешмоблар оештырды, хатлар язды, петициягә имзалар җыйды. Тауларны яклаучылар арасында җырчы Айдар Галимов, автор-башкаручы Юрий Шевчук та бар. Торатау янында яшәүчеләр белән Азатлык та сөйләште.

Шихан таутезмәләре Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шахтау. Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә.

Шахтауны әлеге вакытта Башкорт сода ширкәте эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 километр көнчыгышта һәм Уфадан 140 километр көньякта урнашкан.

XS
SM
MD
LG